Логотип Идель
Бу – тема!

«БАШЫНДА ҺӘМ ТОРМЫШЫНДА ХАОС ЮК»: АКЫЛ ИЯЛӘРЕНЕҢ ГАДӘТЛӘРЕ

Көндәлек тормышта үзең артыннан күзәтеп карарга киңәш итәбез. Ни өченме? Ә бәлки синдә даһилек яшерелгәндер. Акыл ияләрен берничә гадәт буенча гына да ачыклап булганын белә идеңме? Сиңа үзеңне тикшереп карарга тәкъдим итәбез.

Кемдер математика фәнендә көчле, кемдер физика белән дус, ә кемдер сәнгатьне яхшы белә, мәдәният белән таныш, әмма аңа көнкүрешен көйләү авыр бирелә һәм үткенлек җитеп бетми. Болар гына даһилек  күрсәткече булып саналмый. Беләсең килсә, акыл иясенә түбәндәге сыйфатлар хас:

– мәгълүмат белән эшли белү, логик элемтәләр кору;

– даими рәвештә яңа белем үзләштерүгә тартылу;

– катлаулы конструкцияләр һәм системалар белән эшләргә сәләтле булу;

– башыңда һәм тормышыңда хаос булмау, тәртип ярату.

Я, үзеңдә шушы билгеләрне таптыңмы? Тапмасаң,тагын тырышып карыйк.  

Син һәрвакыт үзең өчен вакыт табасың

Очрашырга һәм вакытны күңелле компаниядә үткәрергә дигән тәкъдимнәр булса да, син үз-үзеңә вәгъдә иткәнне башкарасың, үзең өчен вакытны бүлеп бирәсең.

Кеше фикеренә колак салмыйсың

Син бу нәрсә уйлар икән, дип борчылып ятмыйсың. Бу гомумтанылган кагыйдәләрне бозасың һәм үзеңне эгоист булып күрсәтәсең дигән сүз түгел. Эш үзбәядә: үз-үзен дөрес бәяләгән кеше чит фикерләргә бәйле булмый. Кыскасы, акыл иясе әйләнә-тирәдә кем һәм нәрсә генә эшләсә дә, алар артыннан йөгерми.

Син үзеңне дорфа тотмыйсың

Мондый кеше беркайчан да дөньяны кара һәм акка бүлмәячәк. Акыл иясе ультиматумнар куймый, әңгәмәдәшне тәнкыйтьләми һәм үз фикерен генә дөрес дип санамый. Акыллы кешеләр һәрвакыт үз фикерен җиткерер өчен, кирәкле гыйбарәләр таба һәм башкаларның фикеренә хөрмәт белән карый.

Гадәти булмаган ял яратасың

Сине актив һәм кызыклы күңел ачулар кызыксындыра, әмма алар билгеле бер күнекмәләр һәм көч таләп итә. Квестлар, квизлар, командалы спорт төрләре, тауга менү, сәяхәтләр һәм башка бик күп нәрсәләр акыллы кешегә тәҗрибә җыярга булыша. 

Уникаль пространство тудырасың

Иҗат кешесе, гадәттә, хаос ярата. Акыл ияләренең тирә-ягында беркайчан да хаос та, җентеклелек тә булмаячак. Акыл иясенең төп аермасы: ул үз ихтыяҗы өчен уникаль шартлар тудыра. Ягъни еш кына оригиналь, гадәти булмаган әйберләр белән тирә-ягын «бизи».

Бәяләр берни түгел

Акыл иясе лейблларга һәм бәяләргә битараф карый. Аның өчен кыйммәт булган саен, текәрәк күренәсең, дигән принцип юк. Әгәр аңа нәрсәдер ошамаса, ул аны, нинди генә танылган кеше эше булмасын, кулланмаячак һәм сатып алмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев