Логотип Идель
Бу – тема!

АВГУСТ КИҢӘШМӘСЕ: ХЕЗМӘТ ХАКЫН АЛГАНЧЫ, КӘҖӘ МАЕ ЧЫККАНЧЫ ЭШЛӘРГӘ КИРӘК!

Предметларны яратып уку һәм укытучың һәрвакыт янәшәдә булу —шушы ике пункт булса, мәктәптә белем алу өчен башка нәрсә киртә була алмый икән. Россия Федерациясе Мәгариф министры урынбасары Ирина Потехинага Татарстанда БДИда 100 балл алган укучылары шулай, дип сөйләгән. Рецепты гади икән, ләбаса! Бары тик үтәргә генә кирәк.

Быел мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсенең пленар утырышы шундый нотада башланды. БДИны искә төшерү дә тикторганнан гына түгел. 2018-2019 уку елында республикада БДИ тапшыручылар саны 17 меңгә якын булган. Соңгы елларда Татарстан укучылары арасынңа 100 балл алучылар саны арта. Мисал өчен, быел алар  – 181. Өч предметтан йөз балл алучы – 1 кеше, ике предметтан йөз балл алучы – 10. Гомумән алганда, имтиханны югары баллга тапшыручылар саны да, Россия төбәкләре белән чагыштырганда, күпкә югары.

Син медальгә лаеклымы?

БДИдан баллар арту турында сөенеп утырсак та, аның көенерлек ягы да бар икән ләбаса. Бу “отличник”ларга кагыла. Быелгы медалистларның күбесе димтиханнарда югары нәтиҗә күрсәткән. БДИ буенча уртача балл да, былтыргы белән чагыштырганда, күпкә югарырак.

Тик безгә эшләргә дә җирлек байтак. Мисал өчен, медальгә дәгъва кылган 245 чыгарылыш укучысы БДИны 70 баллга тапшыра алмады (ә хәзерге вакытта медаль алу бу төп шарт – авт.). Шул ук вакытта 22 укучы рус теленнән дә, математикадан да җитәрлек балл җыймады. Алексеевск, Апас, Арча, Менделеевск, Теләче районнарында медальгә прентендентларның күбесе үз нәтиҗәсен дәлилли алмады. Иң начар күрсәткеч – Лаеш районында. Биредә 22 претендентның 12се генә медаль алу хокукын имтихан нәтиҗәсе белән раслады, – ди Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.

Тәрбия – белем бирү сыйфатын аттыра торган фактор

Хәзерге вакытта “Белем бирү” милли проектын тормышка ашыру көн кадагындагы мәсьәлә булып тора. Ә аның төп максаты – глобаль дәрәҗәдә көндәшлелеккә сәләтне арттыру тора.Милли проектта урын алган төп максатларның берсе – гармонияле үсештә, социаль җаваплы булган шәхес тәрбияләү. Бүген Татарстан Президенты тарафыннан да тәрбиянең нәтиҗәле системасын төзү буенча эш алып барыла. Бу уңайдан, мәгариф министры мәктәп белән гаилә арасында күпер төзү кирәк, дип саный. Моңа хәзерге вакытта ата-аналарның 24 мең берләшмәсен эш юнәлтелгән инде.

Профориентация юнәлеше

Үз киләчәгеңне билгеләү – һөнәр сайлау да укучылар арасында аеруча актуаль мәсьәлә. Бу юнәлештә республикадагы Сәләтлеләр Университеты, федераль проектлар да зур роль уйный. Мисал өчен, Россия күләмендәге “ПроеКТОрия” ачык дәресләрендә Татарстанның 20 мең укучысы катнашкан. “Киләчәккә билет”, “Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары” проектлары да аеруча булыша.

Ана теле

Хәзерге вакытта “Туган тел”, “Туган әдәбият” предметлары укытылу өчен мәҗбүри. Белем бирүдә коммуникатив технологияләрне гамәлгә кертү максатыннан, 1-9 сыйныфлар өчен “Татар теле –  Татарстан Республикасының дәүләт теле”, “Туган тел”, “Туган телдә әдәбият” фәннәреннән үрнәк уку программалары федераль реестрга кертү өчен әзерләнгән. Татар теле һәм әдәбияты буенча 89 дәреслек федераль исемлеккә кертелгән. Ә татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләрне исемлеккә кертү буенча эш алып барыла. Дәүләт йомгаклау аттестациясе вакытында укучыга туган тел һәм әдәбияттан имтихан тапшыру мөмкинлеге бирелә.

Ялкын кабызырлык укытучы

Язманың башында әйтеп узганыбызча, укытучы һәрчак укучы янәшәсендә барырга тиеш. Шундыйларның берсе – Казанның 2нче лицей-интернатының биология укытучысы Наил Мирсәетов. Оренбургта туып үскән егет Казанда 2нче лицей-интернатында белем ала, аннан соң Мәскәү дәүләт педагогик университетында укый. Лицейда биргән белемнәре Россия башкаласы вузына кергәндә, бик нык ярдәм итә. “Аннан соң мин Татартсанга кайттым, биредә яшәргә хәл иттем. Сәләтле балалр өчен булган безнең лицей-интернатның 292 укучының 13е – Россия күләмендәге олимпиадаларда җиңүче һәм призер. Быел мин “Ел укытучысы” конкурсында катнаштым. Алла Головенькина (2014 елда Россиянең “Ел укытучысы”), Алмаз Хәмидуллин (2017 елда Татарстанның “Ел укытучысы”) миңа остаз булды. Укытучылар өчен грантлар миңа үз өстемдә эшләргә ярдәм итә. Башка төбәкләрдә мондый әйбер юк. Мин мөгаллимнәрнең киләчәк формалаштыруына ышанам”, – ди ул.

Хезмәт хакын алганчы, кәҗә маен чыгарасы

Россия Мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина Татарстан укытучыларының үз хезмәтләренә күңел биреп эшләгәнен күрә һәм ассызыклый. Аның әйтүенчә, Россия Президенты тарафыннан мәгариф юнәлешендә Россиянең иң яхшы 10 ил исемлегенә керү бурычы куелган. Әлбәттә, бу беренче чиратта, күрсәткеч өчен түгел, балалар һәм ата-аналар өчен кирәк. Тик шул ук вакытта укытучыларга йөкләмәнең күп булуын ассызыклый урынбасар.

Без бүген укытучыларның җилкәсенә күпме йөкләмә төшкәнлеген беләбез. Әгәр уртача йөкләмә 1,3 ставка булса, безнең фикеребезчә, шуның өчен мөгаллим уртача хезмәт хакын икътисад буенча) алырга тиеш. Әмма күп кенә төбәкләрдә аны алыр өчен, атнага 40ар дәрес алып барырга туры килә. Бу хәзерге вакытта безне борчыган төп мәсьәлә. Якын киләчәктә моны хәл итә алырбыз, дип ышанам, ди ул.

“Сез татар телен белмисез!”

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Ирина Потехинашга мөрәҗәгать итеп: “Без сезнең булышлык күрсәтүгә мохтаҗбыз”, – диде. Министр урынбасары исә моңа ризалык белдерде.

– Əгәр булышлык ике яктан да булса, безнең барысы да булып чыгачак. Без татар телен дә, рус телен дә беләбез. Сездә андый әйбер юк. («Моннан соң квалификацияне күтәрү курсларына барачакбыз», — диде елмаеп Ирина Петровна). Безнең һәрберебез нәрсәгә дә булса өйрәнергә тиеш: тел булсынмы, башка күнекмәләр булсынмы...

Безнең киләчәгебез мәгарифкә бәйле. Əгәр киләчәктә көндәшлелеккә сәләтлелек турында сөйлибез икән, бу үсеп килгән буынны ничек әзерләвебезгә дә бәйле. Әлеге мәсьәләне мөгаллимнәр хәл итә. Без бүген тикмәгә генә сыйныф җитәкчесе мәсьәләсенә дә игътибар итмәдек. Директорлар, аның урынбасарлары үз мисалы белән сыйныф җитәкчесе ничек эшләргә тиешлеген күрсәтергә бурычлы. Без сыйныф җитәкчеләренә грантлар белән, материаль яктан ярдәм итәчәкбез. Бу җитди нәтиҗә белән бергә белем бирүнең сыйфаты яхшыруына китерәчәк. Сезгә катлаулы хезмәтегез өчен зур рәхмәт! – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанда мәгариф өлкәсендәге саннар:

– 2019 елда 10 мәктәп, белем бирү оешмаларына 5 янкорма, 28 балалар бакчасы төзелә. Алар өчен 13 миллиард сум бүленеп бирелгән

– 2019 елда ресурс үзәкләрен формалаштыру буенча яңа проект башланып китә. Алар лидерлык позицияләрендә торган мәктәпләрдә булдырылачак

– Бүген белем бирү сәясәтенең өстенлекле юнәлеше  полилингваль мәктәпләр төзү. Әлеге проект Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев инициативасы, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырыла. 2022 елга мондый мәктәпләрнең саны 6га җитәчәк. 2020 елда шундый беренче мәктәп Казанда эшләп китәчәк

– Республика олимпиада үзәге үзгәрешләр кичерә. 2020 елдан анда “Сириус” моделе сыман ел дәвамында эшли торган сменалар булдырылыр, дип планлаштырыла.

– 2018-2019 уку елында 148 укучы Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчесе һәм призеры булган. Бу аларга олимпиада профиле буенча вузларга конкурстан тыш керү мөмкинлеген бирә

– 2020 елда “Медиакиңлектә балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү” модуле кертеләчәк. Бу “Цифрлы белем бирү мохите” федераль проекты барышында тормышка ашырыла.

– Яңа уку елыннан “Укучының мәдәни нормативлары” проектлары тормышка ашырылачак. Татарстан бу юнәлештә 9 пилот төбәк арасына кергән

– Республиканың Сыйныф җитәкчеләре ассоциациясе булдырылачак

– Яңа уку елыннан укытучы-предметникның психолог-педагогик белемнәрен камилләштерү буенча проект старт алачак. Аның төп максаты мөгаллимне сыйныф белән җитәкчелек итүгә әзерләү.


     

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

фото ТР Президенты сайтыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев