Логотип Идель
Бу – тема!

АЛИНӘ БУРЕЕВА: «СТИЛИСТ КЛИЕНТ БЕЛӘН БЕР ДУЛКЫНДА БУЛЫРГА ТИЕШ»

«Стильле күренү – эчке һәм тышкы яктан үзең белән гормониядә булу» – ди ул. Дөрестер! Тәҗрибәле һәм таланлы стилист Алинә Буреева белән әңгәмә сезгә 2021 елның актуаль төсләрен белергә, үз стилеңне булдырырга, стилист белән шоппингның әһәмиятен билгеләргә ярдәм итәр. Бар мөмкинлек синең кулда: укы, үз зәвыгың турында уйлан, үзгәр һәм яңага омтыл!

– Алинә апа, сезнең өчен стильле булу ул нәрсә? Әңгәмәне шул сораудан башлыйк әле.

– Стильле булу – ул эчке һәм тышкы яктан үзең белән гормониядә булу. Ягъни, сезнең тышкы торышыгыз эчке дөньягызга каршы килергә тиеш түгел. Сез тышкы кыяфәтегез аша нәкъ менә үзегезне, үзегезнең күңел халәтен трансляцияли белергә тиеш.

– Ә үз стилеңне ничек итеп тудырырга?

– Үз стилеңне тудырганда, беренче чиратта, үзеңнең кумирларыңа ориентлашырга кирәк дип саныйм. Үзегезгә хуш килгән кешедән кайбер образларны өлешчә «чүпләргә» була. Әлбәттә, ул стиль һәрвакытта да синең тышкы кыяфәтеңә туры килеп бетмәскә дә мөмкин. Шуның өчен бер кешенең образында гына тукталып калырга кирәк түгел, чөнки бүгенге көндә вариантлар бик күп.

– Стилистка мөрәҗәгать итәргә вакыт икәнен ничек аңларга?

– Стилистка аңлы рәвештә барырга кирәк. Кемдер стилист хезмәте һәм шоппинг бүләк иткәнгә генә бару дөрес булмаячак. Син үзең күңелең белән моны теләргә тиеш. Әлбәттә, стилистка мөрәҗәгать итәргә теләк юктан гына тумый. Мәсәлән, сезнең бик тә үзгәрәсегез, үзегезгә яңа яктан карыйсыгыз килә, ди... Әмма сез кибеткә барган саен һаман бер төрдәге киемнәргә басым ясыйсыз, өегездә өеме белән бер-берсеннән әллә ни аерылмаган киемнәр ята икән, сез, һичшиксез, стилист ярдәменә мохтаҗ. Шоппинг вакытында стилист клиент белән бер дулкында булганда һәм сайлау процессында киемнәрне бергә киңәшләшеп алган очракта шоппингны уңышлы дип атап була.

– Әмма стилист белән шоппинг – ул кыйммәтле ләззәт. Яшүсмерләргә бу очракта нинди киңәшләр бирер идегез?

– Бик күпләр стилист хезмәтен, шоппингны, ялгышып, кыйммәт дип саный. Әмма бәяләрне белгәннән соң гаҗәпләнеп калалар. Шуны да искәртеп үтү мөһим, бүгенге көндә стилист табу авыр түгел. Яңа гына эшли башлаган стилистларның хезмәт бәясе дә һәркемнең кесәсенә яраклы. Мәсәлән, бер сәгать шоппинг өчен 500 сум алган стилистны беләм мин. Өйрәнчек стилистларның портфолиоларын тулыландыру өчен бушка эшләүләреннән дә яшүсмерләр яхшы гына файдалана ала. Хәтта тәҗрибәле стилистларга мөрәҗәгать итәргә уйлаган очракта да, сез аңларга тиеш: бу рәвешле сезнең вакытыгыз һәм акчагыз экономияләнә генә. Стилист белән шоппинг яшүсмерләргә ялгышмаска, киемне дөрес һәм туры килердәй итеп сайларга ярдәм итә.

– Әлеге елда нинди төсләр актуаль булачак?

– Күптән түгел генә институт Phantone әлеге елның төсләрен формалаштырды: соргылт-энҗе һәм сарының барлык төсмере. Соры төс – ул бик затлы, аны барлык образга да яраклаштырырга уңайлы, башка төсләр белән дә шәп кенә кулланыла. Шулай ук салкын соры төс белән кайнар кызыл, горчица төсе бер-берләренә яхшы гына ярашалар. Соры төс – ул яктылык һәм бәхет төсе. Ул аксессуарлар, сумкалар һәм аяк киемнәре өчен аеруча яхшы туры киләчәк.

– База гардеробы нәрсә ул? Сезнең фикерегезчә, аңа нинди киемнәр керергә тиеш?

– База гардеробы – ул беркайчан да модадан чыкмаячак киемнәр җыелмасы. Күп еллардан бирле иң гади база җыелмасына ак футболка, ак рубашка, лодочка түфлиләре, кара косуха, беж төсендәге тренч, кара төстәге күлмәкләр керә дип саналды. Әмма соңгы вакытларда әлеге стереотиплар юкка чыгарыла. Шуңа күрә бүгенге көндә һәркемгә шәхси база гардеробын булдыру дөрес дип санала.

– Мәктәп формасы мәҗбүри булган очракта, яшүсмерләргә стильле булу өчен нәрсә киңәш итә аласыз?

– Мәктәп формасы мәҗбүри булган очракта, аксессуарларга игътибар итәргә була. Мәсәлән, прическаларга, төрледән-төрле алкаларга акцент ясарга, сумка һәм каешлар белән тулы бер стильле образ тудырырга була. Шулай ук монда ярдәмгә аяк киемнәре килергә мөмкин. Рөхсәт ителгән очракта маникюр һәм җиңелчә макияж белән дә йөрергә була.

Гөлназ ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев