Логотип Идель
Бу – тема!

АЛЬБЕРТ ЭЙНШТЕЙН КИҢӘШЛӘРЕ

Альберт Эйнштейн безнең дөньябызда тирән эз калдырган галим, күп кенә фәнни эшләр авторы. Ул әлеге эшләре белән генә танылып калмый, Эйнштейн үзе яшәгән чорда иң зирәк кешеләрнең берсе булып санала, һәм безнең буынга күп кенә тормышчан киңәшләрен язып калдыра. Аның кайбер канатлы гыйбарәләрен искә төшереп китик.

 

  • Бөтен кешегә дә бер төрле хөрмәт белән карагыз


       «Минем алдымда җыештыручы, яисә университет президенты басып торуына карамастан, мин бөтен кеше белән бертигез сөйләшәм»

 

  • Очраклы хәлләр булмый


      «Очраклы хәлләр – Аллахның имзасыз булган чакларың берсе»

 

  • Хаталар - сезнең үсешегезнең һәм күтәрелешегезнең билгесе


     «Бер тапкыр да ялгышмаган кеше - гомерендә берни дә күрмәгән кеше булып санала»

 

  • Сораулар бирүдән туктамагыз


      «Кичәге көннән өйрәнегез, бүгенгесе белән яшәгез, киләсе көнгә ышаныгыз. Иң мөһиме – сораулар бирүегезне туктатмагыз. Кызыксыну – яшәешнең төп нигезләренең берсе»

 

  • Максат – шулай ук бәхетле яшәүнең төп шарты


      «Бәхетле тормыш кичәсегез килсә, сез максатларга бәйле булырга тиеш, кешеләргә һәм әйберләргә түгел»

 

  • Без кешеләрне бәхетле иткәндә үзебезне бәхетле итеп тоябыз


      «Үз-үзеңне шатландыруның иң яхшы ысулы – кемгәдер шатлык китерү»

 

  • Үз юлыгыз белән йөрегез


«Халык артыннан барган кеше, гадәттә, аннан ары бармый. Үз юлы белән йөргән әдәм исә бер кеше дә йөрмәгән урыннарга эләгергә мөмкин»

Алсу Гыйльманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев