Логотип Идель
Бу – тема!

АКЧАМЫ? АКЫЛМЫ?/ТЕСТ

Әлеге мөһим сорауга җавап табар чак җитте. Ә сез кайсын сайлар идегез? Җавапны без тәкъдим иткән тестны үтеп табарга мөмкин ;)

1. Сезнең ике кеше белән аралашу мөмкинлегегез бар. Аның берсе – бай, икенчесе байлыктан мәхрүм, әмма укымышлы. Шуларның кайсысын сайлар идегез?

А) кайсысы сөйкемлерәк, шунысын - 3

Б) кесәсе калын булганын -1

В) мин кешеләргә байлыгына карап түгел, ә аларның күркәм сыйфатларыннан чыгып бәя бирәм, шуңа күрә укымышлысын сайлыйм – 5

2. Зур мәҗлес, театрда премьера, күргәзмә ачылу...

А) мин боларны түземсезлек белән көтеп алам – 2

Б) кайчагында күңелне җәлеп итә -1

В) мондый тамашалар мине ардыра – 0

3. Бик күп акча сарыф итүне сораган мавыгуга сез ничек карыйсыз?

А) акчам кызганыч – 2

Б) андый мавыгулар өчен минем мөмкинлегем юк – 1

В) андый мавыгуларга җаным да, малым да кызганыч түгел - 3

4. Бер атнага җитәр, дип исәпләнгән акча:

А) бер көн эчендә юкка чыга – 4

Б) җиткәндә җитә, җитмәгәндә юк – 3

В) ничек исәпләгән булсам, шулай тотам – 1

5. “Бәхет” сүзен байлык һәм зиннәтле тормыш дип аңлаган кешеләрне мин:

А) кызганам, чөнки алар чын бәхетнең нәрсә икәнлеген белмиләр -2

Б) андыйларга чирканып карыйм, чөнки алар чын хисләрне бәяли белмиләр – 0

В) акыллы кешеләр дип саныйм, чөнки хәерчелектә яшәгәнче бай булуың яхшырак – 4

6. Кешеләр ни өчен бурычка акча ала?

А) уртача керемнәре түбән – 4

Б) булдыра алганнан яхшырак яшәргә телиләр – 1

В) көтелмәгән чыгымнар килеп чыга - 2

 

Нәтиҗә ясар чак та җитте. Балларны санап карыйк:

4-9. Сезнең акчага бер дә ис китми ахры. Рухи байлыклар матди байлыкка караганда әһәмиятлерәк, дип санавыгыз белән сез хаклы. Ләкин шуны да онытмагыз: баш өстендә түбә, өстәлдә ризык, өстегездә кием булсын өчен акча кирәк.

10-16. Сез бер чиктән икенчесенә ташланасыз. Акчагыз булганда сез аны җилгә очырасыз. Булмаса да бик исегез китми. Вакыты-вакыты белән байларча кыланудан тәм табасыз. Ләкин “көймәнең комга терәлүе” дә сезгә яхшы таныш. Шуңа күрә акчаны исәпләп тоту кирәк.

17-22. Бу тормышта сезнең өчен иң әһәмиятле нәрсәләр – акча һәм муллык. Сез матди яктан файда китерерлек дусларны гына дуска саныйсыз. Сак булыгыз: дуслыкның нигезен бары тик файдага гына корсагыз, авыр минутларда ялгыз калуыгыз ихтимал.

Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев