Логотип Идель
Бу – тема!

«БЕЗ – 41НЧЕ ЕЛ БАЛАЛАРЫ» ФИЛЬМЫ: КАЙВАКЫТ УЛ ЧОР КЫЗ-ЕГЕТЛӘРЕ БЕЗГӘ ДӘ ОХШАП КУЯ

18 апрель көнне Кариев театрында Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча төшерелгән «Без – 41нче ел балалары» фильмы күрсәтелде. Фильмнан соң актёрлар белән күрешеп, аралашу мөмкинлеге дә булды.

«Без – 41нче ел балалары»ның режиссеры –  Әмир Галиәскаров. Аның өчен бу беренче тулы метражлы нәфис фильм икән. Фильм Арчада, Яшел Үзәннең Мамадыш-Әкил авылы мәктәбендә төшерелгән. Анда сугыш чоры балаларының язмышы турында сөйләнә. Бөек Ватан сугышы вакытында балалар педагогия көллиятендә белем ала. Бу елларда укырга дип килгән гади авыл кыз-егетләре күп кенә кыенлыкларга дучар була. Кино әсәргә нигезләнгән, тик андагы бөтен эпизод да нәкъ повестьтәге кебек үк күрсәтелми. Әмма авторның барлык хис-кичерешләре, тормыш мәшәкатьләрен тасвирлавы фильмда дөрес чагылыш таба, вакыт-вакыт кызыклы мизгелләр юмор аша бирелә. Фильмның үзенчәлегенә килгәндә, ул – аклы-каралы. Күбебезгә, бигрәк тә хәзерге яшьләргә, андый кинолар моңсу, күңелсез булып тоела, карыйсы килми. Тик бу очракта гына түгел! «Без – 41нче ел балалары» берәүне дә битараф калдыра алмый: яшь актёрларның оста итеп рольгә керүе, монологлар сөйләве, шаяруы күзгә генә түгел, күңелгә дә рәхәтлек бирә. Гадәттә, ул елларда яшьләрнең ничек яшәве, укуы, кемнәр белән аралашуы, нәрсәләр белән кызыксынуы турында без әби-бабаларыбыздан ишетеп кенә беләбез. Фильмда ул чор кыз-егетләренең вакыт-вакыт безгә дә охшап куюларын күрәбез: кайчак дәресләргә әзерләнми килү, хәйләкәрлек белән укытучыларны ышандырырга теләү, дуслар белән шаяру...

Кичә шулай, фильм барышында, залны күзәттем. Күпләп студент, мәктәп укучылары җыелганына игътибар иттем. Экран сүнеп, залда утлар янганчы, алар башка бернәрсәгә дә бүленмәде. Кызык мизгелләрдә көлүләре, җитди монолог вакытында тын калып утырулары сөендерде. Димәк, классик әдәбиятны фильм аша хәзерге заман яшьләренә җиткереп була.

Актёрларга килгәндә, биредә Ирек Хафизов, Булат Гатауллин, Рөстәм Гайзуллин, Зөлфәт Зиннуров, шулай ук Казан театр училищесы студентлары да катнашкан булып чыкты. Зөлфәт Зиннуров фильмның кайбер серләре белән уртаклашты. Аның сүзләренчә, кастингка килгәндә, ул бик дулкынланган, ә фильмга төшәр алдыннан махсус берничә көн кырынмаган, чәчен кисмәгән. Шулай ук, төшерү көне килеп җиткәч, тырнак, бармак аралары балчыклы булсын өчен, җир тырнаган.

Автор ролен Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Булат Гатауллин башкара. Шунысы кызык: Булатны Мөхәммәт Мәһдиевның яшь чагына ошатучылар күп икән. Булат фильмда гына уйнап калмый, аның тавышы кадр артында да кулланыла.

«Бу – зур җаваплылык. Фильмны төшергәндә бер төрле борчылсаң, кадр артындагы тавышны яздырганда – башкача. Тавышландыру – иң авыр эшләрнең берсе. Фильмның башыннан ахырына кадәр синең тавыш булгач, тамашачы арымасмы дигән уйлар да килә», – дип бүлеште Булат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев