Логотип Идель
Бу – тема!

25 ЕЛЛЫК ХЕЗМӘТ НӘТИҖӘСЕ

«Сәләт» белән «Ялкын»ның күпьеллык хезмәттәшлеге һәркемгә билгеле. Мөнәсәбәтләребез инде күптән, рәсми чикләрне узып, дуслыкка әверелде. Ә дуслар тора-бара бер-берсенә охшый башлый, диләр бит. Дөреслеккә туры килә ахры бу сүзләр. «Ялкын» ел дәвамында үзенең 95 яшьлеген, ә «Сәләт» 25 яшьлеген бәйрәм итә.

Әле күптән түгел генә «Сәмрух» ел премиясе белән беррәттән 25 яшьлек туган көнен уздырган «Сәләт», кичә кабат үзенең активистларын туган көнгә җыйды. «Ялкын» журналы да чакырулы кунаклар исемлегендә бар иде, әлбәттә.

«Сәләт»нең 25 еллыгына нәтиҗә ясарга һәм туган көн белән котларга килүчеләр арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова  бар иде. «90нчы еллар башында, мин журналист, баш мөхәррир булып эшләгән чакта, Җәүдәт Шәүкәт улы идеяләре белән бүлешә, башкарасы килгән эшләре турында канатланып сөйли иде. Шул ихлас теләк-хыяллар мондый зур хәрәкәткә китерер дип күзаллавы бик кыен иде ул чакта. Әмма сез булдырдыгыз, бик зур нәтиҗәләргә ирештегез. «Сәләт» миңа бик ошый, сезнең эшегез Татарстан өчен бик кирәкле һәм актуаль. «Сәләт» республикабыз өчен кадрлар әзерли. Сезнең белән бергә була алуым белән бик бәхетле мин», – диде Римма Атласовна «сәләт»леләрне котлап.

Туган көнгә «Сәләт» хәрәкәтенең башында торган хөрмәтле абый-апалар да килгән иде. Индус Ризак улы Таһиров та «Сәләт» белән бәйле истәлекләрен яңартты. «Сәләт» телебезне саклау, үстерү өлкәсендә чиксез зур роль уйный. «Сәләт»тә тәрбияләнгән балалар киләчәктә республикабыз, илебез белән идарә итә алачаклар, һичшиксез. Уңышлар бик күп. Тик бу әле зур тарихның башы гына», – диде Индус Ризакович.

Күп еллар дәвамында «Сәләт» хәрәкәтендә актив катнашкан, «Сәләт» һәм Татарстан Республикасы яшүсмерләренең үсешенә зур өлеш керткән активистларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре мэры тарафыннан имзаланган Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары белән дә бүләкләделәр.

«Сәләт»нең җәйге кампаниясе


2019 елның җәе бик кызу булачак. 26нчы сезон яңалыклар да бай. 1994 елда 65 кешелек бер сменадан башлангыч алган «Сәләт» быел 25000 кешене үзенә кабул итәргә әзер. 23 алан, 17 Сәләт клубы, 55 проект, 250 әйдаман, 69 башҗитәк – болар барысы да 2019ның җәен онытылмаслык итәчәк.



Туган көннең күңелле мизгелләре - фотоларда:






























Фотолар: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев