Логотип Идель
Бу – тема!

2022 ЕЛДА ЭКРАНГА ЧЫГАЧАК 7 БЕСТСЕЛЛЕР КИТАП

Санаулы көннәрдән 2022 ел җитә. Киләсе ел китап укырга һәм кино карарга яратучыларны дөньякүләм танылган бестселлерларның экранизацияләре белән сөендерәчәк. Язмада экраннарга чыгачак әсәрләрнең исемлеге тупланды. Бәлки алар арасында синең яраткан китабың да табылыр!

1.«Доводы рассудка» / «Persuasion» - Джейн Остин, 2022 ел, Netflix каналы

Киләсе елда театр режиссеры Кэрри Крэкнелл һәм MRC студиясе китап сөючеләр өчен реализм чорының танылган язучысы Джейн Остинның «Persuasion» романы мотивлары буенча экранизация-драмасын чыгара. Фильмда төп рольләрне Дакота Джонсон, Генри Голдинг һәм Космо Джарвис башкарачак.

2. «Глубокие воды» / «In Deeper Waters» - Патриция Хайсмит, 20 гыйнвар, 2022 ел

Режиссер сыйфатында Эдриан Лайн өчен Америка язучысы Патриция Хайсмитның психологик триллерын экранлаштыру дебют булачак. Талантлы Бен Аффлек һәм Ана де Армас мәхәббәт экспериментларында бер-берсен сынаучы ир белән хатынга әвереләчәк.

3. «Королевство шипов и роз» / «A Court of Thorns and Roses» - Сара Дж. Маас, 2022 ел, Hulu каналы

Тиздән язучы Сара Дж. Маасның «Шипы и розы» циклының фанатлары популяр фэнтези-романның сериалын күрә алачак. Мифологияне һәм «Красавица и чудовище» әкиятен яратучылар күп кенә серле һәм шаккаттыргыч вакыйгалар белән танышачак.

4. «Смерть на Ниле» / «Death On The Nile» - Агата Кристи, 11 февраль, 2022 ел

Кышның иң көтеп алынган премьерасы бу! Кеннет Брана детектив Эркюль Пуароның маҗаралары турында сөйләүче танылган инглиз язучысы Агата Кристи романының үз версиясен күрсәтәчәк. «Смерть на Ниле» 2017 елда экраннарга чыккан «Убийство в "Восточном экспрессе"» фильмындагы вакыйгаларның дәвамы булачак.

5. «Там, где раки поют» / «Where the Crawdads Sing» - Делия Оуэнс, 24 июнь, 2022 ел

Риз Уизерспун белән Оливия Ньюман Делия Оуэнс романына фильм төшерәчәк. Актерларның төп составында Тейлор Джон Смит (Тейт Уокер), Харрис Дикинсон (Чейз Эндрюс) һәм Дейзи Эдгар-Джонс (Кия Кларк) булачак дип көтелә. Яшүсмерләр өчен иң шәп китаплар исемлегендәге романның экранизациясен «бозмаслар» дип ышанабыз.

6. «На Западном фронте без перемен» / «Im Westen nichts Neues»  - Эрих Мария Ремарк,  2022 ел, Netflix каналы  

Беренче бөтендөнья сугышы турындагы бу романны укымаган һәм белмәгән кеше юктыр. Әсәрнең  экранизациясе оригиналдагы телдә күрсәтеләчәк дип көтелә. Пауль Боймер ролен талантлы Даниэль Брюль башкарачак.  Фильмда канкойгыч вакыйгалар язучының сүзләреннән ким булмас дип өметләнәсе генә кала.

7. «Мы» - Евгений Замятин, 8 сентябрь, 2022 ел

Киләсе елның көзендә русс язучысы Евгений Замятинның танылган әсәре буенча фильм чыгачак. Д-503 ролен Егор Корешков, И-330 – Елена Подкаминская, ә С-4711не Филипп Янковский уйнаячак дип хәбәр ителә. Фильмны төшерү турында башка мәгълүматлар әлегә билгеле түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев