Логотип Идель
Бу – тема!

«ЧҮП УТАГАНДА ДА БУКЕТ ҖЫЯМ» яки ФЛОРИСТ – КЕМ УЛ?

Ландышларны башка чәчкәләр белән бер букетка җыйсаң, аларның бер сәгать эчендә шиңәчәген белә идеңме? Юк?! Ә менә флорист бу һәм башка вак нюанслардан хәбәрдар булырга, ул гына да түгел, һәрдаим аларны уйлап һәм барлап йөрергә тиеш.

Таныш булыйк

Флорист – интерьерны чәчәкләр белән бизәү, гөлләмәләр (букет) ясау буенча белгеч. Аларның эш урыны – чәчәк салоннары тора. Әлеге һөнәр иҗади һәм мавыктыргыч гына түгел, керемле дә. Бар кеше дә матурлыкка мохтаҗ, адәм баласы һәрдаим табигатьтән үзенә илһам ала, шулай булгач, бу һөнәр ихтыяҗ бүгенге көндә шактый зур. Замана фористы чәчкәләрдән гөлләмәләр ясау белән генә шөгыльләнми, ул интерьерлар, төрле предмеларны да чәчәкләр белән бизи. Мисал өчен, туй, туган көн һәм башка шундый бәйрәмнәрдә аларның эшләрен күреп сокланганыгыз бардыр.

Флорист булу өчен тырышлык белән беррәттән, табигатьтән килгән зәвык һәм матурлыкны тоя белү сәләте дә кирәк. Үз эшенең остасы булу өчен бу һөнәр иясенә рәсем ясау техникасын, ботаника, биологияне, төс һәм яктылык теорияләрен яхшы белү дә мөһим.

Әлеге сәнгать Борынгы Мисырда башлангыч ала. Б.э.к. V меңъеллыкта югары катлам вәкиләренең йортлары чәчәкләр белән бизәлгән, ә греклар, барыбызга да билгеле булганча, такыялар үргән. Нәтиҗәдә, чәчәктән матурлык ясау күренеше бар дөнья булып җәелә, бигрәк тә Европага нык үтеп керә.

Флорист – күңел халәте, кайдарыр укып кына әлеге һөнәрнең остасы булу мөмкин түгел, табигатьткә карата баштанаяк ярату хисе булу мөһим. Үз-үзенә ышанган һәм ирешкәннәр белән генә тукталып калырга теләмәгән кеше киләчәктә үз бизнесын булдыра ала (мисал өчен, чәчәк кибете ачу).

Кайда укырга?

Күп уку йортларында урман, флористика, биология кебек юнәлешләрдә белем бирүче факультетлар бар, мисал өчен:

– Казан дәүләт аграр университеты;

– Казан федераль университеты (биология юнәлеше, мәсьәлән).

Махсус курслар үтәргә мөмкин:

Казанда флористика буенча курсларның уртача бәясе 5-8 мең.

Флористка хас сыйфатлар:

– чыдамлылык;

– хезмәт сөючәнлек

– кыюлык;

– бай фантазиягә ия булу;

– матурлыкны күрә һәм тоя белү.

Әлеге һөнәрнең уңай һәм тискәре якларын бизмәнгә салып үлчәп карыйк:

«+»:

– иҗади мөмкинлекләреңне күрсәтә алу;

– югары хезмәт хакы;

– эш һәрчак табылачак;

– эшләү өчен матур, аллы-гөлле атмосфера тудырылган;

– югары белем алу мәҗбүри түгел, курсларда өйрәнергә дә була.

 

«–»:

– һәрдаим салкынча урында эшләргә кирәк;

– чәчәк, үсемлекләргә аллергияләре булган кешеләр бу һөнәрне урап узарга мәҗбүр;

– еш кына химик матерериллар белән эшләү;

– бәйрәм көннәрендә эшләү

– басып эшләү сәбәпле, арка, бил авырулары.

«Чүп утаганда да букет ясыйм»

Гүзәл Хәсәнова, әлеге өлкәдә эшләү тәҗрибәсе ел ярым

– Чәчәкләр дөньясына ничек килеп кердең?

– Мәктәптә укыган чакта ук дусларыма конфетлардан букетлар ясап биргән чакларым бар иде, ә менә тере чәчәкләрдән гөлләмәләр ясау белән кызыксынып китүем студент елларында булды. Флористика курсларына язылдым. Укып бетерү белән, Инстаграмда эш эзләп таптым, әле башлап килүче флорист кына булуыма карамастан, эшләремне күргәч, мине шунда ук үзләренә алдылар. Курслар өчен тоткан акча бик тиз кире үземә әйләнеп кайтты (Сүз уңаеннан, 2 ай дәвамында индивидуаль дәресләр алу Гүзәлгә 12 меңгә төшкән – З.С.). Укыдым да, бетте түгел, әлеге һөнәр камилләшүне таләп итә: әледән әле мастер-классларга йөрим, үз эшенең осталарыннан дәресләр алам.

– Флорист өчен букет ясый белсә шул җитәме, әллә мастерклассларның синең һөнәреңә бик үк якын булмаганнарына да йөрисеңме?

– Үзеңне төрле яклап үстерү мөһим. Чәчәкләрдән ерак кебек тоелган, әмма эш барышында кирәге чыга торган һөнәрләргә дә өйрәнергә тырышам. Мисал өчен, күптән түгел каллиграфия буенча мастеркласс үттем.

– Бүгенге көндә син һөнәреңнән канәгатьме?

– Әйе! Берьюлы ясаган букетемны клиентка үземә үк илтеп тә бирергә туры килде. Аларның шатлыктан балкыган йөзләре синең хезмәтеңә бәя.

– Юк әйбердән букет ясарга мөмкинме?

– Мөмкин, әлбәттә! Мин бакчада чүп утаганда да букетлар ясыйм, гади, әмма үзенә күрә матур букетлар килеп чыга (көлә).

– Флорист булып эшли башлаганнан соң сиңа бирелгән гөлләмәләргә мөнәсәбәтең үзгәрмәдеме?

– Юк. Миңа бирелгән букетларның һәрберсен киптерәм, аларны төрле кул эшләре ясаганда кулланам, мисал өчен, фоторамкаларны бизим. Һәр букет – игътибар билгесе, аның эшләнеше инде башка мәсьәлә, үзең гел чәчәкләр дөньясында кайнау бер, үзеңә аларны бүләк итүләре тагын да күңелле.

Флорист Гүзәл Хәсәновадан чәчкәләрнең гомерен озынайту өчен берничә киңәш:

1. Букет сап-салкын суга утыртыгыз, боз да салырга мөмкин.

2. Суын көн дә алыштырыгыз, алыштырганда сабагының аскы ягын кыек итеп ярты сантиметр тирәсе кисегез (болай эшләгәндә, чәчәккә су үтүнең мәйданы зурая).

3. Ваза торган бүлмәдә бик салкын да, бик тынчу да булмаска тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев