Логотип Идель
Бу – тема!

ЭССЕ КӨННӘРНЕ НИЧЕК ҖИҢЕЛ КИЧЕРЕРГӘ?

Эссе көннәр әле озак дәвам итәчәк, дип кисәтә синоптиклар. Шуңа күрә мондый көннәрне җиңелрәк кичерү өчен файдалы киңәшләр тәкъдим итәргә булдык.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эсселекне җиңел кичерү өчен киңәшләр исемлеге төзегән. Әйдәгез, без дә аңа күз салыйк:

  1. Өйдә салкын температураны сакларга тырышабыз. Моның өчен көндез тәрәзәләрне ачмаска киңәш ителә. Әгәр тәрәзәләр кояш төшә торган якка караса, бигрәк тә. Ә инде төнлә тәрәзәләрне ачарга була, чөнки ул вакытта температура бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булачак.
  2. Эсседә озак тормагыз. Тәүлекнең иң эссе чагында урамга чыкмаска тырышыгыз. Вакытны өегездәге иң салкын бүлмәдә уздырырга тырышыгыз.  Шулай ук мондый көннәрдә физик эш күләмен дә киметергә киңәш ителә.
  3. Суны күбрәк эчәргә тәкъдим ителә. Шулай ук салкынча душ керү, юеш сөлгеләр белән сөртенү дә ярдәм итми калмаячак. Натураль тукымадан тегелгән җиңел, иркен кием кияргә тырышыгыз. Урамга чыкканда эшләпә, кепка, кояш күзлекләрен дә кияргә онытмагыз.

Җәен эссе булырга тиештер инде ул. Әле кышын бу көннәрне сагынып искә алырбыз, име, дуслар? ;)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев