Логотип Идель
Бу – тема!

"БАЛАЛЫ СОЛЯНКА": ИХЛАС ҺӘМ САМИМИ БӘЙРӘМ /ВИДЕО/

Быел да «УНИКС» концертлар залы сәхнәсендә «Балалы солянка» концерт программасы үз кочагына 200ләп баланы җыйды. Зал да, сәхнә дә шыгрым тулган иде. Татар җырчыларының гаилә нечкәлекләре күпләрне кызыксындыра, күрәсең. Чыннан да, балалары блелән чыгыш ясаучы артистлар халык өчен башка яктан ачыла бит.

Чараның авторы, сценаристы һәм төп режиссеры — Гөлназ Сәфәрова, ә алып баручысы — Рамил Шәрәпов иде. Аңа нәни алып баручылар — Әнвәр, Ләйлә Таишевлар, Альфир Зиннәтуллин, Фәридә Гатина, Айдан Мухин, Зәлия Зиннурова — ярдәмгә килеп, сәхнәгә артистларны чакырышып тордылар.

[embed]https://youtu.be/CtlLBGjHvTk[/embed]

Эстрадабызның мәңге яшь җырчысы Хәмдүнә Тимергалиева мондый форматтагы чараларны кирәк дип саный:

— Безнең татар артистлары төпле. Гел кеше күзе алдында булганнар кеше сүзенә дучар була. Юк кына нәрсәне дә зурайтып, күпертеп сөйләргә ярата халык. Аннан шул «чүп» артистка озак вакыт ияреп йөри әле. Ә бит безнең артистлар җилбәзәк түгел: алар күбесе гаиләле, итәк тутырып бала үстерәләр, тәрбиялиләр, әти-әниләрен кадер-хөрмәттә яшәтәләр, эшләрен алып баралар. Мондый чаралар халыкка артистларның да гадәти кеше тормышы белән яшәвен, тырнак астыннан кер эзләүнең бөтенләй дә кирәкмәвен күрсәтә. Мин үзем «Балала солянка»ны аеруча яратам. Шулкадәр дә ихлас, самими үтә ул, чөнки.

Концерттан фотоларны монда карый аласыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев