Логотип Идель
Бу – тема!

«АЛТЫН КАЛӘМ - ЗОЛОТОЕ ПЕРО» ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ БАШЛАНДЫ

Быел «Алтын каләм – Золотое перо» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале 23-27 июль көннәрендә  «Идел» яшьләр үзәгендә узачак. Фестивальдә традицион рәвештә 10-20 яшьлек 170 яшь журналистның катнашуы көтелә.

Фестивальгә гаризалар кабул итү 23 июньдә башланып китте һәм  15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучыларны сайлап алу ике этапта бара. Беренче этапта портфолио әзерләү һәм https://forms.gle/rAQgKwzfRTq22jaQA  сылтамасы буенча гариза тутыру шарт. Икенче этап – махсус кушымтада бирем үтәүдән гыйбарәт булачак. (Бирем шартлары ВКонтактедагы төркемдә урнаштырылачак). Финалга узган катнашучылар исемлеге 17-20 июль аралыгында билгеле булырга тиеш.

Фестивальне оештыручылар: Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы, «Иҗади яшьләр академиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы, «Татмедиа» агентлыгы, Казан федераль университеты, Татарстан Журналистлар берлеге, «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе һәм республиканың Яшьләр хөкүмәте.

Быел фестивальдә эш 9 юнәлеш буенча барачак: басма матбугат (татар һәм рус телләрендә), телевидение, видеоблогинг, радио, подкаст, дизайн һәм версткалау, SMM. Яңалык буларак подкаст юнәлешен әйтергә мөмкин.

Фестиваль темалары:

«Туган телем – газиз телем. Татарстан халыкларының туган телләре»

«2021 ел – Россиядә фән һәм технологияләр елы»

«Илкүләм проектлар – яшьләр күзлегеннән»

«Авыл көче. Авыл яшьләренең үсеш территориясе»

«XXI гасыр яшьләре: үсмерләр турында үсмерләр»

«Алга – киләчәккә: 50 елдан соң журналистика»

Традиция буенча фестивальнең төп җиңүчеләре – Гран-при ияләре – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә республика бюджетыннан бүлеп бирелгән грант акчасына «Журналистика» яисә «Телевизион журналистика» белгечлеге буенча (рус һәм татар телләрендә) Казан федераль университетында уку мөмкинлеге алачак.

Моннан тыш, һәр катнашучының Татарстан Республикасы басмаларында һәм яшьләр оешмалары матбугат хезмәтләрендә, муниципаль берәмлекләрнең хакимият органнарында стажировка алу мөмкинлеге булачак.

 

Рената СИМЕРХАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев