Логотип Идель
Бу – тема!

БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ: КЕМДӘ НИЧЕК?

Гладиолуслардан гөлләмә, йокылы балалар, кулына җиз кыңгырау тоткан беренче сыйныф кызы һәм, әлбәттә инде, тантаналы линейка! Россиядә беренче сентябрьнең шулайрак үтүе берәүгә дә сер түгел.Ә башка илләрдә ничек икән? Әлеге язмада башка илләрдә укуның беренче көне һәм, гомумән, уку барышы турында кызыклы фактлар белән танышырга мөмкин!

Элек союздаш булган илләрдә, мәсәлән, хәлләр бездәге кебегрәк: укуның беренче көне нәкъ бездәгечә бәйрәм ителә.

Финляндия


Беренче сыйныфка: 7 яшьтән.
Яңа уку елы башлана:  август уртасы.
Уку елы тәмамлана:  июньнең беренче шимбәсе.


Финляндиядә уку елы башлануның төгәл датасы юк. Август уртасы икәне генә билгеле. Аның быел нәкъ менә кайсы көндә булуын электрон көндәлекләргә кереп карарга мөмкин. Шул ук вакытта әлеге дата төрле мәктәптә төрлечә дә булырга мөмкин. Әлеге илдә форма дигән төшенчә шулай ук юк. Июньнең беренче шимбәсендә дәресләр инде тәмамланган була, әмма барлык укучылар да мәктәпкә килә, чөнки бу көнне укытучы аларны уку елының тәмамлануы белән котлый, нәтиҗәләр ясый һәм һәрберсенә еллык аттестат тапшыра. Әлеге шимбәдә укытучыларга чәчәк бүләк итү гадәте бар. Чара ахырына кече сыйныф укучыларына туңдырма өләшәләр.

Швеция


Беренче сыйныфка: 7 яшьтән.
Яңа уку елы башлана:  август уртасы.
Уку елы тәмамлана:  июнь уртасы.


Швециядә каникуллар нибары 8 атна (2 ай) гына дәвам итә. Яңа уку елы башланган көнне һәр мәктәп үзе билгели. Беренче көнне уку юк: укучылар яңа сыйныфташлары һәм җәдвал (расписание) белән таныша. Бу көнне мәктәп ишегалдын чәчәкләр белән бизиләр.

Беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре балалары белән берлектә укуның беренче көннәрен мәктәптә уздыра.

Яңа Зеландия


Беренче сыйныфка: 5 яшьтән.
Яңа уку елы башлана:  гыйнвар–февраль
Уку елы тәмамлана:  декабрь башы.


Яңа Зеландиядә уку елы гыйнвар ахыры, февраль башларында башланып, декабрьдә тәмамлана. Каникул 5-7 атна дәвам итә.

Кайбер мәктәпләрдә яңа уку елы пофири тантанасы белән уздырыла. Аның төп үзенчәлеге шуннан гыйбарәт: биредә маори халкын (Яңа Зеландяинең җирле халкы) сәламлиләр.

Кече мәктәптә (биредә 3 мәктәп аерылып чыгарыла: кече, урта, югары) укытучы ел саен алышынып тора. Гадәттә, балларны мәктпкә 5 яшь тулганнан соң, туган көннең икенче көнендә алып киләләр. Чәчәк бүләк итү дигән нәрсә юк, булса да, аны уку елы тәмаланганда гына бирәләр.

Израиль


Беренче сыйныфка: 6 яшьтән.
Яңа уку елы башлана:  1 сентябрь
Уку елы тәмамлана:  июнь ахыры.


Еш кына укытучыларның баш күтәрүе сәбәпле, 1 сентябрьдә мәктәп эшләми. Әгәр барысы да яхшы булса, укучылар мәктәпкә җыйнала, формадан килү дигән нәрсә юк: кем ничек тели, шулай киенә.Укытучыларны югары сыйыф укучыларыннан аеру кыен: алар өчен дә киенүгә артык зур таләпләр юк. Кагыйдә буларак, уку елы башланып, бер-ике атна үтүгә, яңадан төрле дәйрәмнәр башлана һәм укулар вакытлыча туктатыла.

Япония


Беренче сыйныфка: 6-7 яшьтән.
Яңа уку елы башлана:  апрельдән
Уку елы тәмамлана:  март.


Яңа уку елы сакура чәчкә аткан вакытта – апрельдә башлана. Балалар 20 июльгә кадәр укый, аннан сентябрьгә кадәр ял итә.

Япониядә кече, урта һәм югары мәктәпләр бар. Аларның һәрберсенә укырга кергәндә һәм аларны тәмамлаганда тантаналы чаралар уздырыла. Барысы да милли гимны һәм мәктәп гимнын җырлый.

Яңа уку елы мөбарәк булсын, “Ялкын”лы дустыбыз! Аны да уңышлы тәмамларга насыйп булсын. Шатлык-сөенечләргә, күңелле мизгелләргә бай булсын ул! ?❤


Зилә САБИТОВА 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев