Логотип Идель
Бу – тема!

«ЕГЕТ КЕШЕГӘ МОНДЫЙ ӘЙБЕР КИЛЕШМИ! СӨРТ! ОЯТ!»: ЕГЕТЛӘРНЕҢ ТЫШКЫ КЫЯФӘТЕНӘ БӘЙЛЕ СТЕРЕОТИПЛАР

Косметология, бит тиресен тәрбияләү, төрле процедуралар ясау элек-электән җенси стереотиплар бәйле өлкәләр. Игътибар иткәнегез бармы: хатын-кызлар өчен шампуньнарның исемендә «чәчкә» «ягымлы кояш» кебек матур сүзләр бар, ә егетләргә дигәне «бозлы энергия», «имән көче» һ.б. Хатын-кызлар өчен тәннең һәр миллиметры өчен крем ясалган, ә ирләрнең юыну әйберләре гадәттә «1 флакон эчендә гель, шампунь, бальзам», чөнки ирләргә андый юк-барга вакыт уздыру килешми (имеш). Ә берәр егет кесәсеннән гигиеничка чыгарса, башкаларның сәер карашларына игътибар иткәнегез бармы? Бу язмада егетләрнең үз-үзләрен карау, төрле процедураларга йөрү һәм җәмгыятьнең моңа карата каршылыклы фикерләре турында сөйләшербез.

Бизәнгечләр куллану, үз-үзләрен карау һәм бизәнү ир-атлар өчен элек нормаль күренеш булган, тик соңрак патшалар, дин һәм җәмгыять тарафыннан бу күренеш кире кагыла башлаган. Мисал өчен, шул ук Мисыр фиргәвеннәрен алыйк. Алар хатын-кызлар кебек үк тәннәренә рәсемнәр төшергәннәр, исле майлар кулланганнар, күзләрен буяганнар. Тик биредә сүз үз-үзеңне карауга юнәлтелгән косметика турында.

НИ ӨЧЕН ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ КАРАУ МӨҺИМ?

Чынлыкта исә егетләр тиресенә хатын-кызларныкына кебек үк тәрбия кирәк. Чөнки ир-атларның бит тиресе күбрәк май бүлеп чыгара, бу алардагы тестостерон дәрәҗәсе белән бәйле. Шуңа күрә күп егетләр, аеруча яшүсмер чакта, бетчә проблемасы белән очраша. Шулай ук ирләрнең җыерчыклары иртәрәк чыга һәм гадәттә алар хатын-кызларныкыннан тирәнрәк була, бу тиренең калынлыгы белән бәйле.

Шуңа күрә дә егетләргә сәламәтлек өчен кремнар, сывороткалар куллану оят түгел, ә киресенчә бик кирәк. Үз-үзеңне карауга теш чистарту яки витаминнар эчүгә кебек карарга кирәк. Ягъни ул гадәти процедура, сәламәтлекне кайгыртуга юнәлтелгән, һәм шуңа күрә монда гендерга бәйле стереотиплар булырга тиеш түгел.

СТЕРЕОТИПЛАР

Ул стереотипларны күбесенчә маркетологлар тудыра. Нигә дисезме? Банкаларның төсе, кремнарның исе, исемнәре – болар барысы да җенси яктан бүленүне күз алдында тота. Өстәвенә ир-атлар өчен ясалган косметика еш кына хытын-кызларныкыннан кыйбатрак була. Чынлыкта исә белгечләр ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен битне кайгырту чаралары арасында зур аерма күрми. Чөнки кремнарның составы якынча бертөрле, һәм аларда бер үк ингредиентлар кулланыла.

Шуңа бүгенге көндә кайбер җитештерүчеләр «для нее» һәм «для него» дигән бүленештән читкә китеп, нейтраль төсләргә, исләргә һәм исемнәргә күчә башладылар.

НИ ӨЧЕН ТӘНКЫЙТЬ ТУА?

Егетләрне бит тиресен тәрбияләү чаралары кулланган өчен тәнкыйтьләүчеләр күбесенчә ир-атларны бик җитди, физик яктан авыр, кайчак пычрак эштә эшләүче затлар буларак кына кабул итәләр. Шуңа күрә дә алар моны «кылану», ир-атларга кирәк булмаган әйбер, дип саныйлар. Чөнки авыр эштә эшләүче егетләрнең моңа вакыты була алмыйм.  Һәм тагын бер кызыклы күзәтү: авылда яшәүчеләрнең моңа карата карашы кискен, ә шәһәрдә яшәүчеләр барбершопларны, үз-үзләрен караган егетләрне күреп ияләшкәнгә күрә, моңа карашлары битараф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев