Логотип Идель
Бу – тема!

ЧӘЧӘКЛӘР ТОТЫП КУЛГА, БЕЗ ЧЫКТЫК МАТУР ЮЛГА: 2023\24 УКУ ЕЛЫНДА КӨТЕЛГӘН ТӨП ҮЗГӘРЕШЛӘР

Традицион рәвештә 1 сентябрь көнне Россиядә Дәүләт Думасы кабул ителгән законнарны гамәлгә ашырыла башлый. Быелгы үзгәрешләрнең күбесе мәктәп тормышына кагыла. Аларны барлап, сезгә сөйләргә дә булдык.

 

  1. Көмеш медальләр кире кайта

2023/2024 уку елында аттестатларында икедән дә күбрәк “4” билгесе булмаган укучыларга көмеш медаль биреләчәк. Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, алтын медаль өчен абитуриентлар – БДИга өстәмә биш балл, ә көмеш медаль өчен өч балл ала алачаклар.

  1. Махсус профориентация дәресләре

2023 елның 1 сентябреннән башлап, 6-11 сыйныф укучылары өчен «Россия — мои горизонты» дип аталган дәресләр керә башлый. Биредә балалар, укытучылар һәм хәтта әти-әниләр өчен укучыга үзенә якын һөнәрне ничек сайларга, гомумән һөнәрләр турында, аларда үзеңне ничек сынап карарга һәм бу темага кагылышлы башка гамәли һәм теоретик дәресләр узачак.

  1. Эшләтеп тәрбияләү

Бу елдан башлап, мәктәптә җыештыру, бакчада эшләү, дежурлык тору, тегү һәм башка эшләр укучылар өчен үз теләге белән эшләнә торган әйбер буларак түгел, ә бер тәрбия чарасы һәм төп бурычларының берсе булып саналачак. Хәзер инде балаларны эшләтер өчен әти-әниләр ризалыгы да кирәк булмаячак.

  1. Бушлай ашату

1 сентябрьдән башлап, башлангыч сыйныф укучылары өчен тулаем бушлай ашату оештырылачак. Моңа кадәр әти-әниләр төшке аш өчен түләсәләр, хәзер инде иртәнге аш та, төшке аш та бушка булачак.

  1. Электрон китапханә булдырылу

Хәзер инде мәктәпнең болай да сирәк кеше керә торган китапханәсендә укучыларның бөтенләй булмавы бар. Чөнки бу елдан башлап укучылар өчен махсус «Литрес: школа» дигән кушымта үз эшен башлап җибәрәчәк. Биредә һәр бала парольләре белән кереп, мәктәп программасында булган китапларны һәм дәреслекләрне электрон форматта укый алачак.

  1. Имтиханнарда үзгәрешләр көтелә.

Биредә үзгәрешләр шактый һәм алар бик кызык. Алар турында аерым бүлешәчәкбез. Әмма кысача әйтеп үтик: имтиханнарга регистрацияне онлайн да үтеп булачак. Математика фәненең база һәм профильле дәрәҗәсен берничә тапкыр үзгәртеп булачак. Рус әдәбияты буенча имтиханда Пушкин, Лермонтов һәм башка берничә авторны алып куячаклар.

  1. Форма

2024 елда мәктәп формасының яңа стандартларын тәкъдим итәчәкләр. Кыска итәкләр, матур һәм бизәкле рубашкалар, худи һәм шопперлар калырмы икән? Яңа елдан соң белербез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев