Логотип Идель
Бу – тема!

BACK TO SCHOOL: ЯГЪНИ МӘКТӘПКӘ МИЛЛИОН СУМ ТУЗДЫРМЫЙЧА НИЧЕК ҖЫЕНЫРГА?

Мәктәптә укыганда август аен Ютубта “back to school”, ягъни мәктәпкә канцелярия, киемнәр һәм башка кирәк-ярак алу турында видеолар карап уздыра идем. Ул блогерларның күбесе Мәскәүдә яисә башка зур шәһәрләрдә яшиләр иде, шуңа күрә дә ала торган әйберләре затлы, кыйммәтле һәм бик матур иде. Әлмәт районының бер авылында яшәүче кыз өчен бу видеолар илһам чыганагы да, күз яшьләре чыганагы да иде. Чөнки ул әйберләрнең 90% мин ала алмый идем. Шөкер, бүгенге көндә маркетплейслар, төрле кесәгә туры килгән кибетләр һәм мәктәпкә миллион сум акча туздырмыйча гына әзерләнү турында лайфхаклар бик күп. Сезнең белән аларның иң текәләре белән бүлешәм. Киттек!

  1. Узган еллардан калган канцеляриеңны кара

Еш кына күп дәфтәрләр, ручка-карандашлар һәм башка әйберләр кала, аеруча алар уку елы азагында алынган була. Менә шуларны җыеп, туплап, караштыргалап куегыз

  1. Кибеткә барганчы исемлек төзе

Еш кына кибеткә барганда кирәк булмаган “матур” әйберләрне күреп, күзләребез чуала. Ә махсус исемлек төзеп, хәтта референслар әзерләп барсагыз, кибеттә вакытыгыз азрак узачак. Гомумән, нәрсә алырга кирәклеген белү психологик яктан да җиңел.

  1. Маркетплейслардан кара

Маркетплейслар заманында яшибез. Теләсә нинди әйбергә заказ ясап, аны берничә көн эчендә алырга мөмкин. Шуңа күрә мәктәпкә кирәк-яракны шуннан гына алып була. Махсус фильтрларда “иң түбән бәядән башлап” дигәнне сайласагыз, ул сезгә иң очсыз товарлардан башлап, үзегезгә кулай бәягә кадәр тәкъдим итәчәк. Анда инде сез сәгатьләр буе сайлана аласыз. Шулай да вакытыгызны бераз сарыф итеп, офлайн һәм онлайн сатып алуны чагыштырырга киңәш итәм. Марктплейсларда еш кына кайбер әйберләр бераз кыйммәтрәк була, иң уңайлы бәягә аласыгыз килсә, игътибарлы булыгыз.

  1. Башкаларның фикере  мөһим түгел

Еш кына мәктәп укучылары “минем канцелярия, киемнәрем башкалардан яхшырак булырга һәм аерылып торырга тиеш”, яисә “башкалар нәрсә әйтер, аларныкы бит яхшырак, кыйммәтрәк” дигән фикер белән яшиләр. Бу бер дә дөрес түгел! Бу очракта үзеңне башкалар белән чагыштыру яхшыга китерми. Әйбер сайлаганда иң мөһим пунктлар - аның сиңа ошавы һәм уңайлы булуы. Шуңа беренче чиратта үзегезне һәм теләкләрегезне тыңлагыз.

  1. Кул белән эшләнгән әйберләр - тренд

Мин укыганда дәфтәр тышлыкларын үзем бизи идем. Интернетта үземә ошаган рәсемнәрне чыгартып, иң очсыз дәфтәрләргә ябыштыра идем. Бәя ягыннан да ул кыйммәтле дәфтәрләрдән шактый түбәнрәк чыга иде. Сез дә үзегезнең кумирыгыз, яраткан сериалыгыз һәм башка яраткан сурәтләрне чыгартып, дәфтәрләрегезне бизи аласыз. Монда инде сезгә фантазия һәм иҗат иреге бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев