Логотип Идель
Бу – тема!

ДИСТАНЦИОН УКУ: РАФИС БОРҺАНОВ МЕҢ СОРАУГА НИЧЕК ҖАВАП БИРДЕ

Үзизоляция чорында дистанцион укуга күчү – балаларга гына түгел, әти-әниләргә дә, укытучыларга да зур сынау. Мондый катлаулы чорда, табигый ки, башта меңләгән сораулар туа. Бу уңайдан бүген Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов турыдан-туры эфирда чыгыш ясады. Аңа сораулар бик күп, һәм алар  уку системасына гына түгел, оештыру якларына да кагыла иде.

Әгәр көллиятләрдә, вузларда  дистанцион уку системасына студентлар бераз ияләшкән кебек булса, мәктәпләрдә мондый системаның моңарчы бер дә кертелгәне юк иде. Беренче ике атна эчендә, 18 марттан, бу системага 70 000 көллият студентлары, 150 000 вуз студентлары килеп кушылды. Соңыннан исә аларга мәктәпләр армиясе дә өстәлде. Шулай итеп, иш янына куш булып, 433 мең укучы белән 130 мең укытучы да кушылды.

Интернет булмаган мәктәпләр

Мондый вакытта интернетка йөкләмә буласы көн кебек ачык. Шуңа да бөтен мәктәпләрне техник мөмкинлекләр, трафик ягыннан тикшергәннәр. Беренче атнада укучылар, укытучылар һәм әти-әниләрнең әкренләп ияләшкән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче атнаны мәгариф системасына аңлау белән караган, икенче атнаны үз контроленә алып, тикшерә башлаган.

Белгәнебезчә, Президент үзе дә онлайн-дәресләргә керде. Мисал өчен, ул системага кергән вакытта Киров өлкәсе белән чиктәш Балтач районы бер авылы мәктәбендә интернет яхшы эшләгән. Тик шул ук вакытта Яр Чаллыда интернет-элемтә начар булган. Шуңа да авылда интернет начар, шәһәрдә яхшы, дип кырт кисеп булмый. Моңа кадәр Татарстанда 78 торак пунктта интернет булмаган. Хәзер аларның саны 48гә калган. Бүген Татарстанның 2 мәктәбендә генә интернет юк икән. Аларда 6 кеше укый.

Моңа кадәр мәгариф системасында төрле интернет-платформалар кулланылган. Әти-әниләр тарафыннан да “Нигә бөтен җирдә бер генә платформа кулланылмый?” дип кызыксынучылар күп. Тик төрле предметлар өчен төрле платформа кирәк икән. Профессиональ лекцияләр өчен – Moodle, гуманитар фәннәрдән – учи.ру, тирәнтен белемнәр алу өчен Сбербанк платформасы кулай.

фото: Kazan First

Татарстан мәгариф һәм фән министры тезислары:

Дистанцион уку киләсе елга дәвам итү-итмәве

“Икенче уку елын без дистанцион уку форматында каршы алмабыз. Әмма дистант элементлары безнең гадәти уку рәвешенә кертелер. Шундый форс-мажор ситуациядә без төрле платформаларны куллану мөмкинлекләрен белдек. Без һәрвакыт бүген укыган кебек укымаячакбыз. Әмма кичә укыган кебек беркайчан да белем алмаячакбыз. Дистантның бөтен уңай якларын киләчәккә үрнәк буларак алачакбыз. Дистанцион белем алу элементлары безнең укуга кертеләчәк”.

Музыка, физкультура дәресләрен укыту

“Физкультурадан рефератлар язарга мәҗбүр итүчеләр бар. Тик әгәр кеше отжимание ясаса, бокс грушасын кыйнап, төрле күнегүләр ясап, моны видеога төшереп укытучыга җибәрсә, яхшырак булыр иде. Монда көләргә дә, шул ук вакытта моны эшләп карарга да мөмкин”.

Укытучыларның хезмәт хакы

“Эшләми торган көннәргә хезмәт хакы элеккеге күләмдә сакланылырга тиеш. Дистант күп кенә процессларга йогынты ясаячак. Укытучылар гади кешеләр генә түгел, ә нинди зур кешеләр! Бу вәзгыятьтә бер яктан – табиблар, икенче яктан укытучылар үзләренә дә шундый зур йөкләмә алды. Алар гаиләләр белән психологлар буларак та эшли. Алар дәресләргә озак әзерләнә. Аны бит дәрес итеп кенә түгел, ә конкрет укучыларны күздә тотып, хәзерләргә кирәк. Хәзер укытучылар – гадәти булмаган вәзгыятьтә. Без аларга ярдәм итәргә тиешбез. Бүген укытучыларның эшләренә таш атмыйлар, ә кешеләр аларның хезмәтләрен аңлый башладылар.

Уку елы тәмамлану вакыты

“Без уку елын гадәттәгечә май ахырында тәмамларга җыенабыз. 9,11 нче сыйныфлардан кала. Башлангыч сыйныф укучылары 25нче майда тәмамларга тиеш. Җәй көне уку ихтималы бик аз. Һәр уку оешмасы үзе июньдә нишләргә кирәклеген үзе хәл итәчәк. Җәйге каникул да булачак. Ул вакытка эпидемиянең пигын узарбыз, дип ышанам”.

БДИ, ТДИ

"Беренче БДИны – 8 июньдә, ТДИны 9 июньдә тапшырырга тиешләр. ТДИ бары тик рус теле һәм математикадан гына булачак. БДИ әлегә ничек бар, шулай калачак. Чөнки мондый вәзгыятьтә ничек буласын алдан фаразлап булмый. Моны май бәйрәмнәреннән соң төгәл хәл итәчәкбез. БДИ, ТДИлар барысы да махсус имтихан уздыру пунктларында узачак. Имтиханнар санитар нормаларга туры китерелеп оештырлачак. Укучыларны парта аша утыртачакбыз, кирәк икән – икешәр парта. Әлбәттә, мондый очракта БДИ, ТДИ вакыт буенча бу озынаерга мөмкин. Тик без Роспотребнадзор нормаларының берсен дә бозмаячакбыз”.

Соңгы кыңгырау, чыгарылыш кичәләре

“Давайте доживем до понедельника. Чыгарылыш кичәләре, соңгы кыңгырауларның вакыты әлегә төгәл билгеле түгел”.

ВПРлар

“4нче сыйныфларда ВПРлар киләсе уку елы башына күчерелгән”.

Өй эшләрен күп бирүләр

“Ни өчен шулай соң бу? Укучыларга өй эшләрен әзерләү вакыты 1,5-3 сәгать булырга тиеш (ничәнче сыйныфта укына карап). СанПин буенча өлкән сыйныф укучыларына компьютердагы дәресләргә 30 минут кына бирелергә тиеш. Тик укытучыга уку программасыннан барысын да биреп бетерергә кирәк. Ата-аналар өйдә балаларына булышырга тиеш. Без үз чиратыбызда аның кадәр өй эше бирмәскә тырышабыз. Чөнки өй эшенең яртысын әти-әниләр эшли. Өйгә кул эше ясарга биргәндә дә, аны әти-әниләр ясап бирә”.

5 көнлек уку атнасына күчү

“5 көнлек уку атнасына күчү – ул һәр муниципалитетның һәм мәктәпнең үз карары. Уку көненә билгеле бер сәгать булырга тиеш, мәктәпләрнең һәрберсенең үз программасы. Бүген Татарстанда 5000нән артык бала 5 көнлек уку атнасында белем ала. Шуңа да бөтен республика өчен сорарга, имзалар җыярга кирәкми. Һәр мәктәпнең үз программасы. Монда беркем дә беркемгә дә ни дә булса көчләп тагарга җыенмый”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев