Логотип Идель
Бу – тема!

5 НЧЕ ДЕКАБРЬ – ВОЛОНТЕРЛАР КӨНЕ!

Нәкъ тә менә алар булганга, бу дөнья мәрхәмәтлерәк тоела. Алар эчкерсезлек, олы ярдәм, якты чырай символы. Әйе, сүзем волонтерлар турында. Рәхмәт сезгә, бәйрәмегез белән, зур йөрәкле кешеләр!

Бүген, 5нче декабрь, волонтерлар көне билгеләп үтелә. Иҗтимагый хәрәкәт буларак волонтерлык борынгы заманнарда ук барлыкка килгән булып санала, ул вакытта ук кешеләр бернинди дә матди «рәхмәт» өмет итмичә, ирекле рәвештә бер-берсенә ярдәм иткәннәр. Әмма бу юнәлеш хәзерге мәгънәсендә XIX гасырда гына формалаша башлаган.

Волонтерлык тарихында мөһим вакыйга булып 1863 елда Анри Дюнанның Халыкара Кызыл Крест берләшмәсе төзүе тора. Хәрәкәтнең төп максаты – кайсы як булуына карамастан, сугышта яраланганнарга ярдәм итү була. Бу вакыйга бик күп гуманитар башлангычларга старт бирә.

Беренче һәм Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң волонтерлык хәрәкәте халыкара дәрәҗәдә үсә. Җимерелгән шәһәрләрне торгызуда, медицина һәм гуманитар операцияләрдә катнаша волонтерлар. Бу чорда шулай ук мохтаҗларга ярдәм итү программалары да эшли башлый.

Россиядә волонтерлык 2000 еллар башыннан актив үсә, ул вакытта мохтаҗларга ярдәм итүгә юнәлтелгән күпсанлы иҗтимагый оешмалар һәм инициативалар төзелә. Россиядә волонтерлык хәрәкәте иң масштаблы эш күрсәткән вакыйгаларның берсе – 2014 елда Сочида Олимпия уеннары, анда меңләгән кеше волонтер буларак катнашкан.

Волотерлар да эшчәнлек төре буенча төрләргә бүленә икән:

  • Мәдәният волонтерлыгы

Бөтен ил буенча 380 меңнән артык волонтер мәдәният һәм сәнгать өлкәсен үстерүгә ярдәм итәргә әзер.

  • Социаль волонтерлык

Ятим балалар, ялгыз картлар, инвалидлар, авыр хәлгә калган кешеләр белән эшлиләр. Психологик һәм социаль ярдәм күрсәтәләр.

  • Экологик волонтерлык

Бу киң юнәлештәге волонтерлар табигатькә ярдәм итә – чүпләрне җыя, өмәләр һәм акцияләр үткәрә, агачлар утырта, җәнлекләрне яклауга өнди. Волонтер командаларын еш кына тыюлыкларда эшләү өчен җәлеп итәләр.

  • Медицина волонтерлыгы

Гадәттә, профильле көллият һәм югары уку йортлары студентлары медицина волонтеры була. Психологлар еш кына шифаханәләрдә түләүсез эшли, аниматорлар кечкенә пациентлар өчен бәйрәмнәр оештыра. Канга донорлык – шулай ук волонтерлык эшчәнлеге.

  • Патриотик волонтерлык

Активистлар Бөек Ватан сугышы истәлекләрен сакларга ярдәм итә. Алар ветераннарны карый, сугышчыларның каберләрен эзли, хәбәрсез югалганнарның исемнәрен торгызу өстендә эшли, патриотик акцияләр үткәрә.

  • Спорт волонтерлыгы

Бу юнәлеш волонтерлары сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыра һәм спорт чараларын оештыруда катнаша.

Баксаң, никадәр саваплы, мәрхәмәтле эшләр башкара волонтер исемен йөртүче бу олы шәхесләр. Бәйрәм белән сезне, яхшы кешеләр!

 

рәсем: «freepic.com»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев