Логотип Идель
Бу – тема!

«ЭЧКЕ БАЛА» – КЕМ ҺӘМ НИ ӨЧЕН КИРӘК?

Психология белән бәйле язмалар укыганда, әлеге өлкәдә белгечләр белән аралашканда безгә еш кына бер фраза белән очрашырга туры килә. «Күңелдә утыручы бала», «эчке бала». Ни аңлата соң бу? Әлбәттә, монда тере җан иясе я ниндидер җисем күз алдында тотылмый, тик үзеңнең «эчке бала»ң белән аңлашу күп кенә психологик кыенлыкларны чишәргә ярдәм итәргә мөмкин.

«Эчке бала» – синең энергия. Психиканың нәкъ менә балачакка бәйле өлеше безгә төрле хисләрне чын тирәнлек белән кичерергә, әйләнә-тирәгә башка күзлектән карарга ярдәм итә. Ул – безнең интуиция һәм ихлас хисләр чыганагы.

Әгәр балага нидер ошамый икән, әгәр ул киреләнә, үпкәли икән, синең энергияң булмаячак.

Уйлап карасаң, без инде комлыкта уйнап утыру яшеннән чыккан, дөньяга аек акыл белән карарга тырышабыз... Әмма ни өчен соң без, шундый зур җитди кешеләр була торып та, яңа кыйбатлы уенчыкларга (телефон, планшет һ.б.) сабыйларча сөенәбез, кайвакыт караңгыдан һәм ялгызлыктан куркабыз, тик торганда күңел тулып елап җибәрәбез?

Ә җавап бик гади: ничә яшьтә генә булсак та, без күңел түрендә бала булудан туктамыйбыз.

«Эчке бала»ның үпкәләвенә китерә торган берничә төр балачак җәрәхәтләре бар: эмоциональ, физик, күңел травмалары һ.б. Мондый җәрәхәтләр депрессия, фобияләргә һәм хроник авыруларга китерергә мөмкин.

Мисал өчен, әгәр кеше үз хисләреннән оялмыйча, аларның ачык күрсәтә ала икән, бу әлеге кеше өчен, һичшиксез, зур плюс. Ә менә үз хисләреннән оялып, аны тыеп яшәүчеләргә күпкә кыен...

Кечкенә балаларны искә төшерик: алар хисләр, эмоцияләр өермәсенә тиң. Бер генә гамәл дә, хәрәкәт тә эмоциясез калмый. Бу кешенең иң матур, ихлас чоры, чөнки бала хисләр белән яши, аңа нидер аңлатырга, акланырга кирәк түгел.

Әмма хәзерге заманда кеше үзенең хисләрен бик нык контрольдә тотарга, тыярга өйрәнгән вакытта, болар зыянга гына була башлый. Үз эмоцияләребезне тирәнгә яшергән чакта, алар беркая да китми, ә катып кала. Ә мондый катып калган хисләр, үз чиратында, берсе өстенә берсе җыела тора, һәм, ахыр чиктә, кеше берзаман үзенең бөтенләй ниндидер хисләр кичерергә сәләтле түгел икәнлеген аңлый башлый. Эмоцияләр хискә түгел ә мантыйкка буйсына башлый.

Мисал өчен, кыз кеше үзенә матур күлмәк сатып алды ди. Монда кыз шатлык кичерергә тиеш шикелле, тик эмоцияләр катламында – тынлык. Аннан кемдер «син яңа күлмәккә шатмы», дип сораса, ул, һичшиксез, әйе, дип җавап бирәчәк. Теләк үтәлде, күлмәк – искиткеч матур, ә эмоцияләр юк.

«Эчке бала»сы актив булган кешеләргә нинди дә булса өлкәдә уңышка ирешүе, җиңү яулавы җиңелрәк. Аларга яңа кешеләр белән танышу җиңелрәк бирелә, алар үзләренең гәүдәсен яхшы тоя, һәм, аңлашыла ки, андый кешеләрдән яхшы биючеләр, спортчылар чыга. Әлбәттә, аларның кәефләре еш үзгәрүчән була, әмма тиз үпкәләгән сыман ук, алар бу үпкәләрен тиз оныта беләләр.

Нәкъ менә шуңа күрә, үзеңнең «эчке балаң» белән дуслашу, аны ишетә белү мөһим, чөнки балачак – уеннар, күңел ачу гына түгел, ә, иң беренче чиратта, ихласлык та.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев