Логотип Идель
Бу – тема!

БЮДЖЕТКА УКЫРГА КЕРҮ СЕРЛӘРЕ

Сәлам, бер ел элек «Ялкын» битләрендә «11нче сыйныфка кал» дип үгетләсәм, бу юлы БДИдан курыкмаска, теләгән уку йортына керү мөмкинлекләре турында сөйләрмен. Кемнәр 10-11нче сыйныфка калды, сезгә бу мәкалә кызыклы булачак.

БДИны әле «ысвежий» биргән укучы-студент буларак, сезгә киңәшләр бирәсем килә. Инде нинди фәннәр бирәсегезне сайлап бетергәнсездер? Юлыгызны кайсы уку йорты белән бәйлисез? Төгәл җавабыгыз булмаса да, бюджет урыннарын барлап торсагыз комачауламас.

Үземә килгәндә, физика һәм җәмгыять белеме фәннәрен сайларга булдым. Җәмгыять белемен яратып укыганга, 9нчыда ук «җәмгыять белеменнән имтихан бирәм» дип хәл иттем. Җәмгыять һәм профильле математика белән бюджет урыннары бик аз икәнен аңлагач, 11нче сыйныфта «физикадан бирәм» дигән карарга килдем. Факт: физика һәм информатика белән бюджет урыннары җәмгыять белеме, тарихка караганда күбрәк. Бу хакта уйланырга кирәк.

Математика


Математиканы яратсам да, БДИның икенче өлешен күрәсем дә килми иде. Исбатлау эшләрендә теория кирәк, дигәч, бөтен геометрияне ятлап бетердем, дисәң дә була, тик теория ятлау гына җитми, аны практикада күрә белә кирәк. Шуңа күрә, 70+ җыясыгыз килсә, икенче өлеш мәсьәләләрен ешрак чишегез, әле сезнең вакыт бар. Аңламасагыз, укытучыдан яки Интернеттан видеодәресләр карагыз, алар, чынлап та, булыша. Мин, мәсәлән, «Школа Пифагора» дигән төркемдә вариантлар эшләдем, мәсьәләләр чиштем. Вакытымның күп өлеше математикага китте, дисәм дә ялгышмамын. Ә имтиханга килгәндә, иң авыр сынауларның берсе иде ул. Математиканы ятларга кирәкми, аны аңларга кирәк. Мин бу фәннән 76 балл җыйдым. Бер баллын апелляциядә җиңеп кайттым. Балл өстәү очраклары сирәк була, миңа уңыш елмайды.

Рус теле


Миңа калса, рус телен бирү артык кыенлыклар тудырмый. Рус теле укытучысы безне, 11нчедә җиңелрәк булсын дип, 10нчы сыйныфтан ук селкетә башлады. Рус телен бирүнең лайфхакы: кагыйдәләрне ятлыйсың һәм шуларга караган мисаллар чишәсең. Факт: рус телен югары балларга күбесенчә татар балалары бирә. Инша өлешендә хәзер әдәбияттан мисаллар кирәкми инде. Күп очракта шул кагыйдәләрне ятларга киңәш итәм. Минем 89 балл, «Ник 90+ түгел?» дип әзрәк кәеф төште инде, соңыннан тынычландым.

Җәмгыять белеме


Җәмгыять белеме үзенә бик күп модульләрне бәйләве белән катлаулы. Мин башта РЕШУЕГЭдан тестлар гына чишә идем. «Пробныйлар»ны 70тән артыкка яза алмагач, кәефем төште. 10-11нче сыйныф материалларын яңадан укып, терминнар ятлый башладым. Көн саен 5 термин ятлап, алдагы көнне өйрәнгәннәрне кабатлый идем. Җәмгыять белеменең кыска курсы Баранов китабында язылган, шуның буенча өйрәнергә тәкъдим итәм. Имтиханны 14нче июньдә бирәсе булгач, рус теленнән соң 2 атна вакыт бар иде. Шушы 2 атнада мин бөтен материалны яңадан кабатлап чыктым, җәмгыять белеменә нык әзерләндем, үземнән хәтта бик канәгать калдым. Шулай итеп, 88 балл җыйдым.

Физика


Иң соңгы имтихан физика иде. Без аны 20нче июньдә бирдек. (Җәйнең бер ае шулай БДИ белән үтеп тә киткән икән.) Физикадан күбрәк икенче өлеш мәсьәләләрен чишәргә кирәк. Демидованың БДИга әзерли торган китабыннан да мәсьәләләр очрады имтиханда. Кыскасы, мин физиканы математикадан да авыррак булыр дип көткән идем, киресенчә килеп чыкты. Физикада да теорияне белсәң, беренче өлештән рәхәтләнеп максималь балл җыеп була. Мин 78 балл җыйдым.

Ә хәзер уку йорты турында. Җәмгыять белеменнән балл физикага караганда күбрәк булса да, мин КНИТУ-КАИга укырга кердем. Белгечлегем мәгълүмати куркынычсызлык (информационная безопасность) дип атала. Күпләр миңа «җәмгыять белеменнән алган балларың кирәк булмады» диде. Дөрес, укырга кергәндә булышмады ул, тик укыган әйбер онытылмый, гел кирәк. Ул белемнәр миңа философиядән имтихан биргәндә ярдәм итте, әле җитмәсә, алдагы семестрларда икътисад, социология белән сәясәт фәннәре керәчәк икән...

Нәтиҗә: әгәр БДИга тырышып әзерләнсәгез, бюджетка керә аласыз!




Энҗе Садриева, КИУ, юриспруденция факультеты:

БДИга 10 нчы класстан ук әзерләнә башларга кирәк дип саныйм, чөнки үзем шулай эшләдем. Шуңа миңа 11 нче класста җиңел булды.Мин тарих һәм җәмгыять белемен өстәмә  фән буларак бирдем.Күбрәк китаплар укыдым, анда информация җентекләп бирелә. Ләкин хәзерге вакытта бик актуаль чыганак булган «Вебинарлар»ны да уңышлы экзаменнарны биреп чыгу өчен уңайлы ысул дип уйлыйм, гәрчә элегрәк аларны баш миен дрессирлый дип санасам да. Укырга кергәндә математика кирәк булмады, гәрчә үземне профиль математикадан имтихан бирсәм дә , барлыгы 271 балл булды һәм миңа укырга керергә җитте. Юристка укырга керәчәкләр колагына: бик күпләр әйтәчәк: «Китмә, юристлар Рәсәй буенча буа буарлык»,- дип. Әгәр дә хыялыгыз юриспруденция юнәлеше икән, башкаларның сүзенә карамагыз, чөнки «корочка»лылар бик күп, ә яхшы специалистлар һәрвакыт кирәк. Кемнәр әле 11 дә түгел, күбрәк хокук һәм җәмгыять буенча олимпиадаларда үзегезне сынагыз, чөнки урта мәктәптә үк норматив текстлар эчендә кайнаган кешегә киләчәк профессиясендә ориентлашу җиңелрәк булачак.

Әдилә Ситтигуллина, КГМУ, педиатрия факультеты:

Минем балачактагы хыялым ул табиб булу иде. 11 ел дәвамында мин үземнең хыялымны тормышка ашырыр өчен бик нык тырыштым. Шуңа күрә укырга кергәндә төп рольне БДИ түгел, ә 11 ел буе алган белемнәр уйнады. Мин химия, биологиядән олимпиадаларга йөри идем, шуңа БДИга әзерләнергә авыр булмады. Иң мөһиме укырга, вакытны дөрес бүлергә кирәк. Мин 11 нче класста булганда социаль челтәрләрдән тәмам аерылдым дисәм дә була. Телефонны сөйләшер өчен генә тота иде, вконтакте, инстаграмга керүне имтихан биргәнче оныттым. Мин химия, биологиядән кала  профиль математиканы да сайладым, чөнки берни дә бюджетка керә аласың дип гарантия бирми. Биологиядән бик күп әйберне ятларга, укырга кирәк, тест өлешенә зур игътибар бирергә, чөнки аннан күп балл җыеп була.  Химиядә ятлау гына җитми, химияне аңларга, реакцияләрне күз алдына китерә белергә һәм белемнәрне шомарту өчен төрле-төрле мәсьәләләр чишәргә кирәк.  Кемнәр тормышларын медицина белән бәйләмәкче була, аларга шуны әйтәсе килә: медикларга укудан башка бернинди тормышлар юк дигән мифны башка кертмәгез, әйе укырга авыр, тик укып була. 1 нче курста медицина өйрәгә башладылар дигән суз түгел, кыскасы бөтен универлардагы шикелле:  математикасы да, физикасы да, тарихлары да керә. Башта күңелем Санкт-Петербургга тартса да, үземнең КГМУга кергәнемә үкенмим, чөнки анда белем бирү дәрәҗәсе  башка Россия универларына караганда югарырак  дип уйлыйм.

Зилә Галимҗанова, КазГИК, сәнгатьле мәдәният һәм сурәтләү сәнгате факультеты (факультет художественной культуры и изобразительных искусств):

Мин рус әдәбияты белән профиль математиканы бирдем. Әгәр сез дә безнең уку йортына керергә дип йөрисез икән, баштан ук БДИга әзерләнергә кирәк. Уку башыннан ук бөтен фәнгә дә көнгә вакытыгызны бүлеп бирегез. Көн саен ниндидер бер яңа информация алырга тырышыгыз. Әлбәттә, гел укып ятарга гына димәгән, ял да итегез, без бит инде роботлар түгел. Тагы бер киңәш: уку йортсыз каласыгыз килмәсә, өстәмә бер фән сайлагыз. Рус әдәбиятыннан БДИда сорала торган материалның күләме бик зур. Шигырьләрне ятларга киңәш итәм, алар бик тә 15-16 эшләрдә кирәк. Ике фәннән минем барлыгы 152 балл булды. Тик безгә тагын кереш имтиханнары(КИ) язарга кирәк. Аларны мин БДИ белән чагыштырып та тормыйм, алардан куркырга кирәкми. Мин КИнарын биреп йөргәндә бик күп кешеләр белән таныштым, хәтта шуны әйтәсе килә, үземнең күз күреме мәйданын да арттырдым. Бездә БДИның баллары әллә ни төп рольне уйнамый, иң мөһиме КИын яхшы бирергә кирәк. Шуңа күрә фантазияне эшкә җигеп, иҗат ягыннан уйлый белү һәм әлбәттә рәсем ясый белергә кирәк.  КИың шунсы яхшы ул вакытка тигез сыешырга ярдәм итә. Минем мисалда, мәсәлән, уземнең композицияне 2 сәгатьтә уйлап бетерү дигән сүз, башта уйлыйсың аннан эшлисең. Вакытка сыешырга һәм өлгерергә кирәк. БДИны яки КИын яхшы бирәсегез килсә, уку йорты үткәрә торган курсларга йөрергә тәкъдим итәм.

Ландыш Гыйлемшина, КФУ, механика һәм математика факультеты:

Мин җәмгыять белемен һәм профиль математиканы сайладым. Барлыгы 251 балл иде. БДИга үзеңне җәлләмичә әзерләнергә кирәк, көн саен вариантлар эшләп торырга. БДИ бик борчытса да, аннан куркырга кирәкми, курыккан да күп әйбер онытылу ихтималы бар яки инде белгән әйбереңне дөрес итеп язмаска да мөмкинсең. Имтиханда утырганда, бар сорауны кат-кат укып дөрес җавапка килергә кирәк. Күп сорауда үзенә-күрә подсказкалар була, аларны күрә белү кирәк. Иң мөһиме, яхшылап әзерләнергә кирәк, укыган әйбереңне белсәң БДИны бирү авыр булмый ул.

Рәзилә Газизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев