Логотип Идель
Бу – тема!

ГАФУ ИТЕГЕЗ, СЕЗ ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘСЕЗМЕ?

2021 ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы иде. Ел дәвамында төрле чаралар үткәрелде, яңа проектлар эшли башлады, метрода туган телләр поезды җибәрелде. Кыскасы, телгә, халыкара дуслыкка күп игътибар бирелде. Без дә бу темадан читтә калмадык: яңа видеопроектлар башлап җибәрдек. Шуларның берсе – «УрамДА» ютуб каналы. Биредә татар телен белү белән бәйле экспериментлар, сораштырулар уздырдык. Нәтиҗәләрне бу язмада укыгыз!

Кешегә килү белән беренче соравым: «Гафу итегез, татарча сөйләшәсезме», – дип яңгырый. Кайберәүләре «Простите, не понимаю» дисә, икенчеләре «Әйе», ә өченчеләре исә «Сөйләшмим!» дип җавап кайтаралар. Эшебезне ике юнәлештә алып бардык, шуның берсе – эксперимент.

СОЦИАЛЬ ЭКСПЕРИМЕНТ

Социаль экспериментлар, рус, төрек блогерларында зур уңышка ирешкән жанр. Контент ясаучылар урамда ярдәм сорап, халыкның ярдәм итәргә әзерлеген тикшерәләр, ашарга сорап, йокларга урын эзләп мөрәҗәгать итәләр. Без дә экспериментлар төшерергә булдык, тик төп максатыбыз халыкның татар телен белү-белмәве һәм ярдәмгә киләргә әзерлеге иде.

«Адаштым, юл күрсәтә аласызмы? Хатны тәрҗемә итегез, зинһар? Ашарга бирә алмыйсызмы?» Шул сораулар белән мин урамда үтеп баручы кешеләргә мөрәҗәгать иттем. Мескен кыяфәт белән килгәнлегемне күреп алар бераз шок хәленә килделәр, ләкин «проблемамны» аңлатып биргәч, шундук булышырга әзер булдылар.

Әмма республикабызның башкаласы Казанда татарча сөйләшә торган кешене табу бик үк җинел булмады: бик еш «сөйләшәм, тик начар», «мин татар, ләкин татарча белмим» ише җаваплар ишетергә туры килде. Ләкин шунысы куандыра: чиста татар телендә сөйләшүчеләр, ярдәм итәргә әзер булучылар күбрәк. Миңа берсе дә: «юк, бар, кит, мин белмим» димәде. Булдыра алганча ярдәм иттеләр. Шунысы кызык иде, күбесенчә чиста татар телендә сөйләшүчеләр – районнардан, күрше төбәкләрдән килгән туристлар иде.

Ә иң кызыгы, катнашучыларның видео ахырындагы реакциясе. «Рәхмәт сезгә, бу социаль эксперимент иде» дигәч, алар елмая башлыйлар, «яхшы эш башкарасыз» дип рәхмәтләрен белдерәләр иде.

Экспериментларның нәтиҗәсе һәр яклап уңышлы дип саныйм.

СОРАШТЫРУ

Сораштыру форматы журналистикада һәм блогерлык өлкәсендә иң популяр жанрларның берсе булып тора. Без дә үзебезнең ютуб каналыбызда аны булдырырга уйладык. Ә татар теле, мәдәнияте белән бәйле сораулар иң яратканнарның берсе.

Татар алфавитында ничә хәреф бар? «Алсу» поэмасын кем язган? Нәрсә ул изү? Шул сораулар белән без студентларны, артистларны, урамда узып баручы кешеләрне җәфаладык.

Шунысы куандыра: бу сораштыруда яшьләр актив катнашты. Алар өчен ул үзе бер эксперимент иде, чөнки күбесе өйдә, әти-әниләре белән генә татарча сөйләшәләр, ә монда башка хәл. Кайберәүләр өчен сораштыру үзен сынап карар өчен мәйданчык булды. «Моны белми идем, өйрәнергә кирәк» дигән нәтиҗә белән киттеләр алар.

Тик монда да шул ук проблема иде: татар телендә сөйләшүче кешене табу авыр, катнашучыларны Бауман урамында да, Кабан күле буенда да эзләдек. Ә Татарстан Республикасы көнендә эшләү бик рәхәт иде. Казан Кремлендә Татарстан мәдәнияте турында сораштырдык. Һәр яклап калфак кигән хатын-кызлар, милли күлмәкләрдән балалар, түбәтәйле ир-атлар... Аларның мәдәниятне белүләре бик сөендерде. Һәм, гомумән, татар мохитендә эшләү рәхәт иде.

Бу видеоларны төшергәндә үземдә яңа бер сәләт ачтым: урамда үтеп баручы кешеләр арасыннан «монысы татар булырга тиеш, юк, монысы 100 процент татарча сөйләшми» – дип билгели башладым. Һәм күпчелек очракта фаразларым дөреслеккә туры килде.

Нәтиҗә буларак шуны әйтәсе килә:

1. Казан урамнарында татарча сөйләшүчеләр бар һәм алар күп, ләкин аларны табу җиңел эш түгел.

2. Яшьләр татарча белә, ләкин аны көндәлек тормышта кулланмый.

3. Халык, сорауларга җавапны белсә дә, камера каршында сөйләргә ояла.

4. Катнашканнарның күбесе сорауларга җиңел җавап бирә, ләкин бер сорауга да җавапны белмәгән кешеләр дә бар.

Бу юнәлештәге эшне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез, һичшиксез. Ютубта мондый контентны үстерү һәм популярлаштыру, халкыбызны телне өйрәнүгә этәрү безнең күңелгә бик хуш килде әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев