Логотип Идель
Бу – тема!

ЭТ ХУҖАСЫ БУЛАСЫҢ КИЛСӘ... 6 КИҢӘШ

Эт асрау күңелле,  тик шул ук вакытта ул зур хезмәт тә таләп итә. Әгәр моңа кадәр беркайчан да өй хайваны асрамаган булсаң, авырлыклар икеләтә күбәя. Шуңа күрә, үзеңә кечкенә дус алырга уйлаганчы, бу гамәлнең барлык нечкәлекләрен дә белергә кирәк. Язмада шулар белән бүлешәбез.

Этне сатып алу ысулларына игътибар ит

Эт үрчетүчеләрдән алган хайваннарны нәрсәгә дә булса өйрәтү җиңелрәк. Өстәвенә, сиңа этнең авырулар тарихы булган медицина картасы биреләчәк. Әлбәттә, эт тулысынча сәламәт яки син теләгән темпераментка ия дигән бернинди гарантия дә юклыгын истә тотарга кирәк. Бу этләр приютныкыларга караганда, шактый кыйммәтрәк тә әле.

Приюттагы этне дә төгәл генә белеп бетереп булмый. Аның элеккеге тормышы, кайда яшәве, үзен ничек тотуы турында билгеле булмаска мөмкин.

Этне баштарак тәрбиягә генә дә алып торырга ярый. Вакытлыча эт синең өеңдә яшәп торачак. Бу хайванны кайгырта алырга әзерме икәнлегеңне аңларга булышачак.

Этнең үзеңә туры килердәй токымын сайла

Үзеңә ошаган токымның гадәтләре һәм ихтыяҗлары белән таныш. Көчекнең сөйкемле булуына гына игътибар итмә. Ул әле синең белән бертөрле темпераментлы да булырга тиеш. Әйтик, син актив яшәү рәвеше алып барасың икән, мопс токымлы эт сиңа туры килмәячәк. Һәм, киресенчә, көннәреңне өйдә үткәрергә яратсаң, энергиясе ташып торган далматин кебек эт алмау яхшы. Аның зурлыгы турында да онытмаска кирәк. Артык зур этләр күп ашый, өстәвенә, аларга кечкенә фатирда уңайсыз булачак.

Өйне яраклаштыр

Этне йортыңа алып кайтканчы, аның туры килердәйме, юкмы икәнен ачыкла. Аның өчен даими урын, аслык, ятак булдырырга кирәк. Температура режимы турында да кайгырту мөһим. Эт күңелсезләнмәсен өчен махсус уенчыклар – туп, таяк яки сөякләр алып кую яхшы. Өйдәге зыян күрергә мөмкин булган әйберләрне читкәрәк алып куярга кирәк.

Туклану рационын сайлап куй

Синең кечкенә дустың дөрес тукланырга тиеш. Хайванның яшенә һәм зурлыгына карап, аңа билгеле бер күләмдә туклыклы матдәләр бирү кирәк. Эткә үзең ашый торган әйберләрне бирергә ярамый. Туклануны сайлауда ветеринар ярдәм итә ала.

Эт белән саф һавада кагыйдә буенча йөр

Физик активлык өчен барлык этләргә дә саф һавада йөреп керү мөһим. Әкрен, ялкау этләргә дә, һичшиксез, атнага берничә тапкыр саф һава сулау мәҗбүри. Этең нинди генә әйбәт, сөйкемле булмасын, аңа барыбер йөгән тагарга кирәк. Әгәр инде эт токымы куркыныч булып санала икән, аңа битлек кигертмичә, кеше арасына чыкма.

Этнең сәламәтлеген һәм чисталыгын кайгырт

Этләрнең сәламәтлеге аларның тышкы кыяфәтенә һәм чисталыгына бәйле. Шуңа күрә кечкенә дустыңа тиешле вакытны бүләргә онытып җибәрмә. Токымына карап, атнага берничә тапкыр яисә һәр көн аның йонын тарарга, урамда йөреп кайтканнан соң, аңа борчалар эләкмәгәнме икәнлеген караштырырга кирәк. Этнең тешләрен чистарту да мөһим этапка керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев