Логотип Идель
Бу – тема!

ДӘРЕСЛЕКЛӘР МОНЫ СӨЙЛӘМИ: ӘБИ ПАТША ТАТАРГА «ӘБИ» БУЛГАНМЫ?

Тарих дәресләрен яраткан, йә булмаса, тарихи фактлар белән кызыксынган һәркем «мифологизация коллективной памяти» дигән күренеш белән таныш. «Нәрсә турында сүз бара?» – дип аптыраучылар, игътибар белән укыгыз бу язманы.

Тарихи шәхесләрне «Яхшы кеше» яки «Начар кеше» дип атый башлаган алган мизгелле һәм сәбәпне табу мөмкин түгел. Тарихи шәхесләр еш кына үзләренә нинди дә булса өстәмә «исем» бирелүе турында белмичә дә калганнар. Мәсәлән, Ярослав Мудрый үзенең – «Мудрый» булуын, Владимир князь – «Красное солнышко» булуын белмәгән. Еш кына мондый кушаматлар шәхесләргә үлгәч бирелгән. Татарга иң якын «кушаматлы» шәхес – Әби патша Екатерина II.

Бүгенге тарихчылар Екатерина II дә үзенең татарларга «әби» булуын белмәгән дигән фикердә торалар. «Әби патша» – халыкчан термин, бер генә рәсми документларда да Екатерина II мондый «исем» белән аталмаган. Патшабикә үлеп, тәхеткә улы Павел килгәч, йә булмаса тагын да соңрак, Николай I тәхеткә утыргач һәм татарларга карата мөнәсәбәт үзгәргәч, халык акылында «Ә бит Екатерина II вакытында безгә мәчет төзергә рөхсәт бар иде», – дигән уй барлыкка килгәндер. Бәлки нәкъ менә шул вакытта берәр кеше «Екатерина II – әби патшадан да яхшырагы булмаган икән», – дип әйткәндер.

Ләкин шәхсән миндә «Әби патша дөрестән дә татарларга әбиләрчә яхшы мөгаләмәдә булдымы икән соң?» дигән сорау тынгы бирми. Бөтен мәктәп укучылары да Пугачев восстаниясе, гади халыкның шул вакытта күпләп кырылуы, алпавытларның крестьяннарның изүе турында белә. Татарлар күтәрелеш вакытында Екатерина II гә каршы сугышканнар. Казанда хәзерге Татарстан урамы азагында ел дәвамында дар (виселица) торган. Пугачев күтәрелеше вакытында 100дән артык татарны асып үтергәнлеге дә билгеле. Әйе, күтәрелешкә кадәр Әби патша татарларга мәчет төзергә рөхсәт иткән. Тик бу бик яхшы сәяси алым булган дип уйлыйм. Екатерина II, татарларны «майлап», ислам динендәге башка милләтләр, Азиядә көн күрүче халыклар белән мөнәсәбәтләрне көйләргә һәм шулай итеп Азия базарына чыгарга тырышкандыр, миңа калса. Шуңа өстәп, Әби патша заманында калмыклар ярдәме белән ногайлар бетерелгән. Әлбәттә, Кырым ханлыгына карата «әйбәт» яки «начар» дигән төгәл бәя биреп булмый. Әмма халыкларның бетерелү фактын онытырга ярамый.

Нәтиҗә: Әби патшаны тулысынча уңай персонаж дип кабул итәргә ярамый.

Әби патша образы халык аңында гына түгел, халык авыз иҗатында да үз урынын алган. «Катя. Катерина» җырында, мәсәлән, Екатерина II явыз герой буларак тәкъдим ителә. Татар халык авыз иҗаты, җыр сәнгате бигрәк тә хәзерге вакытта тарихчыларда зур кызыксыну уята. Шул хөрмәттән, «Ялкын» укучыларына да кызыклы мәгълүмат тәкъдим итәбез.



Татарда хәрби, сугыш җырлары юк диярлек дәрәҗәдә дигән фикер яңгырый соңгы вакытты. Булганы да – башкортныкы икән. Ягъни татар ул шундый тыныч, атылган ташка аш белән генә җавап бирә алырлык кына, имеш. Идегәй дастаны да ул очраклы рәвештә татар арасына кысылгандыр.

Бар икән хәрби җырлар, бәетләр! Аз түгел. «Татар халык җырлары» китапларында «Рекрут һәм солдат җырлары» дигән бүлекләр бар. Анда күрсәтелгән җырларның күп өлеше XIX гасырга карый. Ни өчен нәкъ шул вакыт? Киң таралган фольклорның төп катлымы шул вакытта язылып алынган. Ауропаның күпчелек өлешендә шул ук процесслар барган.
Шуны да искәртергә кирәк: фольклор онытыла, яңа җырлар, яңа хәтер алмашка килә.

Ә ни өчен башкорт халкында хәрби folk culture күбрәк? Чөнки башкортлар, ерак гасырлардан алып халык ополчениясе тибындагы гаскәрне тәшкил иткән. Ирләрнең күпчелек өлеше шул система аркылы узган. Шуңа күрә millitary аларның канына сенгән.

Татарларда исә, Казан ханлыгы чорында ук, профессиональ гаскәр, хәрби аристократия булган, ә гади халык инде шул гаскәргә кермәгән. Хәрбиләр 1540-1550нче елларда нык кырылган була. Аннары рус дәүләтенә ялланганары йә урыслашкан, йә XVIII гасыр башыннан алып хәрби катламнаң сызып алынган була. Бары тик берничә татар полкы гына кала. Моны да онытмасак иде: татарларда сугыш коралы булу тоелган. Шулай итеп millitary practices күпчелек татар халкы өчен хас булмый. Урта гасырлар хәрби бәетләре дә онытыла барган.

XVIII гасырда исә, татар гомумдәүләт хәрби системасына эләккән. Башта татарларны рекрут итеп армиягә алганнар (шуңа күрә рекрутлар турында җырлар да бар), аннары 1870нче елларда татарлар хәрби хезмәткә чакыру системасына эләккән (призыв). Ә ул вакытта инде folk culture оеша барган. Һәм онытыла барган урта гасыр бәетләре урынына без күреп ияләшкән җырлар барлыкка килгән. ХХ гасырда исә гражданнар сугышы, Ватан сугышы җырлары да folk culture мирасына кереп эләккән.Шәһәр шартларында бердәнбер юл - көчле татар мәктәбләрен булдыру. Ауропада татарлар халәтенә охшаган халыкларның андый тәҗрибәсе бар

Айрат Фәйзрахманов
Әңгәмәдәш – Айгөл Абдрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев