Логотип Идель
Бу – тема!

БЕЛӘЗЕГЕМ-ЙӨЗЕГЕМ...

Игътибар иткәнегез бармы икән, безгә башка кешеләрнең хис-кичерешләрен, кәефләрен сиземләве, аңлавы кыенрак, хәтта алар синең якыннарың булса да... Нинди анда башкалар, үзеңне дә аңлап булмый кайчак!

Галимнәр исә, кешеләр арасындагы бу аңлашылмаучанлыкка нокта куярга уйлыйлар. Ничекме? Барысы да без уйлаганнан да гади: кәефне күрсәтүче беләзек. Әлеге җайланма депрессия-стресс, борчу белән азапланучы кешеләргә ярдәмгә киләчәк, хис-кичерешләрне контрольдә тотарга булышачак, дип фаразлый белгечләр.

Төсләрен үзгәртүче әлеге беләзекләр кулланучының хис-кичерешләренә карап вибродулкыннар чыгаралар, җылыналар һәм беләзек сөяген кысалар икән. Бу күренеш исә кешеләргә эмоциональ халәтләрен контрольдә тотарга ярдәм итәчәк, дип ассызыклый галимнәр.

“Хисләребезне танып-белү һәм аларны контрольдә тоту күп кешеләргә бик авырдан бирелә, моның өчен осталык кирәк”, - ди серле аксессуарны уйлап табучы галимнәрнең берсе Мөһәммәд Умайр.



Беләзекнең барлык сере тән температурасы үзгәрү сәбәпле  төсләрен  алмаштыручы  термохром тукымаларда һәм беләзек сөяген кыса торган яки күзәнәкләргә вибродулкыннар җибәрүче  механизмда яшерелгән. Әлеге җайланманы сынап караганда беләзек 16 сәгать эчендә 4тән алып 8 тапкырга кадәр үз төсен үзгәрткән. Бу күренеш  уен, эш, аралашу, фильм карау, көлү, курку һәм борчылу кебек гадәти вакыйгалар вакытында күзәтелгән.

“Әлеге шәхси җайланмаларны куллану акыл һәм тән арасында ныклы күпер булдырырга ярдәм итәчәк. Шулай  ук кешеләргә үзләрен генә түгел, башкаларны да аңларга җиңел булачак. Кыйбат булмаган бу гади беләзек психик үзгәрүләрне төгәл күрсәтәчәк” , - дип белдерә Мөһәммәд Умайр.

Кызык, әгәр бу җайланма Россиядә дә таралса ничегрәк булыр идеме икән? Дустым, ә син үзең тагып йөрер идеңме мондый серле беләзекне?

Илүзә КАСЫЙМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев