Логотип Идель
Бу – тема!

«АДЫМНАР» БЕЛӘН АЛГА!

 

 

 

– Айдар әфәнде, мәктәпкә укырга керү өчен татар телен белү мәҗбүриме? Әллә инде укырга кергәч кенә дә өйрәнү мөмкинме? Гомумән, татар телендә белем бирү хакында ни уйлыйсыз?

– Әгәр бала татар телен белә икән, бу хуплана гына. Телне өйрәнергә теләүче балаларны да кабул итәбез. Балаларның телне белү дәрәҗәсен билгеләү өчен әңгәмәләр уздырыла. Төрле төркемнәргә бүлеп укытачакбыз. Беренче сыйныфка алганда, әле әллә нинди зур таләпләр куелмый. Башлангыч сыйныфларда телне мәктәптә дә өйрәтергә була, ләкин олырак сыйныфларда минимум таләпләре бар, чөнки класста татар телен белмәгән ике-өч бала өчен аерым төркем ачып булмый. Күптелле мәктәптә өч тел дә фәннәрне өйрәнү чарасы булып тора. Ә менә татар теле тирәнрәк – туган тел дәрәҗәсендә өйрәнелә. Аерым фәннәрнең кайберләре татар телендә укытылачак. Мәсәлән, тарих, җәмгыять белеме. Бу – күбрәк тел байлыгын, фикерләү сәләтен үстерә торган фәннәр.

 «Адымнар»ның башка мәктәпләрдән аерып тора торган үзенчәлекле яклары күп. Шуларның берсе – кампус. Бу башка шәһәр-авыллардан килеп уку мөмкинлеге дә бар дигән сүзме? Әллә анда Казан балалары яшәячәкме?

– Интернат Татарстан Республикасының якын-тирә районнарыннан күптелле мәктәптә белем алучы балалар өчен. Ул 330 урынга исәпләнгән. Хәзер инде күп авылларда төп һәм урта мәктәпләр калмады, аларның күбесен зур авылларга яки район үзәкләренә күчереп бетерделәр, һәм балалар файдалы итеп үткәрәсе вакытларын юлга сарыф итәләр. Үзегез беләсез, төрле вакыт була: автобус ватылырга да, табигать шартлары комачауларга да мөмкин. Күп кенә ата-аналарга бу хәл ошамый. Шәһәрдә сәләтле балалар өчен мөмкинлекләр дә зур. Ә гомумән алганда, 7 нче сыйныфта укучы балаларның барысын да (шул исәптән Казан балаларын да) шушы интернат аша уздыруны максат итеп куябыз, чөнки ул бердәмлекне үстерә. Яшүсмерлек чорында ул балаларны әхлакый яктан да тәрбияли, мөстәкыйльлеккә дә өйрәтә, телләрне өйрәнүгә дә булыша, берләштерә дә.

Интернатның шартлары нинди? Буш вакытта ниләр белән шөгыльләнеп була?

– Әгәр дә республикадан сәләтле балалар килә икән, без аларга уңайлыклар тудырабыз. Яшәү бик яхшы, кампус мәктәп белән тоташкан. Бүлмәләр тиешенчә җиһазландырылган. Бүлмәдә икешәр бала яшәячәк. Тәүлек буе кампуста булганлыктан, әлеге укучылар тел мохитенә керү өчен уникаль мөмкинлеккә ия, шуңа күрә интернат тәрбиячеләре штаты берничә телне ирекле белүче, тәрбия эшен оештырырга сәләтле педагоглардан туплана. Интернатта яшәү, чыннан да, балалар коллективын берләштерүгә ярдәм итәчәк, ә педагоглар өчен укучыларга әхлакый тәрбия бирү траекториясен төзергә уникаль мөмкинлек бирә. Буш вакытта төрле юнәлештәге түгәрәкләргә, театрларга, музейларга йөрергә була.

«Адымнар» мәктәбен тәмамлаучы 11 нче сыйныф укучысы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Ул зыялы, югары культуралы, актив тормыш позициясенә ия булган, өч яки аннан да күбрәк телдә иркен аралашучы шәхес булырга тиеш. Һәм, әлбәттә, телен, тарихын, әдәбиятын, гореф-гадәтләрен белүче, саклаучы, милләте белән горурланучы, башка милләт вәкилләренә дә ихтирам белән караучы, киләчәк буынны кайгыртучы.

 

Блиц-сораштыру:

– Мәктәптә укыганда, нинди фәннәрдән кача идегез? Ни өчен?

– Дөресен генә әйткәндә, мин бик җаваплы укучы идем. Гомумән, минем бер дәрестән дә качканым булмады, хәтта институтта да. Нинди фән булуына карамастан, һәр дәрескә тырышып әзерләнә идем,  мавыгып, кызыксынып укый торган бер бала булдым. Шуңа күрә мәктәпне – медаль, ә институтны гел «биш»ледән торган кызыл диплом белән тәмамладым.

– «Сораштыргалаштыргалау» сүзен русча һәм инглизчәгә тәрҗемә итегез.

Сораштыргалаштыргалау – расспрашивать, опрос, to inquire, to be asked.

– Буш вакытта китапмы, әллә Ютуб-каналмы?

Китап.

– Телефоныгыздагы иң еш кулланылган кушымталар нинди?

Яраткан кушымталар шактый.

– Балаларыгызга өй эшләрен эшләргә булышасызмы?

Әлбәттә, булышам.

– Директор кабинетында булырга тиешле 3 төп әйберне атагыз.

Байраклар, мөһер (печать), өстәл.

– Кайсы илнең мәгариф системасы иң алдынгы?

– Сингапур.

«Очраштыргалаштыргалаганда» сүзен русча һәм инглизчә әйтегез.

Очраштыргалаштыргалаганда – при встрече, while meeting.

– Ватсаптагы статусны еш алыштырасызмы? Соңгысын кайчан язган идегез?

Аның турында уйларга вакытым да юк.

– Кәгазь дәреслекме, әллә электронмы?

Кәгазь китап.

Чаткы Ялкынлы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев