Логотип Идель
Бу – тема!

«БИК МАТУР» МОДА КИЧӘСЕННӘН ФОТОРЕПОРТАЖ

Ниһаять, 14 октябрь көнне без «БИК МАТУР» проектының мода кичәсен уздырдык! Социаль челтәрләрәбезне күзәтеп баручылар безнең бу чарага никадәр күп көч салуыбызны белә. Әмма без бик канәгать, яшьлек, матурлык һәм зәвык кичәсе искиткеч узды!

Инде берничә ай журналыбыз битләрендә без стилист ярдәмендә Идел буе халыкларының милли бизәнү әйберләрен кулланып зәвыклы образлар җыярга өйрәндек.

Кичә Кремльның «Присутственные места» залында узган мода бәйрәме – «БИК МАТУР» проектының йомгаклау кичәсе иде. Казанның «Department Models» модельлек мәктәбенә йөрүче кызлар «Gamma», «Romantic», «Золотой песок», «Multi Brand», «Mantra» кием кибетләреннән яшүсмерләр өчен җыелган образларны һәм дизайнер Алексей Дмитриевның «Тарих» заманча керәшен кием коллекциясен  күрсәтте. Кызларның образлары өчен проектыбызның алыштыргысыз стилисты Галия Сафина җаваплы иде.

«БИК МАТУР» мода кичәсе Лилия Хәйруллина, Илгиз Шәйхразиев, «Караш» төркеме җырлары белән үрелеп барды. Чараны «Татар радиосы» диджее Байбулат алып барды.

Сезгә «БИК МАТУР» яшьлек һәм зәвык бәйрәменнән фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Фирүзә Закирҗанова фотолары. Күбрәк фотоларны безнең Телеграм-каналда карый аласың.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев