ДОМБАЙ: ТАУЛАР ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ
Таулар, таулар… Җирнең, табигатьнең көчен, матурлыгын, куәтлеген тасвирлаучы таулар янында бар яшәеш, мәшәкатьләр тузанга әйләнеп югала. Мәһабәт таулар сине үз кочагына ала да, егәрлеге белән тыныңны кысып, бер мәлгә сүзсез калдыра. Кешеләр тауларга эстетик матурлыктан тыш рухи азык эзләп бара. Шундыйларның берсе – мин.
Кечкенәдән таулар минем өчен барып җитеп булмый торган җир кебек тоела иде. Кечкенә генә таучыклар күрсәм дә, күңел җилкенде, өстенә менәсе, дөньяны өстән карыйсы килде. Бу хыялны үсә төшкәч чынга ашырдым: таулар иле булган Домбайга сәяхәт кылдым.
Домбай – тау спорты йөрәге
Домбай илебезнең көньягында – Кавказ таулары итәгендә, Карачай-Черкас республикасында урнашкан. Анда беренче сәяхәтем җәй көне булды, аннары ул әйтеп бетергесез матурлыкны берничә тапкыр кышын барып күрдем.
Домбай – тау чаңгысы һәм сноубордта шуучыларның яраткан урыны. Кышкы сезон башлану белән бөтен социаль челтәр Домбай таулары белән тула, чөнки бу төбәк – тау спортының йөрәге. Ә җәен халык тау маршрутларыннан җәяү йөрергә, джиптурларда сәяхәт итәргә, боздай салкын тау күлләрендә коенырга, гомумән, шулай ук актив ял итәргә килә.
Домбайда бары Мусса-Ачитара тавының гына иң биек ноктасына кадәр үк менеп була, аның өчен көннең якты вакытында канат юллары йөреп тора. Һава торышы аяз булса, тау башыннан хәтта Эльбрус тавын да күрергә мөмкин. Җәен дә, кышын да диңгез өстеннән 3200 метр биеклектәге тауда тиешенчә суык. Болытлар каплап китсә, аеруча салкын. Тик әле тагын кайда болытларны шулай кочып була, ә?
Домбайда тау чаңгысында һәм сноубордта шуарга әллә кайсы төбәкләрдән киләләр. Тауда профессионаллардан алып, әле шуарга өйрәнеп кенә килүчеләр дә бар. Домбайда сноубордта яки тау чаңгысында шуу хыялын тормышка ашырырга инструкторлар да ярдәм итә. Алар анда шундый кү-ү-үп. Шуарга өйрәнергә теләүчеләр өчен биек булмаган тау да бар. Сноубордтан алып, шлем, бияләйләргә кадәр арендага алып була.
Кыскасы, мөмкинлекләр бар да бар, теләк кенә булсын.
Домбай – милли һәм тәмле төбәк
Кавказ якларына барырга уйласагыз, беренче чиратта транспорт мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк, чөнки бөтен төбәкләрендә дә аэропорт юк. Домбайга иң якыны Минеральные Воды шәһәрендә урнашкан. Аэропорттан билгеләнгән урынга машинада бару уңайлы. Минеральные Воды-Домбай маршруты 3 сәгатьтән артык вакытны ала. Бару һәм кайту өчен берешәр көн билгеләргә киңәш итәм.
Аннары тауда якташларны очратуы да бик җиңел. Мәсәлән, канат юлында чиратта торганда гына 4-5 татар белән аралашып киттек. Бер татар сүзе ишетелсә, бөтен татар борылып карый. Классика.
Татар дигәннән, җирле карачай халкы белән безнең тел дә, менталитет та бик охшаш. Исемнәр, кайбер сүзләр гел бертөрле. «Без бит тугандаш халыклар. Тауның икенче ягында балкарлар яши. Алар белән дә бик охшаш без», – диеште үзләре. Карачайлар туристларга карата да, бер-берсенә карата да хөрмәт белән яши.
Домбайга, яки Карачай-Черкеск республикасының башка урыннарына барырга уйласагыз, беренче итеп карачайларның милли ризыгы хычин ашап, Карачай лимонады эчәргә тәкъдим итәм. Як һәм сарык итеннән әзерләнгән ризыклар да биредә визит карточкасы кебек. Туристлар бистәсе буларак, Домбайда адым саен кафе-ресторан, кибет, кечкенә генә базар да эшли. Бүләккә алырга үзләре эшләгән балхан, май, тау җимешләреннән җыелган чәйләр, сувенирлар саталар.
Домбай – үзенә гашыйк итүче төбәк
Дөрес, биредә күп этажлы йортлар, биш йолдызлы кунакханәләр, Мишлен йолдызы булган рестораннар, «бизнес-класс» дәрәҗәсендәге таксилар юк. Анда барысы да бик гади. Таулы Домбайга кеше табигать матурлыгы, чиста тау һавасы, милли колорит, рухи ләззәт алу өчен бара һәм Домбайга чынлап гашыйк булып кайта. Гомердә бер генә тапкыр түгел, күп тапкырлар тауларга сәяхәт итегез. Һич кенә дә үкенмәссез.
Фотолар: Энҗе Габдуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев