Логотип Идель
Бу – тема!

ИЛҺАМ ЯНДА БӨТЕРЕЛӘ

26-30 июнь көннәрендә “Волга” яшьләр үзәгендә “Алтын каләм - Золотое перо” фестивале уза. 22 ел дәвамында кайларда гына узмаган да, нинди генә журналистларга канатлар куймаган әлеге конкурс. “Ялкын” өчен ул бигрәк тә якын, чөнки анда катнашучыларның күбесе “Ялкын”ның дуслары. Яшь журналистларның йокларга вакытлары кала микән? Ник барганнарына үкенеп ятмыйлармы икән? Журналистика юлыннан китү теләкләре арткан гынамы, әллә сүрелгәнме? Үзләреннән белешик.

Чулпан Гарифуллина (Кайбыч районы): “Фестивальдә 4 ел катнашам, үземне ветеран дип саный алам икән инде (көлә). Тын алырга да вакыт юк, дисәм, арттыру булмас. “Татар журналистикасы” төркемендә 32 кеше без. Газеталарыбызның икенче саннарын әзерли башладык. Йокы биредә онытыла, үзем беренче көнне иртәнге биштә генә йокларга яттым. Илһам килә, шөкер. Килмәсә монда миңа нәрсә калган соң? Темалар да күп, язарга өлгер генә. Өметсез шайтан гына диләр, җиңүгә өметләр юк түгел. “Алтын каләм” быел шул ягы белән үзенчәлекле: башка елларда һәр берләшмә футболкасының (“Рус журналистикасы», “Фотоберләшмә” “Телевидение”, “Радио” һ.б) үз төсе булса, быел барлык катнашучылар да күк төсендәге футболкалардан йөри”.



Зөлфия Хәсәнова (Арча раойны): “Монда үзгә бер атмосфера. Берсе артыннан икенчесе очрашулар, остаханәләр уза, әле газетаны да чыгарырга җитешергә кирәк. Кичә иртәнге биштә торып, Арчадан килдем, бүген иртәнге алтыга кадәр йокламыйча берләшмә гәҗитен эшләдек. Баш мөхәррир булдым. Илһам янымда бөтерелә, тьфү-тьфү. Булганда тотып калыйм дип, көнгә өчәр мәкалә язам. Мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре гөрли. Шул турыда кызыклы язма әзерлим, узган елларда гран-прига ия булучылардан интервью алдым. Алдынгы урыннарда булу теләге зур. Шуңа күрә иртәнгә кадәр һәр хәрефне тикшереп утырам”.



“Каләм”ле дусларыбызга каләмнәренең хыянәт итмәвен һәм җиңү теләп калабыз. Яңадан яңа язмалары белән укучыларын сөендереп торсыннар!

Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев