Логотип Идель
Бу – тема!

БЕРЕНЧЕ РАМАЗАНЫМ

Әлхәмдулилләһ, Аллаһтан безгә бүләк итеп бирелгән Рамазан ае да якынлашып килә. Ураза – олуг нигъмәт. Ул безгә нәфесебезне җиңәргә, күңелләребезне пакьләргә һәм иң мөһиме – Аллаһка якынаерга ярдәм итә.

Ураза ул – «әс-саум», ягъни «тыелу» дигән сүз. Без бер ай буе Аллаһ ризалыгы өчен ният кылып, таң атканнан алып, кояш батканчыга кадәр судан, ризыктан тыелып торырга, бары изгелекләр эшләргә тиешбез. Кем өчендер ризыктан тыелып тору бик җиңел булырга мөмкин, әмма хәрәмнән, гайбәт сүзләрдән, ялганнан тыелып тормасаң, ач торып кына ураза кабул ителмәскә мөмкин.

Балигь яшеңә җиткәч, һәрбер сәламәт кешегә ураза тоту фарыз була.

Мин үзем баштарак: “Ай буе ураза тота алырмын микән?!” – дип, гел борчыла идем. Ләкин Рамазан ае башлангач, ул уйлар бөтенләй юкка чыга, чөнки Аллаһ Тәгалә шулкадәр җиңеллек бирә: бу бер могҗиза кебек. Аны үзе ураза тоткан кеше генә татый ала.

Дөрестән дә, бары тик Аллаһ риза булсын өчен ашау-эчүдән тыелабыз икән, ничек инде Аллаһ Тәгалә шул колына авырлык бирсен, ди? Аллаһ Тәгалә безгә көчебез җитмәгәнне йөкләми, көчебез җиткәнне генә йөкли. Аллаһ синнән риза икән, аннан да зур бәхет юк.

Бервакыт Рамазан аенда миңа дустым кулындагы тәмле суын суза: “Белсәң иде, нинди тәмле! Бер генә булса да йотып кара инде”, – ди. Ә мин аңа, үзем дә сизмәстән: “Минеке тәмлерәк”, – дип җавап кайтардым. Бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып биргәч, ул да икенче көнне минем белән ураза тотты. Әйе шул, Аллаһ ризалыгы өчен ураза тотудан да тәмлерәк әйбер юк икән Җир шарында.

Хәтеремдә, миңа әле анда 7 яшь кенә иде. Ураза тоту фарыз түгел әле. Ләкин әни белән һәркөн сәхәр ашап уразага керә идем дә, көн уртасы җиткәч, түзә алмыйча, туйганчы су эчә идем. Эчеп бетергәч, үкереп елый идем: “Ник эчтем инде?!” дип. Ә кечкенә сеңлем 2-3 сәгать саен утырып ашый иде. Ашарга утырган саен: “Әни, менә хәзер ашыйм да аннары ураза тота башлыйм”, – дия иде.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: көннәр озын, кызу дип куркып торырга кирәкми. Иң мөһиме: уразага Аллаһ ризалыгы өчен керергә кирәк. Ниятең чын күңелдән булса, сиңа 20 сәгать 2 сәгать кебек кенә тыелырга мөмкин. Тагын бер киңәшем: әгәр авыр була башласа, Сомалидагы балаларны күз алдына китерегез. Аларның туйганчы ашау түгел, эчәргә чиста сулары да юк. Айлар, еллар буе ач торалар. Ә без бары тик берничә сәгать кенә ашамыйча торабыз да, аннары җаныбыз нәрсә теләсә, шуны ашыйбыз. Ә кайбер кешеләр ризыклары булса да, ашый алмыйлар, тамакларыннан үтми. Шуңа күрә Аллаһның безгә биргән нигъмәтләренә рәхмәт әйтеп, сөенә-сөенә, уразага керергә кирәк.

Динара Федотова

"Ялкын" архивыннан, май, 2017 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев