Логотип Идель
Бу – тема!

«ФУТБОЛ ДӘРЕСЕ»: СИН КОНФЕДЕРАЦИЯЛӘР КУБОГЫНА ӘЗЕРМЕ? /фото/

Мәктәптән кайтканда, рюкзакны эскәмиягә куеп, туп тибү яки буш вакытта малайлар белән җыелышып футбол уйнарга чыгу… Болар барысы да сиңа танышмы, дустым? Димәк, син бу спорт төре турында шактый хәбәрдар дигән сүз. Казанның 6нчы гимназиясе укучылары да футбол турындагы бар нәрсәне белә. Моның шулай икәнлеген алар «Футбол дәресе»ндә дәлилләде.

Казан 17 июнь – 2 июль аралыгында узачак Конфедерацияләр кубогына кабул итәчәк. Кичә “Рубин” – ЦСКА матчына бармый калган кеше сирәк булгандыр. Шулай булмый ни, футболны яратучылар арабызда күп бит! Җитмәсә, матч та бушлай узды.

6нчы гимназиясе укучылары шушы Конфедерацияләр кубогы дәвамында булачак матчларга да барырга җыена икән. Мисал өчен, гимназиянең Владимир исемле укучысы үзе профессиональ рәвештә футбол белән шөгыльләнмәсә дә, туп тибәргә ярата.

Владимир Мосин, 9 сыйныф укучысы:

– Узган атнада Казанда Кубок конфедерацияләр паркы ачылды. Анда бөтен дөньяга танылган футболчы Роналдиньо һәм Августин Окоча килде. Кызганыч, кичә “Рубин” – ЦСКА матчына бара алмадым. Ләкин Җанатар паспорты буенча анда бушлай кереп булганлыгын төгәл беләм. Конфедерацияләр кубогы вакытында Казанда үткәреләчәк Германия – Чили матчына барырга җыенам. Шулай ук ярымфиналны да барырга исәп. Үзем футбол уйнаганда, рухи яктан рәхәтлек алам. Яраткан командам өчен җан атуны үз итәм.



Укучыларга Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе вәкилләре 2017 елда Россиянең 4 шәһәрендә (Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи) узачак Конфедерацияләр кубогы һәм 2018 елда Россиянең 11 шәһәрендә үткәреләчәк футбол буенча дөнья чемпионаты турында сөйләде.

Гимназиялеләрне видео аша Роналдиньо сәламләде. Командалар, матчлар, ярышлар узачак шәһәрләр, волонтерлар, талисманнар турында белде.

 

Футбол дәресендә чын спортчы катнашмаса, спорт дәресе буламыни инде ул! Гимназия укучлары янына кунакка танылган ватерполчы, Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров килде. Ул укучылар арасында шушы ике зур чарага багышланган футбол викторинасын үткәрде. Сорауларга дөрес җавап бирүчеләр FIFA эмблемасы төшкән мендәрләр бүләк иттеләр. Дөньядагы иң зур футбол вакыйгасы турында белүчеләр шактый булып чыкты. Спортчы һәм депутат моны үзе дә көтмәгән иде булса кирәк!



Ирек Зиннуров, Россия Дәүләт Думасы депутаты, ватерполист, Олимпия уеннарында ике тапкыр призер (2000, 2004 елларда), Россиянең атказанган спорт остасы, Конфедерацияләр кубогы, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатының илчесе:

– Мондый дәресләрдә укучылар түгел, күбрәк мин сораулар бирәм. Егет-кызларның футболны яхшы белүләре күренеп тора. Алар инде Конфедерацияләр Кубогы кайчан, кайда үтәчәген – барысын да белә. Укучылар футбол белән кызыксынганлыгы күренә. Казан, гомумән алганда, спорт шәһәре. Шуңа да безнең балаларыбыз нинди чаралар барганлыгын карап бара.

Дәрестән соң укучылар Конфедерацияләр кубогы, 2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты турында тагын да күбрәк мәгълүматлы булды. Гимназиянең 9нчы сыйныф укучысы Алия Хөснетдинова да хәзер футбол кебек спорт төре турында бар нәрсәне белә.

– Бу дәрестә катнашырга миңа бик ошады. Үзем футбол белән кызыксынмасам да, хәзер Конфедерацияләр кубогы турында тагын да күбрәк белдем. Хәзер инде Португалия – Мексика матчына барасым килә, – ди ул.



 

Ирек Зиннуров мәктәпкә истәлеккә Конфедерацияләр кубогы, дөнья чемпионаты эмблемалары төшкән футбол тубы бүләк итте. «Бу туп уйнарга бик яхшы. Тик аны истәлек итеп саклагыз», – диде ул.

“Футбол дәресләре” бүген 2018 елда дөнья чемпионатын оештыра торган шәһәрләрдәге мәктәпләрдә узды. 11 шәһәрнең төрле мәктәпләрендә шушы дәрес аркылы Конфедерацияләр кубогы турында тулырак мәгълүмат бирергә, яшьләр арасында актив тормыш рәвешен дә популярлаштырырга телиләр.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар: Ринат НӘҖМЕТДИНОВ

















Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев