Логотип Идель
Бу – тема!

БАНК ШАЛТЫРАТАМЫ, ӘЛЛӘ МОШЕННИКМЫ?

Бүген телефон трубкасын алырга да куркыныч. Минут саен ят номерларның шалтыратуы күңелгә шом сала. Трубканы алмас идең, уку яки эш буенча кирәкле кеше булып куюы бар. Алсаң, “Сезгә генә махсус тәкъдим бар”, дигән колакка токмач элүче булып чыга. Соңгы арада мошенниклар банк картасындагы акчаларны урлау буенча яңа төр явызлык уйлап тапкан. Ничек бу капкынга эләкмәскә?


21 гасыр мошенниклары шулкадәр остарды ки, алар банкларның кайнар линиясе рәсми номерларын алдап ясарга өйрәнде. Хәзер мондый кәкре каенга терәтүчеләр социаль инженерия (техник чарадан башка кеше гамәлләре белән идарә итү) ярдәмендә кешедән конфиденциаль мәгълүматны ала. Шул рәвешле кешене акчадан колак кактыра. Мондый мошенникларны ничек танып алырга соң?

Ничек эшлиләр?


Еш кына телефон мошенниклары төнлә яки иртән шалтырата. Нәкъ менә бу вакытта, телефоннан сөйләшкәндә, кешегә ориентирлашу кыен була. Җитмәсә, телефонда сиңа шалтыра торган номер банкның рәсми номеры булып чыга.

Моңа өстәп, үзен банк хезмәткәре дип таныштырган кеше сиңа исем, әтиеңнең исеме белән дәшә. Хәтта карта номерыңны һәм аның кайчанга кадәр гамәлдә булуын әйтеп бирә ала. Гадәттә, мондый мәгълүматны мошенниклар алдан әзерләп куя.

Мошенник банк картасында булган шикле операция турында хәбәр итә. Янәсе, бу проблема клиент тарафыннан тиз генә хәл ителергә тиеш. Шалтыратучы кеше тиз һәм үз-үзенә ышанып сөйләшә, профессиональ терминнар куллана. Хәтта трубканың теге ягында call-центрда эшләүче кешеләрнең тавышлары да ишетелеп китергә мөмкин. Шул ук вакытта мошенниклар кешене ашыктыра, куркыта, аның хисләре белән уйный, әллә нинди куркыныч хәл, дип ышандыра.

Мисал өчен, алдакчылар сезнең картадан билгесез затлар зур суммада акча алырга телиләр, дип хәбәр итә. Янәсе, аны туктатыр өчен карта мәгълүматын (ПИН-код яки СМС аша килгән пароль) хәбәр итәргә кирәк. Әгәр кеше икеләнә яки кырт кисә икән, аның картадагы бөтен акча юкка чыгачак, дип куркыта башлыйлар. Әгәр син бөтен мәгълүматны биргәнсең икән, мошенниклар исәп-хисаптагы бөтен акчаны минуты-секунды белән салдырачак.

Үзеңне ничек тотарга?



  • Шалтыратучы кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен, банк бүлекчәсенең исемен сора һәм трубканы куй.

  • Беркайчан да ул номерга кире шалтыратма.

  • Банк картасында язылган кайнар линиянең номерын үзең җыеп шалтырат. Мондый шалтырату килгәнлеге турында хәбәр ит. Банкта моны теркәп, аларның мошенник булу-булмаувын билгеләп куячаклар.

  • Паникага бирелмә һәм ашыкма. Әгәр банк шикле операция булганын ачыкласа, ул аны үзе шунда ук ике тәүлеккә туктатачак. Шушы вакыт эчендә син операцияне раслый, йә аннан баш тарта аласың. Әлеге карарны 48 сәгать эчендә кабул итәргә кирәк. Әгәр бер нәрсә дә эшләмәсәң, банк автомат рәвештә блокировканы ала һәм операция узган булып санала.

  • Нинди генә сүзгә дә карамастан, беркемгә шәхси мәгълүмат, карта реквизитыы, CVC/CVV-код, ПИН-код, СМС аша килгән парольне әйтмә. Код сүзен (кодовое слово), бары тик банкка үзең шалтыратканда гына, әйтергә мөмкин.

  • Акчаңны мошенниклардан саклар өчен, таныш булмаган номерга кире шалтыратма, СМС язма, “банктан” килгән СМСка сылтамасына кермә.

  • Аңлашылмый торган ситуация була калса, банкның кайнар линиясенә шалтырат һәм барлык сорауны операторга юлла.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев