Логотип Идель
Бу – тема!

АЛАЙ ИТӘРГӘ КИРӘК, БОЛАЙ ИТӘРГӘ КИРӘК...

Этикет сүзе хәзерге вакытта бер дә модада түгел. Әмма шулай да аның таләпләрен онытырга ярамый.
Этикет – үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. Беренче тапкыр бу сүз безгә таныш булган мәгънәдә Франция короле Людовик XIV вакытында кулланыла башлый. Патша сараена килгән кунакларга алар үз-үзләрен ничек тотарга тиеш икәннәре язылган карточка (этикеткалар) өләшкәннәр.

Ә менә син төрле ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга икәнен беләсеңме?

1.       Урамда һәм метрода


Исегездә калдырыгыз: кечкенә дә чүпне җиргә-тротуарга атарга ярамый! Машина тәрәзәсеннән атып китү дә әдәпсезлек. Кешеләргә төртеп күрсәтергә, нинди дә булса кимчелекләреннән көләргә рөхсәт ителми. Метрога кергәндә ишекне бераз тотып тору кирәк, ә эскалатордан төшкәндә (урамда барганда да) уң яктан бару дөрес була.

2.       Транспортта


Әйе, әйе, авырлы хатын-кызларга һәрбер кеше диярлек урын бирә. Әмма этикет кагыйдәләре буенча гомумән барлык хатын-кызлар, кызларга урын бирү мәслихәт. Сүз уңаеннан, мондый тотыш кайбер илләрдә аңлашылмаучанлыкларга да китерергә мөмкин. Әйтик, Көнбатыш Европа илләрендә авырлыларга урын бирү – аларны мәсхәрә итүгә тиң. Өлкән яшьтәге кешеләргә хөрмәт җенесенә карамый бирелергә тиеш.

Транспортта смартфоннан колакчыннарсыз видео карап барап бару, я булмаса кергәндә букчаны салмау әдәпсезлек санала.

3.       Бинада


Бинага кергәндә хатын-кызларга ишек тотып, аларны алдан җибәргәндә әле һаман да гаҗәпләнгән кешеләр очрый. Кызганыч, әлеге матур гадәт даими күренеш булып китә алмый әле һаман да.

Лифт инде гомумән тупикка кертә торган урын. Кем алдан керергә тиеш? Ә бала-чага булса, аларны лифтка ничек кертергә? Исегездә калдырыгыз – ир-ат белән хатын-кыз лифт көтеп торалар икән, беренче булып лифтка ир-ат керә, чыкканда киресенчә. Әгәр лифтта берничә кеше баралар икән – беренче булып ишеккә якынрагы чыга. Балалар булса исә, алар соңыннан керә, беренче булып чыга. Бик гади бит, әйеме?

4.       Телефоннан сөйләшкәндә


Телефоннан аралашканда, сүзне кыска тотарга кирәк. Мөһим әйберләрне очрашып күрешкәндә сөйләшеп бетерергә дә мөмкин. Кешегә иртәнге 8гә чаклы һәм кичке 9дан соң шалтырату – әдәпсезлек билгесе. Сөйләшүне сәламләүдән башларга кирәк, кешедән хәл сорашу һәм аңа шалтыратуың белән кыенлык тудырмыйсыңмы дип кызыксыну да дөрес булачак. Телефоннан кычкырып сөйләшү бик күңелсез күренеш – башкаларга синең ни турыда сөйләшүеңне белеп тору кирәкмәскә дә мөмкин.

5.       Бүләк кабул иткәндә


Бүләк кабул иткәндә беренче кагыйдә – аңа чын күңелдән шатлану һәм ихластан рәхмәт әйтү. Хәтта ул бүләк синең ошамаса да. Бүләкне читкә алып куярга ярамый, аны шундук ачып карарга кирәк. Чәчәкләрне исә кәгазеннән алып, суга куялар.

Бүләкләрне чагыштырырга, кайсындыр мактап, кайсындыр ким куярга да ярамый – бүләк итүчеләрнең хәтерен калдырырга мөмкинсез. Бүләк ителгән әйбернең бәясен бервакытта да сорамыйлар.

Оригиналь, кызыклы шигырьләр язылган открыткалар бүләк ителгән очракта шигъри юлларны кунакларга кычкырып уку да дөрес булыр.

Һәм әлбәттә инде күчтәнәчкә алып киленгән тәм-томнарны уртак өстәлгә урнаштырыгыз, башкалар да аннан авыз итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев