Логотип Идель
Бу – тема!

БОЛАРНЫ ИСТӘ ТОТСАҢ...

17-18 яшьләрдә боларны истә тотсаң 30, 40, 60 та яшәргә җиңелрәк булыр! ;-)

Кеше фикере

18-30 яшьләрдә без бик күп вакытыбызны  кемгәдер ошар һәм охшар, кемгәдер ярар өчен әрәм итәбез. “Безнең турында ни уйларлар?” – дип борчылабыз. Әмма вакыт узган саен без боларның өч тиенгә дә кирәкмәвен һәм грамм да мөһим булмавын аңлыйбыз. Яраткан эшең белән шөгыльлән, “башкалар ни әйтер” ише сүзләрне оныт, әйтерләр дә онытырлар.

Ашыкма

Уңышка ничек иртәрәк ирешсәң, шулай яхшырак, дип уйлыйсыңмы? Ашыкма, алда әле сине озын гомер юлы көтә. 18 яшьтә “мин бер нәрсәгә дә өлгермим”, “мин берни дә эшли белмим” дип паникага бирелергә иртәрәк әле.

Үзең яшәргә теләгән дөньяны үзең төзе

Башкалар атлаган сукмактан барма. Әйләнә-тирә дөньяңны үзең теләгәнчә үзгәрт, камилләштер.

Берәү дә бөтен нәрсәне дә белеп бетерми

Берәүнең дә (укытучыларның да, кумирларыңның да, хәтта әти-әниләреңнең дә) бар нәрсәгә дә җаваплары юк. Бу табигый. Иҗат ит, эшлә, камилләш һәм үзеңне башкалар белән азрак чагыштыр.

Үзеңә карата артык кырыс булма

Үз-үзеңне ашама. Уңышсызлыкларны җиңел кабул итрәгә өйрән.Үз фикереңне әйт һәм беркайчан да үзеңне кимсетергә юл куйма.

Исеңдә тот: белемнәр билгеләргә караганда мөһимрәк

Мөмкинлекләр һәм вакыт бар чакта камилләш, укы, өйрән.

Йөрәгеңә артык якын алма

Бүген булган вакыйга синең өчен дөнья бетүгә тиң булса да, күпмедер вакыттан соң син алар турында уйлап та карамаячаксың.

Иҗат ит

Эшлә, тырыш, укы. Иң мөһиме һәр нәргә иҗади күзлектән кара. Бу хәттә эшмәкәрлектә дә мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев