Логотип Идель
Бу – тема!

«BARUDI»: ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОНЛАЙН-ТЕСТТА БӨТЕН ДӨНЬЯ КАТНАШАЧАК

Татар телен никадәр яхшы итеп белүеңне хәзер интернет аша тикшереп була. 1 сәгать эчендә он-лайн тест узгач, сиңа компьютер үзе билге куя. Әлеге контроль эшне бер үк вакытта дөньяның төрле илләрендә язачаклар.

Шул уңайдан, КФУның Мәгълүмати технология һәм мәгълүмати системалар югары мәктәбе һәм Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты халыкара проект башлап җибәрә. Алар бергәләшеп, 26 майда «Barudi» дип аталган бөтендөнья контроль эшен оештыра.



Быел Татарстанның Диния нәзарәте 2017 елны Галимҗан Баруди елы, дип игълан итте. Шуңа да татар теле буенча II Бөтендөнья контроль эше бу шәхеснең 160-еллыгына багышланачак. Бөек татар галиме-дин белгече, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, мөгаллим, мөфти Галимҗан Баруди 1857 елда туган.

Былтыр татар теле буенча он-лайн рәвештәге беренче контроль эш бөек Тукайган багышланган иде. Андагы сораулар да чагыштырмача җиңел булды. Биремнәр арасында бөек шагыйрьнең биографиясенә, аның әсәрләренә багышланганнары да бар иде.

– Әлбәттә, Барудины, Тукайны белгән кебек, күп кеше белми. Ләкин безнең контроль эшнең төп максаты – татарның танылган шәхесләрен киң җәмәгатьчелеккә таныту. Шуңа Тукай белән генә чикләнмичә, быел Барудины алырга булдык. Киләчәктә башка танылган шәхесләребез турында да сынаулар эшләрбез, дип уйлыйбыз, – дип сөйләде татар теле буенча II Бөтендөнья контроль эшен оештыручыларның берсе, Япониянең Цукуба шәһәрендә белем алучы Азат Кашапов.

Былтыр бөтен дөнья буенча уздырылган контроль эштә 10 меңнән артык кеше теркәлгән иде. Алар арасында Россиянең төбәкләреннән дә, чит илләрдән дә катнашучылар да күп булган. Япония, АКШ, Европа, БДБ илләреннән дь бик теләп катнашканнар. Быел да аларның саны күп булыр, дип өметләнәләр. Татар теле буенча тест язарга татар эстрадасы җырчылары, блогерлар да кушылачак.

Контроль эш берничә биремне күздә тота:
1. Галимҗан Баруди турында татар телен белүгә корылган текст;

2. Галимҗан Баруди тормышына бәйле тесты;

3. «Галимҗан Баруди тормышы картасы» дип аталган белем бирү-танып белү бонус-туры.

Өченче пунктны эшләү мәҗбүри түгел. Аның баллары да контроль эш билгесенә йогынты ясамаячак. Ләкин шуның ярдәмендә карта буенча карап, тестта нинди сорауларга дөрес җавап бирмәгәнеңне ачыклап була.

Контроль эшне язар өчен tattest.ru сайтында теркәлергә кирәк. Анда исем-фамилияң, электрон почтаң адресы, серсүзеңне язарга онытма. Аннан соң почтаңа тест турында мәгълүмат киләчәк. Тестны планшеттамы, компьютерданмы – теләсә нинди җайланмадан башкарып булачак. Хәзерге вакытта сайтта сынау тесты урнаштырылган. 13 сорауны үз эченә алган бу тесны узып, 26 майда нинди сораулар булачагын чамалап була.

Контроль эшне тәмамлаганнан соң, шунда ук үзеңнең нәтиҗәңне белеп булачак. Экранда электрон сертификат пәйда була. Анда исем-фамилияң, балларыңны да күреп булачак.

Быел контроль эшне офф-лайн реҗимда да, ягъни КФУның 2нче бинасына (15нче кат) килеп тә, язып булачак. Оештыручылар монда абитуриентларны көтеп калалар. Бәлки монда инде тестны иң яхшы итеп язучыларны аерым билгеләп үтәрләр.

 
Нәрсә: татар теле буенча «Barudi» II Бөтендөнья контроль эше

Кайда: интернет челтәрендә

Кайчан: 26 май көнне 00:00 – 23:59 аралыгында

 

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев