Логотип Идель
Бу – тема!

ЭКОТУРИЗМ. НӘРСӘ УЛ?

Сәяхәт кылырга, төрле илләр гизәргә кем дә ярата ул. Ә экотуризм юнәлешен беләсеңме соң? Гадәти туризмнан аермалы буларак, бу сәяхәт табигатьне саклап калырга, җирле халыкның тормышын уңай якка үзгәртергә булыша. Татарстанда әлегә бу юнәлеш алай ук популяр түгел. 

Аңлашылганча, экосәяхәткә чыгып китүчеләр ике куянның койрыгын берьюлы тота. Алар ял да итә белә, файда да китерә. Мондый сәяхәтчеләрне экотуристлар, дип атыйлар.

Экотуризм өчен иң шәп илләр


Дөньяның берничә иле экотуризм юнәлешендә аеруча популяр санала. Алар:

  • Коста-Рика.


Бу ил – экотуризмны беренчеләрдән булып керткән территория. Биредәге тәүге сәяхәтчеләр –биологлар. Хәзер экотуризм – Коста-Рикада төп керем чыганагының берсе. Биредә шарлавык, вулкан, төрле кошлар, ташбакаларны күрергә мөмкин. Ә илдәге 70 территория тыюлыклар буларак сакланыла.

  • Норвегия.


Илнең күп кенә өлешен милли парклар һәм сакланыла торган махсус зоналар биләп тора. “Ecotourism Norway” – экосертификацияләү милли системасының иң танылганы. Аңа ия булыр өчен, әйләнә-тирә мохиткә тәэсир итү, җирле халыкларга файда китерү турындагы йөзләгән таләпкә җавап бирергә кирәк.

  • Кения.


Бу илдә нәкъ әкияттәге сыман! Син Giraffe Manor кунакханәсендә ашап утырганда, чын жираф чәйгә сугылырга мөмкин. Кунакханә хуҗалары – хайваннарның югалып бара торган төрләрен яклау юнәлешендәге Африка фондына нигез салучылар. Йорт үзе яраланган, ярдәмгә мохтаҗ булган жирафлар өчен булдырылган.



 










Посмотреть эту публикацию в Instagram



















 

The? who came to tea ☕️ 2018, you were pretty amazing ❤️ . . . #giraffemanor #teatime #breakfastgoals #notyourtea #africa #lifewelltravelled #thebreakfastclub


Публикация от ✨ Melissa ✨ (@melissa_elms)





Россиядә ничек?


Илебездәге җирләрнең 15 проценты – табигатьнең сакланыла торган территориясе. Бездә 55 милли парк һәм 111 тыюлык бар. Коми урманнары, Байкал күле, Камчатка вулканнары, Алтайның алтын таулары һәм Төньяк Кавказ ЮНЕСКО тарафыннан сакланыла.

Ел саен “Зеленый патруль” оешмасы Россия төбәкләренең экологик рейтингын төзи. Бу тикшеренүләр су, һава, завод һәм фабрика калдыклары белән булган вәзгыятькә нигезләнә.

Нәрсә ул экосукмак?


Экотуризмны экосукмактан башка күз алдына китереп булмый. Ул – табигатьнең сакланыла торган урыннары буенча узган, махсус рәвештә булдырылган маршрут. Биредә тукталышлар, юл күрсәткечләре, җирле үсемлек, хайваннар турында мәгълүмат урнаштырылган. Россиядә Зур Байкал сукмагында 1,5 чакрымнан башлап 24 чакрымга кадәр озынлыктагы маршрутлар бар. 11-23 чакрымлы Кырым сукмагы буйлап май-октябрь аенда сәяхәт итәргә тәкъдим итәләр. Шулай ук Кавказ табигать биосфера тыюлыгында да экосукмаклар шактый.

Россиянең экологик чиста булган 5 төбәге



  1. Тамбов өлкәсе.


Авыл туризмы, Ворона елгасы һәм “Воронинский” тыюлыгы, мүк җиләге сазлыкларына бай.

  1. Алтай крае, Алтай республикасы.


Алтай таулары, Катунь һәм Чуя тау елгалары, Телецкое күле, Белуха тавы, Чулышман үзәне, Учар шарлавыгы белән данлыклы.

  1. Белгород өлкәсе.


Авыл туризмы, кунакчыл утарлар, авылның рәхәт мохитен биредә татып  була.

  1. Мәскәү.


Ботаника бакчасы, Болан утравы, Серебряный бор, Измайлово урманы белән данлыклы.

  1. Курск өлкәсе.


Биредә Алехин исемендәге дәүләт тыюлыгы бар, иксез-чиксез далаларны да күрергә мөмкин.

Шулай ук экотуризм юнәлеше буенча “Река мира” проекты (Суздаль), “Никола-Ленивец» арт-паркы (Калуга өлкәсе), “Вулканы Камчатки” табигать паркы, «Байкаль проекты», «Кавказ тыюлыгы», «Югыд ва» милли паркы (Коми) да бар.

Экотуристның төп кагыйдәләре нинди?


[caption id="attachment_37550" align="aligncenter" width="960"] Фото: pixabay.com[/caption]

Шопинг һәм аттракцион паркы урынына – табигать, җирле халык, аларның йолалары белән таныш.

Пляжда яту урынына – җирле мәдәнияткә ярдәм күрсәт, табигатькә файда китергән проектларда катнаш.

Зур төбәкләр урынына – кечкенәләрен сайла, синең сәяхәтеңнән төбәк кешеләре файда алсын.

Исраф итү урынына – әйберләрне сакчыл рәвештә куллан һәм башкаларга да моның турында сөйлә.

Сувенир яки табигать артефакты урынына – яңа хис-кичерешләр һәм фотографияләр алып кайт.

Экосәяхәтне ничек табарга?


Биредә юллар күптән ярылган, сукмаклар тапталган инде. Сиңа төрле мобиль кушымталар һәм сайтлар ярдәмгә килер.

  • «Альтуризм» проекты.


Биредә Чукоткадан башлап Калининградка кадәр берәр авылга барып, мохитенә чумып, шул ук вакытта җирле халыкка да булышырга мөмкин.

  • «Заповедный туризм» проекты.


Анда Россия тыюлыкларының матурлыгы белән сокланырга, аларның традицияләрен торгызырга булышырга мөмкин. Турист булып та, волонтер булып та килеп була.

  • «Adventure Junky» кушымтасы.


Экосәяхәтләр өчен күп идеяләр тәкъдим итә. Бөтен дөньяның экотуристлары белән иң табигый маҗаралар өчен ярыш, үз сәяхәтләреңне билгелә, алар өчен баллар тупла.

  • «Fair Trip» мобиль кушымтасы-гид.


Биредә сәяхәтчеләр бөтен дөньядагы туристлык активлары белән бүлешә. Алар җирле халыкка социаль һәм икътисади яктан ярдәм күрсәтә.

  • «GivingWay» сервисы.


Амазония урманнарында эшлисең яки волонтер буласың киләме? Биредә син коммерцияле булмаган оешмалар һәм аларның программаларын таба аласың.

Тыюлыкларда үзеңне ничек тотарга?



  • Керү өчен пропуск һәм кирәкле документлар турында алдан белеш

  • Үзең белән хайваннар алып барма

  • Җиләк, үсемлек, гөмбәләр җыйма. Биредә алар төрлелекне саклап калыр өчен үстерелә

  • Телефоныңны тавышсыз режимга куй

  • Хайваннар янына фотоаппарат белән якын килмә.

  • Кош, хайван оялары янына якын килмә. Кеше исе аларны куркытырга мөмкин

  • Маршруттан читкә тайпылма

  • Рөхсәт ителгән урыннарда гына кунарга туктал

  • Бәдрәфкә барсаң, үз артыңнан күмеп калдыр. Кәгазь салфетканы җиргә ташлап калдырма, иң яхшысы – күм. Дымлы салфетканы тыюлыкта бөтенләй кулланма.

  • Бөтен чүпне үзең белән алып кит

  • Чүп очратсаң, үзең белән ал

  • Чүп-чарны учакта якма, күп кенә материал, краска яндырганда токсиннар, диоксид бүлеп чыгара

  • Табигать күренешләрен махсус рәвештә җайланган мәйданчык, маршрутларда өйрән

  • Эчәргә яраклы суны кайдан алып буласын тыюлык хезмәткәреннән белеш

  • Кулыңны юасың килсә, бернинди химия дә кулланмыйча, сулыкта ю,

  • Үзеңнән соң урыныңны тагын да чистарак итеп калдырырга тырыш.






Хәерле сәяхәтләр сиңа!


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев