Логотип Идель
Бу – тема!

АЛДА ОЗЫН ЯЛЛАР КӨТӘ: СӘЯХӘТ ӨЧЕН ИДЕЯЛӘР!

Җәй – ял итү вакыты гына түгел, яңа урыннар, кешеләр белән танышу чоры да. Сәяхәт итәргә яратмаган кеше бармы икән ул? Мөгаен, юктыр! Мин дә бу җәемне сәяхәтләр белән башлап җибәрдем.

Бөтенләй башка күзлектән...

Социаль челтәрләрдә Бишбалта бистәсе буйлап сәяхәт оештырылуы турында игълан күргәч, «теләүчеләр булмас» дип уйлаган идем, ялгышканмын икән. Билгеләнгән вакытка, билгеләнгән урынга шактый кеше җыелды. Сәяхәткә баручылар арасында яшьләр дә байтак иде. Минем яшьтәшләремне диңгез буе, затлы отельләр, чит илләр генә түгел, ә туган якның тарихы да, табигате дә кызыксындыра икән бит!

 Шулай итеп, алар сафына мин дә кушылдым. Әлеге сәяхәттән алган тәэсирләрем искиткеч булды. Хәзер көн саен үтеп йөргән урамнарга, күз күреп ияләнгән биналарга мин бөтенләй башка күзлектән карыйм!

Күп кенә яшьтәшләрем гаиләләре, дуслары белән туган ил буйлап җәяүле сәяхәтләр дә оештыра. Машинада, велосипедта, автобус яки поезд белән сәяхәт итеп, туган як табигатенә хозурланучылар да байтак. «Ни өчен сез шундый формат сайлыйсыз?» – дигән соравыма, алар бу төр сәяхәтләрнең кичерешләргә бай булуы, кешеләр белән ирекле аралашу, табигатьтән көч һәм энергия туплау мөмкинлеге өчен үз итүләре турында әйттеләр.

Юллар кабат үзенә чакыра!

Кызыксынуларым мине дә яңа сәяхәтләргә этәрде. Аркама биштәремне асып, мин дә юлга кузгалдым. Беренче тукталышым Идел аръягындагы Печище киселеше иде. Бөтен дөнья геологларын җәлеп иткән бу табигый объектны һәркем, һичшиксез, күрергә тиеш! Бу тарихи ярусның катламнарына карап, җир тарихы турында уйланасың, биеклектән җәйрәп яткан Идел елгасы киңлекләренә карап хәйран каласың, җирле халыкның су буендагы тыныч тормышын күзәтәсең. Инде байтак юл йөрелгәч, без тамак ялгарга туктадык, биштәргә хәстәрләп салынган чәй табигать кочагында бигрәк тәмле икән! Шул арада сәяхәтче иптәшләрем белән дә аралашып алырга өлгердем. Менә ниләр сөйли алар. 

 Русина Семёненко, 27 яшь, блогер:

– Мине һәрвакыт тарихи биналар, матур урамнар, Татарстан буенча сәяхәтләр җәлеп итә иде. Күбесенчә машинада сәяхәт итәм, миңа алай уңайлырак. Мондый ял мине тынычландыра һәм рухландыра. Мин яңа җирләр белән танышам, матур биналарны күзәтәм.

Барыр җирләремне мин алдан планлаштырам. Кайбер урыннарны сурәтләрдән күреп алам, кайберләрен дусларым кинәш итә. Сәяхәт итәр өчен чит илләргә бару мәҗбүри түгел. Татарстаныбыз да искиткеч матур! Чынлыкта кешегә үзен бәхетле хис итәр өчен күп тә кирәкми. Туган җирдән көч һәм куәт алыйк!

Ильяс Гайнетдинов, 17 яшь, студент:

– Минем әти-әнием дә сәяхәт итәргә ярата. Аларга кушылып, мин дә кызыксына башладым. Мәктәптә укыганда ук тарих фәнен ярата идем. Бу сәяхәтләр миңа белемнәремне баетырга ярдәм итә. Үзем белән дусларымны да аламбергә күңеллерәк. Без күбрәк велосипедта сәяхәт итәргә яратабыз. Барыр җирләребезне якынча планлаштырабыз, ләкин кайвакытта маршрутыбыз үзгәреп тә куя.

Камилә Шакирова, 15 яшь, укучы:

Иҗат кешесе буларак, табигать минем өчен илһам чыганагы. Күп кенә рәсемнәремдә урамнарны, табигатьне, матур биналарны сурәтлим. Күбесенчә җәяү яки автобус белән сәяхәт итәм. Алдан планлаштырганым юк. Матурлык янәшәдә генә бит!

Җәйге чор сәяхәтләр өчен бик тә уңайлы вакыт! Сезне дә, дусларым, сәяхәтләргә чакырам! Күңелле җәйләр сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев