Логотип Идель
Бу – тема!

БИЗӘНҮ, ЧӘЧ СӘЛАМӘТЛЕГЕ, ТРЕНДЛАР: ТЕЛЕГРАМДАГЫ 5 БЬЮТИ-КАНАЛ

Бу юлы матурлык буенча Телеграмда алып барыла торган  блогларны җыярга булдык. Бизәнү чаралары, чәчләр сәламәтлеге, тирене кайгырту һәм соңгы трендлар белән шуларга кушылып танышырга мөмкин. Кызлар, язылып карагыз әле!

Kosmetos

16 меңгә якын язылучысы булган матур канал кызларга бизәнү әйберләрен сайларга, һәрвакыт трендлар турында хәбәрдар булырга чакыра. Биредә онлайн-кибетләрдә барган акцияләр турында белә, иң яхшы бизәнү продукцияләре белән таныша алачаксың. Шулай ук каналның алып баручысы Голливуд йолдызларының образларын да бәяли. Өстәвенә, канал кызыклы мемнар белән алып барыла. Язылучылар комментарийлардагы фикер алышуларда катнашырга мөмкин. Чөнки постлар ачык.  

Don’t Touch My Face

Ой, чын кызларча контент – биредә! Лайфхаклар, брендлар, үзеңне кайгырту буенча киңәшләр һәм кулай бәядәге бизәнү әйберләрен монда таба алачаксың. Каналны алып баручы бьюти-блогер косметик процедураларга тестлар үткәрә, аннан шуны язылучыларга да тәкъдим итә.  

Надо брать!

Чәч, бит, тән тиресен кайгырту ысуллары, косметика һәм азык-төлеккә бәяләмә шушы каналда чагыла. Шулай ук ташламалар, промокодлар һәм иң кулай бәядәге продукцияләргә күзәтү дә сине көтә. Тагын бер плюс: эстетик фотолар күзне иркәли.

Рапупупунцель

Постлар чәч сәламәтлеге һәм матурлыгы өчен чараларны сынап карауга багышланган.  Биредә син чәчләр турында барысын да белә аласың. Шулай ук трендта булган прическалар сине Рапупупунцельда көтә.

Sunny Makeup

Визажист төрле косметик чараларны тәкъдим итә, файдалы киңәшләр бирә. Үзеңне кызыксындырган сорауларны да бирә аласың.

Бьютимаргиналия

Тәнкыйтьләү дә, мактау да күрергә мөмкин. Каналны алып баручы  бьюти-блогер чын-чынлап файдалы чараларны урнаштырып бара. Моңа өстәп, иң яхшы һәм үзенә булышкан косметологлар белән дә бүлешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев