Логотип Идель
Бу – тема!

БӘЙГЕ: “ИҢ ГҮЗӘЛ УКЫТУЧЫ” /ТАВЫШ БИРҮ/

Сәлам, дустым. 8нче март алдыннан гүзәл затларыбызны куандырыйк әле. “Иң гүзәл укытучы” бәйгесендә катнашкан укытучыларыбыз өчен тавыш бирик!

“ИҢ ГҮЗӘЛ УКЫТУЧЫ” кайсы мәктәптә эшли икән?! «Ялкын» журналы версиясе буенча Татарстанның иң гүзәл укытучы апасын бергәләп сайлыйк. Бөтен мәктәп, авыл, район, шәһәр җирлеге белән тавыш бирергә онытмагыз.


Җиңүче гүзәл затыбыз 11нче март көнне билгеләнәчәк.

Киттекме?

ТАВЫШ БИРҮ:








1. Хафизова Айгөл Илсур кызы - Казан шәһәренең 144нче мәктәбе укытучысы




Хафизова Айгөл Казанның 144нче мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыта. Уку йортын тәмамлауга, мәктәпкә эшкә урнаша һәм эшли башлаганына быел 4 ел була. Шушы кыска вакыт эчендә Айгөл Илсур кызы төрле бәйгеләрдә катнашты, чыгарылыш сыйныфларын имтиханнарга әзерләде, укучылары Бөтенроссия бәйгеләрендә урыннар яулады, шулай ук "Ел укытучысы-2019" бәйгесенең район этабында "Иң яхшы класс җитәкчесе" номинациясендә 3 урынга лаеклы дип табылды. Быел Айгөл класс җитәкчесе буларак, беренче чыгарылышын озатачак.




2. Насипова Гүзәл Шәйхетдин кызы - Азнакай шәһәре гимназиясе укытучысы




"Минем беренче укытучым - Насипова Гүзәл Шәйхетдин кызы. Ул - Азнакай шәһәре гимназиясенең иң гүзәл укытучысы. Ни өчен дисезме? Табигать аңа матурлыкны аның олы йөрәге, киң күңеле аша өеп биргән. Ул безне бик игътибар белән тыңлый, юмор хисенә ия, актив, белемле, иҗади, намуслы, зирәк, кайгыртучан, пөхтә. Ике ул тәрбияләүче әни, улларына булган мәхәббәте аның изге йөрәге аша безгә дә күчә. Без аның белән сәнгатьле итеп укырга, матур итеп язарга, рәсем ясарга, кул эшләре эшләргә өйрәнәбез. Укытучымның һәрбер дәресе кызыклы да, мавыктыргыч та үтә. Аны тыңлаган саен, тыңлыйсы гына килеп тора. Мин аны бик хөрмәт итәм", - дип язган безгә хатта Азнакай шәһәре гимназиясенең 1б сыйныфы укучысы Искәндәр Шәмсиев.




3. Сафиуллина Фирзалия Хәлил кызы - Кукмара районы «К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе» укытучысы







4. Димитриева Ләйсән Индус кызы - Саба районы Эзмә мәктәбе укытучысы







5. Хәсәнова Эльмира Илсур кызы - Арча районы Түбән Аты мәктәбе укытучысы




"Кызыклы бәйгеләр оештыруыгыз өчен рәхмәт, - дип язалар безгә Түбән Аты мәктәбе укытучылары һәм укучылары. Һәм “Иң гүзәл укытучы” бәйгесендә алар үзләренең рус теле һәм әдәбияты укытучылары - Хәсәнова Эльмира Илсур кызы җиңәргә тиеш, дип саный.





6. Сафина Алсу Камил кызы - Казанның 129нчы мәктәбе укытучысы




Сафина Алсу Камилевна Казанның 129нчы урта мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшли. "Аның мине беренче тапкыр каршы алуы бүгенгедәй хәтеремдә. Әйткән сүзләре  әле дә колагымда яңгырап тора: “Исәнме, матурым”. Ул − бик әйбәт укытучы. Гадел һәм түземле, тыныч һәм ягымлы. Безне ярата һәм безнең әйбәт булуыбызны тели. Безнең уңышларга сөенә, кайгыларыбызны уртаклаша. Дәресләрне дә бик күңелле итеп үткәрә ул. Аңламаган темаларны кат-кат аңлатырга да вакытын кызганмый. Аның белмәгән нәрсәсе юк, бөтен сорауларга да җавап таба. Һәрберебезнең хәленә керә белә", - дип яза 2В сыйныф укучысы Әминә Ибраева.




7. Әхмәтханова Рүзилә Фирдинанд кызы - Әтнә районы Олы Мәңгәр мәктәбе укытучысы




Әхмәтханова Рүзилә - инглиз теле укытучысы.  Укучылары аның турында "ачык, мөләем, шат күңелле укытучы", диләр. Матур җырлый, бии. Гомумән, сәнгатькә гашыйк кеше.




8. Иванова Тамара Вячеслав кызы - Кайбыч районы Мәлки мәктәбе укытучысы




Иванова Тамара Вячеслав кызы Кайбыч районы Мәлки мәктәбе директоры. Ул шулай ук татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта.




9. Гиниатуллина Гөлия Шайнур кызы - Казан шәһәренең 33нче мәктәбе укытучысы




Гиниатуллина Гөлия Шайнур кызы Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында урнашкан 33нче мәктәптә татар теле һәм әдәбият укытучысы булып эшли.




10. Мөхәммәтгалиева Гөлнур Анатолий кызы - Балтач районының Балтач мәктәбе укытучысы




Балтач мәктәбенең 3В сыйныф укучысы Мөхәммәд Гомәров яза: "Һәр укучы үзенең хәреф танып язарга өйрәткән укытучысын ярата. Мин дә үземнең укытучымны хөрмәт итәм, яратам. Ул безгә үзенең әхлагы белән үрнәк. Укытучымның дәресләрне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп алып баруы миңа бик ошый. Нинди генә вакыт булмасын минем сорауларыма җавап биреп, гел ярдәм итә. Мин иң гүзәл укытучыма киләчәктә дә хезмәтеннән һәм тормышыннан ямь табып яшәвен теләп калам".




11. Лукоянова Кристина Николай кызы - Казан шәһәренең 129нчы мәктәбе укытучысы




Лукоянова Кристина Николай кызы Казанның Идел буе районында урнашкан 129нчы рус-татар мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта. Ул бик сабыр, акыллы, зирәк укытучы, диләр аның турында укучылары. Рус, инглиз, татар телләрен яхшы белә. "Һәрвакыт зәвык белән киенә. Аның йөзе язгы кояш кебек нур бөркеп тора. Безнең укытучыбыз «Иң гүзәл укытучы» исеменә лаек!", - дип яза безгә аның турында 2Б сыйныфы укучысы Мәликә Насыбуллина.




12. Абдрахманова Гөлсинә Хафиз кызы - Биектау районының Шуман мәктәбе укытучысы




Абдрахманова Гөлсинә Хафиз кызы - башлангыч сыйныф укытучысы.

"Минем өчен ул - әни дә, тормыштан алып баручы остазым да, булышучым һәм беренче укытучым да, - дип яза безгә Биектау районы Шуман мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Абдрахманов Зөлфәт. - Сыйныфта аның дәресләрендә аралашканда, без барыбыз да шәхес буларак ачылабыз, үсәбез һәм камилләшәбез, ул безнең һәрберебезгә әхлакый белем генә биреп калмый, кешеләргә, тормышка мәхәббәткә өйрәтә. Дәрестән соң тәнәфестә без гадәти шау-шулы балаларга әйләнәбез, ә әни – укытучы безнең өлкән дустыбызга, төрле темаларга яхшы аралаша торган кеше әйләнә. Әни юмор хисенә ия булган зирәк кеше.

Менә шундый кеше ул, минем әнием – дөрес юл күрсәтүче, остаз  һәм укытучы. Ул - иң гузәл укытучы!".




 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев