Логотип Идель
Бу – тема!

АЯЗ КӨННЕ СУККАН ЯШЕН...

Соңгы вакытта мәктәпләрдә, сәүдә үзәкләрендә балалар тормышына куркыныч янаган очраклар артып китте. Башта мондый күңелсез вакыйгаларны очраклылык дип атадылар. Хәзер инде болар шомга сала.

Кичә генә күрше республика – Башкортстандагы коточкыч хәл телгәләнгән йөрәкне тагын урыныннан кузгатты. Ни бу? Укучылар нигә үзләрен шулай тота? Башта күп төрле сорау. Тик җавабы гына табылмый... Элек мәктәпләргә чит-ят кешеләр кертүне тыйсалар, шикләнсәләр, хәзер исә укучыларның үзләреннән куркып торыр вакыт җиттемени?!

Чиратта - Башкортстан...


Кичә, 19 апрельдә, Башкортстан республикасының Стәрлетамак шәһәрендәге 1нче номерлы урта белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы, информатика кабинетына кереп, бер кызның кулын пычак белән кисә һәм укытучыны яралый. Бер кыз куркып, 2нче каттан сикерә. Шуннан соң һөҗүм итүче кабинетка ут төртә һәм үзен яралый.

Шушы хәл булган вакытта информатика укытучысы Екатерина Альбертовна Першина яшүсмерләрне коткарырга тырыша. Ул шушы малай янаганда, башка укучыларның гомерен саклап калыйм дип, үзе яралана. Нәтиҗәдә, 4 кеше хастаханәгә озатыла. Укытучыга операция ясыйлар, ә яшүсмерне хастаханәдә тоткарлыйлар. Бу уңайдан Россиянең Тикшерү комитеты инде җинаять эше ачкан.





9нчы сыйныфта укый торган малайга, үз-үзен агрессив тотышы аркасында, балигъ булмаганнар җинаятьләре профилактикасы органнары шикаять белдергән була. Үзенең шушы адымы белән укучы үзеннән көлүчеләрдән үч алырга теләгән дигән фараз да бар. Шушы күңелсез очрак булган урынны тикшергәннән соң һөҗүмче алып килгән нацист символикасы булган бәйләвеч тә табыла.

«Бизнес-Онлайн» сайты мәгълүматларына караганда, егет бу кыңгыр эшен бер ел алдан ук планлаштырган булган. Ул үзен Эрик Харрис һәм Дилан Клиболд эшен дәвам итүче итеп санаган.
Эрик Харрис һәм Дилан Клиболд – Американың Колорадо штатындагы «Колумбайн» мәктәбе укучылары. Алар 1999 елның 20 апрелендә уклы (стрелковый) корал белән 23 кешене яралый, 13ен үтерә. Шуннан соң үз-үзләренә атып, вафат була.

2018нче ел. Инде ел башыннан – гыйнвар аеннан ук – бер-бер артлы куркыныч хәбәрләр ишетелә. 15 гыйнварда Пермь шәһәрендә ике яшүсмер пычак белән шаярып, укучыларны һәм укытучыны яралый. 17 гыйнварда моңа охшаш хәл Чиләбе өлкәсендә була. Күп тә үтми, 19 гыйнварда Улан-Удэ шәһәрендә яшүсмер малай шуңа охшаган гамәл кыла. Февраль аенда мондый канөшеткеч вакыйга Калуга өлкәсендә теркәлә. 21 мартта Курган өлкәсендә пневматик корал тоткан укучы кыз сыйныфташ егетләрен яралый... Саный китсәң, исең китәр, чәчләрең үрә торыр.

Федерация Советы утырышы вакытында сенатор Елена Мизулина Россиянең генераль прокуратурасына шундый җинаять оештыру ихтималы турында да хәбәр иткән булган. Анда «Колумбайн» укучыларын атып үтерү көннәрендә Россиядә шундый берничә һөҗүм әзерләнелә диелә.

«Гаиләләрдә кул күтәрүләр дә күп»


Язма башында куелган сорауларга җавап табар өчен, без психолог-консультант Алсу Талибуллинага да мөрәҗәгать иттек.

– Минемчә, агрессия, беренче чиратта, өйдән дә башланырга мөмкин. Чөнки әти-әниләр тарафыннан балаларга кул күтәрүләр дә була. Әти-әниләр көне буе эштә булганлыктан, балалар видеоуеннар уйнап, төрле куркыныч тапшырулар карап, шуларны үзләренә сеңдереп үсә. Шундый мохиттә яшәсәләр, моны норма, дип кабул итә башлыйлар, күрәсең. Әгәр дә балага дөрес үрнәк күрсәтүчесе булмаса, баланың башында, күңелендә хаос барлыкка килә. Шуңа ул кайсы якка барырга, нәрсә эшләргә икәнлеген белми, – ди белгеч.

Алсу ханым мондый очракларның Россиядә арту сәбәбен дә әйтеп китте. Аның фикеренчә, интернетта хайперлар арасында тискәре комментарийлар язучылар да очрый. Әгәр бала интернетта еш утыра, аны әти-әни тарафыннан контрольдә тотучысы булмый икән, шулай ук ул кеше агрессиягә тиз бирелүчән була.

– Мин үзем дә агрессиягә тартучы төркемнәр бардыр, дип уйлыйм. Бәлки, кемгәдер ул файдалыдыр. Мисал өчен, шул ук элек булган скинхедлар һәм башка төркемнәр. Балаларны кемнәрдер котыртып, шундый эшләр эшләнеләдер. Бәлки олы кешеләр тарафыннан да ниндидер вакыйга, «шоу» ясар өчен» моны шулай ясыйлардыр. Котыртучылар, өйрәтүчеләр бардыр, дип уйлыйм. Мондый вакыйгалар булмасын өчен, үзебездән башларга тиешбез. «Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул яман икәнлеген үзебезнең балаларыбызга төшендерергә кирәк. Начарлыкны түгел, ә яхшылыкны күрергә өйрәтергә, алар белән тәрбияви чаралар, әңгәмәләр еш үткәрергә кирәк. Үсешендә тайпылыш булса, ул баланың үзе белән дә, гаиләсе белән дә эшләү зарур. Әлбәттә, мондый әңгәмәләр баштан ук булырга тиеш», – ди психолог.

Алсу ханымга әти-әниләр, гадәттә, баланың яшүсмер чорына җиткәнче, мөрәҗәгать итә икән. Бу вакытта психолог бала белән дә, аның әти-әнисе белән дә эшли. Сабыйның аралаша торган кешеләре, аның башкалар белән мөнәсәбәтләрен караганнан соң, гаиләсе белән ничек эш йөртергә кирәклеген дә карый. 11 яшьлек бер баланың әти-әнисенә агрессиянең нигезе нидә икәнлеген аңлаткананн соң, алар сабыйга игътибарлырак була башлаган. Чөнки әбашта балага игътибар бөтенләй дә булмаган. Соңыннан, шушы балага игътибар артканнан соң, баланың тәртибе яхшырган.

Махсус мәктәп гади түгел...


Башкортстандагы укучы махсус сыйныфта укый. Мондый махсус сыйныфлар, мәктәпләр Россиянең һәр төбәгендә бар.

Казанның Левченко бистәсе урнашкан, девиант тәртипле балалар өчен республика махсус урта мәктәбе ябык типтагы уку йорты санала. «Территориягә укучылар бары тик мәктәп директоры рөхсәте белән генә чыгалар. Мәктәпнең көн тәртибендә башка чикләүләр юк. Без, башка мәктәпләрдәге кебек үк, гомумбелем бирү мәктәбе. Әмма биредә укучыларның әти-әниләре белән очрашуы, увольнениеләре контрольдә тотыла. Ә башка яктан ул, ачык мәктәпләр кебек үк, уку йорты. Увольнениеләргә чыгу мәктәпнең локаль акты буенча тормышка ашырыла. Ягъни әгәр укучы яхшы тәртибе, яхшы укуы, яхшы дисциплинасы нәтиҗәсендә баллар җыйган очракта, ул мондый мөмкинлек ала. Чөнки алар безнең мәктәпкә суд карары нәтиҗәсендә эләгә», – дип аңлатты биредә эшләүче социаль педагог.

«Контрольдә тотыла»


Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, уку йортларында куркынычсызлык таләпләрен тәэмин итү контрольдә тотыл. Иминлек чараларын көчәйтү һәм балигъ булмаганнарга карата шундый җинаять кылырга маташуны кисәтү буенча чаралар планы булдырылган.

2018 ел башында министрлыкта бу уңайдан махсус боерык та дөнья күргән. «Нәкъ менә аның нигезендә белем бирү оешмалары җитәкчеләре уку йортларына керү режимын шәхси контрольгә алды. Шулай ук куркынычсызлык системасының мониторингы алып барыла. Җитмәсә, мәктәпләрдә хокук саклау органнары вәкилләре катнашында мәктәпләрдә ата-аналар җыелышлары һәм укытучылар коллективында киңәшмәләр узды. Укучылар өчен сыйныф сәгатьләре, куркынычсызлык дәресләре оештырылды, аларда психологлар экстремаль ситуацияләрдә, җәмәгать урыннарында ничек тотарга икәнлеген сөйләде», – дип аңлата матбугат хезмәте вәкилләре.

Кайбер мәгълүматлар буенча, махсус исәптә торган яки тәртипләре начар булган укучыларга тагын да игътибар артачак. Шулай ук укучыларны социаль челтәрләрдә дә контрольдә тотарга җыеналар.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә


Гомумроссия халык фронты мәктәптәге куркынычсызлык таләпләрен тикшергән. Һәм шунысы ачыкланган: иминлек таләпләре Россиянең һәр өченче мәктәбендә сакланылмый. Гомумроссия халык фронты Россиянең 72 төбәгендәге 424 мәктәптә рейдлар уздырган. Моның турында «Педсовет» сайты хәбәр итә. Тикшеренүчләр нәтиҗәсендә түбәндәгеләр ачыкланган:

– бары тик 93 уку йортында бернинди сорау да тумаган;

– мәктәпләрнең 1/3 өлешендә бина эченә керү, территориягә керү-чыгу контрольдә тотылмый. Куркынычсызлык өчен җавап бирүче дә юк.

Гомумроссия халык фронты вәкилләре әйтүченә, саклау функциясе еш кына кием элүче, сакчы яки кизү торган укытучыга кайтып кала.

Виктор Рожков, Гомумроссия халык фронтының «Народная оценка качества» проекты координаторы:

– Безнең рейд нәтиҗәләренең йомгагы күзгә күренә. Субъектлар дәрәҗәсендә башкарма хакимият органнар, җирле үзидарә һәм мәктәп администрацияләре бина, эчке бүлмәләр һәм мәктәп яны территорияләренә, куркынычсыз һәм уңайлы шартлар булдыруга тиешенчә игътибар бирми. Без төбәкләрдәге хакимият органнарына мөрәҗәгатьләр җибәрдек һәм җитешсезлекләрнең төзәтелүен көтәбез. Шунысын да әйтим: өч төбәктәге 5 мәктәптә уңай үзгәрешләр күренә.

Рейд нәтиҗәләре буенча Гомумроссия халык фронты – Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы өчен тәкъдимнәр исемлеге әзерли. Ул россиялеләрнең мәктәп нинди булырга тиеш, дигән җаваплардан чыгып төзеләчәк икән.

***

Кызганыч, мондый «шоу» ясаучылар бүген артык күбәеп китте. Күпмедер вакыттан соң моңа бер дә шаккатмыйча карарлар, бу нормаль хәл булып исәпләнелер. Мондый әйбер бик куркыта. Алла сакласын, диясе генә кала... Тик, кул кушырып утырсак, бу мәсьәләнең дөнья дәрәҗәсендәге проблемага әйләнүен көтеп утырыйкмени?!

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев