Логотип Идель
Бу – тема!

ҖӘЕН АГУЛАНУДАН САКЛАНУ ӨЧЕН КИҢӘШЛӘР

Соңгы вакытларда ашап агулану очраклары артып китте. Роспотребнадзор җәйге эсседә агуланудан саклану буенча киңәшләр белән бүлешә. Укып чык һәм аларга колак сал!

1. Әгәр дә шешәле булмаган яки фильтрланмаган су эчсәгез, аны башта яхшылап кайнатыгыз. Шунысын да истә тотарга кирәк: кайнатылган су беренче 4-6 сәгатьтә генә куркыныч түгел.

2. Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне краннан аккан су астында юыгыз. Кайнар су белән юсагыз, тагын да яхшырак булачак.

3. Ит, балык һәм салатларны әзерлгәч, шунда ук ашап бетерегез. Аларны суыткычта саклауның максималь вакыты – 6 сәгать. Сөтне исә бөтенләй сакламау яхшырак.

4. Төрле продуктлар өчен төрле кисү такталарын кулланыгыз һәм аларны регуляр рәвештә яңартып торыгыз.

5. Азык-төлекне сакларга куйганда полиэтиленга төрмәгез.

6. Шикле сату нокталарында шаурма, коймак, кабартмалар һәм башка әйберләр сатып алмагыз.

7. Юылмаган чикләвекләр, җимешләр һәм яшелчәләрне кабып караудан баш тартыгыз. Хәтта кабыклы булганнарын да юмыйча ашарга ярамый. Аларны хәтта духовкада 150 градуста 8-10 минут тотарга киңәш ителә.

8. Товарның саклану вакытын игътибар белән карагыз һәм савытның бөтен һәм кабармаган булуын тикшерегез.

9. Десертлар белән сак булыгыз. Бигрәк тә аларда крем була икән, сатып алганда, аның сыйфатын яхшырак тикшерегез.

Рәсем: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев