Логотип Идель
Бу – тема!

БАШ МИЕНӘ "РАСТИШКА"

Виргиния Университеты галимнәре 27 яшькә кешенең баш мие начаррак эшли башлавын, ә 37 гә җиткәндә хәтер начарлануын ачыклаган. Бүген без синең белән баш миеңне саклар һәм яклар өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында сөйләшербез.

1. Күбрәк укы. Укыган китабың катлаулы булган саен яхшырак. Озын, катлаулы җөмлә, төзелмәләр, сирәк кулланыла торган сүзләр, бигрәк тә шигырьләр баш миең өчен “Растишка” ролен үтәр.

2. Бармакларың белән өстәлгә суккала. Тагын да яхшырагы – тыңлаган музыкаң тактына кушылып бармакларын белән өстәлгә суккала, кулларың белән как. Галимнәр фикеренчә, тактны тоярга өйрәнү баш миенә яхшы йогынты ясый.

3. Классик музыка тыңла. Моцартны тыңласаң, бигрәк тә яхшы. 1995 елда Френсис Раушер исемле психолог 30 тычканны бер бүлмәгә җыя. 2 ай дәвамында анда вакыты-вакыты белән классик музыка яңгыратыла. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, тычканнар яхшы бии башлау белән беррәттән, лабиринт аша тизрәк үтә башлаганнар, ә шушы вакыт эчендә тынычлыкта яшәгән тычканнарда мондый алга китеш күзәтелмәгән.

4. Хәтереңне яхшырту өчен күнегүләр башкар. Мәсәлән, кибеткә барыр алдыннан исемлек төзе һәм шул исемлектәге продуктларны алыр өчен кибетнең кайсы бүлекләре аша үтәчәгеңне күз алдыңнан үткәр, касса янында чират торганда алган әйберләрең өчен күпме акча түләячәгеңне санап кара. Санаган сумма дөреслеккә туры килсә, шпинат алып аша: ул хәтерне яхшырта.

5. Көн дә шигырь ятла. Нинди эчтәлектә булуы мөһим түгел, шигырь ятланган булуы мөһим.

6. Шахмат, шашка, покер уйна. Бу уеннар фикерләү сәләтен үстерә, мөһим карарларны тиз һәм дөрес кабул итәргә күнектерә.

7. Баш миеңне дөрес тукландыр. Әстерхан чикләвеге, балык, кабак симәнкесе, шпинат, шалфей “акыл”ыңны үстерү өчен яхшы ашамлыклар булыр.

8. Әңгәмәдәшеңнең киләсе сүзен алдан белергә тырышып кара.

9. Үз блогыңны ач. Көн дәвамында булган вакыйгалар турында сөйләп, син үз фикереңне аңлаешлы һәм дөрес итеп әйтергә өйрәнү белән беррәттән, һәрдаим яңа темалар турында уйланып йөриячәксең.

10. Кроссвордлар чиш, ул баш миен эшләтеп җибәрү өчен менә дигән чара булыр.

11. Чит телләр өйрән. Галимнәр раслаганча, берничә чит тел белгән кешеләр бер төрле эштән икенчесенә җайлы күчә.

12. Вакытыңны бушка уздырма. Вконтактеда кызык фотосурәтләр карап утырганчы Википедияне ачып берәр мәкалә укы ?

13. Урамда йөр, саф һава сула.

14. Баш миеңне ял иттер. Һәр сәгать саен эштән бүленеп, физик күнегүләр яса, йә булмаса йөреп ал.

15. Йокыңны туйдыр. Йокы вакытында кеше көн дәвамында җыелган мәгълүматны эшкәртә, билгеле бер нәтиҗәләр ясый.

16. Яңа төр эш белән шөгыльләнә башла. Моңарчы эшләмәгән эшне эшләү баш мие өчен менә дигән күнегү булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев