Логотип Идель
Бу – тема!

ЭТЛӘР ИГЪТИБАР ҖИТМӘГӘННӘН АВЫРЫЙ

Фин ветеринарлары этләрдә кешегә хас булган психик авыруны тапкан. Этләр кешеләр кебек үк психик авыруларга дучар була ала: депрессия, невроз, фобияләр. Табиблар әйтүенчә, кайбер этләр игътибар җитмәгәнлектән һәм гиперактивлыктан да интегә. Әлеге синдром күренешләре кешедә күзәтелә торган психик проблемалардан аерылмый да диярлек.

Тикшеренүчеләр төрле токымдагы 10 мең эт турында мәгълүмат җыйганнан соң, кызыклы нәтиҗәгә килгәннәр. Имеш гиперактивлык, импульслылык һәм игътибар җитмәгәнлектән интегү яшь этләрдә һәм бияләрдә еш очрый икән. Ә кешеләрдә шушы ук симптомнар балалар һәм ир-атларда күзәтелә, дип билгеләп үткән белгечләр.

Моннан тыш, психик авырулары күзәтелгән этләр үзләренең канәгатьсезлеген белдерер өчен, өзлексез рәвештә өрәләр яки улыйлар да икән әле. Көн саен өйдә ялгыз калган этләрдә, хуҗалары белән көн уздырганнарга караганда, симптомнар күбрәк чагыла, дип тапкан ветеринарлар.

Әле тагын белгечләр шуны да искәрткәннәр: саналып киткән билгеләрнең ешлыгы шулай ук этләрнең токымы белән дә бәйле. Әйтик, немец овчаркасы һәм бордер-колли кебек этләрдә бу симптомнарның дәрәҗәсе югары булган. Ә компаньоннар ролендә яки күргәзмә токымнары сыйфатында булган чихуахуа, озын йонлы колли һәм пудель кебек этләр – тынычрак. Ә мин бу соңгы сүзләр белән килешеп бетә алмыйм. Ул кечкенә этләрне күргәнегез бармы сезнең? Алар бит шулкадәр агрессив, әйтерсең бөтен дөньяга үпкә саклыйлар.   

Хөрмәтле эт хуҗалары, дусларыгызга борчу, мәшәкатьләр китермәгез һәм өйдә ялгыз калдырмагыз. Вакытыгыз булган саен аларны ничек яратуыгыз турында әйтеп торыгыз. Авырып китсәләр, эт психологын эзлисе булачак бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев