Логотип Идель
Бу – тема!

ТЕЛӘК ТЕЛӘП ТАМАК ТУЙДЫРАБЫЗ /рецепт/

Дустыңның туган көне якынлаша, ә син һаман ни бирергә белми йөрисеңме? Бүген без синең белән “Теләкле печенье” (“Печенье с пожеланиями”) пешерергә өйрәнербез. 

Әлеге печеньенең тарихы 12 гасырга ук барып тоташа. Имеш, Кытай солдатлары сугыш вакытында шулай аралашкан булганнар, ди. Күп илләрдә популяр әлеге серле ризык акрынлап Россиядә дә таныла бара, кибет киштәләрендә аның нинди генә төрләре юк. Ә нишләп әле аны үзебезгә пешереп карамаска?
Моның өчен безгә: 
- 3 йомырка,
-125 г шикәр пудрасы (сахарная пудра)
- 45 г атланмай,
- 65 гр он.
Кирәк-яракларны барладыңмы? Ә хәзер пешерә башлыйбыз!


1. Йомырка сарысын агыннан аерырга һәм агына шикәр пудрасы салып, күбекләндереп кабартырга кирәк булыр. Шулар өстенә эретеп суытылган атланмай, он салып болгат. Әгәр камырың тыгыз булып китсә, 2-3 зур кашык су сал. Боларны эшләгәннән соң камырны 15 минутка калдырып торабыз.

2. Газ мичен 180 С ка кадәр җылытабыз, таба өстенә пергамент кәгазь җәябез, аны атланмай белән майлыйбыз.

3. Майланган кәгазь өстенә бер кашык камыр салабыз, аны коймак кебек итеп кул белән җәябез. “Коймакларны” кырыйлары көрән төскә кергәнче пешерәбез. Шуннан соң аларны алып икегә бөклибез, урталарына теләкләр язылган кәгазь кисәге тыгып калдырырга онытмыйбыз (принтердан чыгартылганны яхшы). Икегә бөкәләгәч, тагын бер бөклибез. Боларның барсын да печенье суынып өлгергәнче эшләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев