Логотип Идель
Бу – тема!

АНА КАПИТАЛЫН НИЧЕК КУЛЛАНЫРГА?

“Ана капиталы” темасы Татарстан гаиләләре өчен актуаль булып кала бирә. Бүген “Татар информ” мәгълүмат агентлыгында булып узган матбугат очрашуында сүз ана капиталы турындагы канунга кертелгән үзгәрешләр, аны ничек дөрес куллану хакында барды.

Россия Пенсия фондының социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова белдерүенчә, “Ана капиталы” проектын чынга ашыру кысаларында агымдагы елның 6 аенда 10 меңнән артык дәүләт сертификатлары тапшырылган. Шулай ук ана капиталын куллану буенча 13 мең гаризага уңай җавап кайтарылган. “Республикабызда ана капиталын  күп очракта торак шартларын яхшырту максатында  кулланалар. Бу гаризаларның якынча 90% тәшкил итә. Шуңа да карамастан ел саен бу акчаларны балалар бакчасында белем һәм тәрбия бирү өчен кулланучылар саны арта. Без моны  ана капиталын балага өч яшь тулгач кына кулланып була торган чикләүне бетерү белән аңлатабыз”, - дип сөйләде Гөлсинә Сабирова. “Ана капиталы” турындагы канун һәрчак камилләшеп тора. Мәсәлән, бу ел март аенда гына яңа канун кертелгән. Аның максаты торак шартларын яхшырту механизмын тәртипкә китерү. “Төп үзгәрешләрнең берсе – ана капиталы акчасына алынган торак йортларның хәлен контрольдә тотуны  ныгыту. Әгәр торак йорт яшәү өчен яраксыз икән, бу гаризаны кире кагу өчен законлы нигез булып тора”, - дип аңлатты Г.Сабирова. Ана капиталы белән дөрес куллануның тагын бер чарасы – үзәк банкның контролендә булмаган оешмалар белән эш итмәү.

Ана капиталын индексацияләү 2020нче елдан яңартылачак. “Аның күләме 470 мең сум булуы көтелә”, - дип хәбәр итте Гөлсинә Сабирова. 2018 елдан башлап кертелгән тагын бер яңалык аз керемле гаиләләргә кагыла. Хәзер балага 1,5 яшь тулганчы ана капиталыннан ай саен 8896 сум күләмендә акча алып бару мөмкинлеге бар. Бу гаиләдә икенче бала туып, айлык керем бер кешегә 14,34 меңнән кимрәк булган очракта рөхсәт ителә. Бүгенге көндә Татарстан буенча бу мөмкинлектән 736 гаилә  файдалана.

Очрашуда сүз 10 августта узачак “Рожай, Казань!” гаилә бәйрәме хакында да барды. Әлеге чара “Демография” милли проекты кысаларында  бу ел дүртенче тапкыр уздырыла. Бәйрәм программасында төрле мастер-класслар, бала көтүче хатын-кызлар өчен йога, офтальмолог, гинеколог кебек белгечләрдән лекцияләр, КФУ студентлары әзерләгән лекторий булачак. Ел саен гаилә бәйрәмендә 2 меңләп кеше катнаша. Ул барлык яшь категорияләре өчен яраклашкан. “Рожай, Казань!” гаилә бәйрәме сәгать 13:00 Горький исемендәге мәдәният һәм ял итү үзәк паркында узачак.

Илүсә ЗӘЙНЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев