«12-16 ЯШЬЛЕК ҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ МУЗЫКА ЮК»
Креатив, сәләтле яшүсмерләрне үз эченә алган «Алма» төркеме тыңлаучыларны матур иҗат җимешләре белән һәрдаим шатландырып тора. Ул ничек барлыкка килгән? Аларның төп максаты нинди? Гомумән, әлеге төркемдәге йолдызлар кемнәр алар? Барлык сорауларга да җавапларны әлеге язмадан белерсез.
Зилә Фәйзуллина, «Алма» төркеме җитәкчесе, продюсеры:
– «Алма» төркеме 2024 ел башында барлыкка килде. 4 ел буе «СалаваТик» төркеме белән эшләгән вакытта мин балаларның никадәр тиз үсүенә, кызыксынулары үзгәрүенә шаһит булдым. «ТАТМЕДИА» АҖның генераль директоры Шамил Мөхәммәт улы Садыйков яшьләр өчен төркем оештырырга кирәк, дигән фикерне хуплады. Яңа, заманча яңгырашлы, үсмерләргә якын булырлык җырлар иҗат итәргә кушты. Ә ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе бу проектны тормышка ашырыр өчен матди ярдәм күрсәтте. Шулай итеп «Алма» төркеме оешты, яңа җырлар иҗат ителде, 6 заманча клип төшерелде.
12-16 яшьлек үсмерләр өчен татар телендә музыка юк. Нәниләргә «СалаваТик»лар җырласа, «Ялкын», «Идел» кебек журналларының укучылары күбрәк татарча альтернатив музыка тыңлый. Максатыбыз –бушлыкны яшүсмерләргә якын булган татар җырлары белән тутыру иде. «Алма»лар – уникаль, бердәнбер төркем. Проект озын гомерле булыр дип ышанам, чөнки Аделина Хәсәнова, Булат Талипов, Эмилия Галимҗанова – искитмәле талантлы яшьләр. Һәм, форсаттан файдаланып, «Ялкын»ның яшь иҗатчыларын хезмәттәшлеккә чакырам. Хөрмәтле авторлар, безгә сезнең шәп шигырьләрегез, көйләрегез кирәк. Безгә сез кирәк!
«Алма» төркеменең төп кешеләре белән дә аралашыйк.
– Җыр белән кайчан һәм ничек кызыксына башладың?
Аделина:
– «Сөйләшергә өйрәнгәнче, җырлый башладың», – дип шаяралар әти белән әнием. Мин балалар бакчасыннан ук җырга гашыйк, тугыз яшьтән балалар филармониясенә йөри башладым. Шул ук елда «СалаваТик» төркеме оешты, без беренче составта идек.
Эмилия:
– Мин җыр белән биш яшьтән кызыксына башладым. Шул сәбәпле музыка дәресләренә йөри башладым.
Булат:
– 5 яшьтә җырга карата кызыксыну уянды. Әнием укытучы булып эшли һәм мине дә үзе белән эшкә ала иде. Аның сыйныфы янында музыка кабинеты урнашкан. Мин аның янына килеп: «Монда нишлиләр икән?», – дип утырып тыңлый идем. Бервакыт әни мине күреп алды да: «Җырлыйсың киләме?», – дип сорады. Мин, әлбәттә, уңай җавап кайтардым. Шулай итеп беренче сыйныфтан җыр белән шөгыльләнә башладым.
– Ничек уйлыйсың, зур сәхнәдә чыгыш ясар өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк? Акчасыз гына танылып буламы?
Булат:
– Сәхнәдә чыгыш ясар өчен курыкмаска, үз-үзеңә бикләнмәскә, сәхнәдә яшәргә кирәк. Минем уйлавымча, акчасыз танылырга мөмкин, чөнки иң мөһиме – сыйфатлы жыр чыгару. Иҗат җимеше «топ»ка чыккан очракта, популярлык җыеп була.
Эмилия:
– Минемчә, зур сәхнәдә чыгыш ясар өчен дөньяга ачык, стресска чыдам булырга кирәк. Акча – кирәкле ресурс, ансыз танылып булмый.
– Татар яшьләренең игътибарын җәлеп итәр өчен нинди стильдәге музыка башкару отышлы?
Аделина:
– Поп, рэп стилендәге җырлар башкарырга кирәктер. Барлык кешенең дә теләкләрен исәпкә алып бетереп булмый, чөнки яшьләр арасында лирик җырларны да, классиканы да яратып тыңлаучылар шактый.
– Төркемдә булган берәр истә калган мизгелне сөйләп уз әле?
Булат:
– Әлбәттә, безнең кызык хәлләр бик күп. Алар арасыннан иң истә калганы: иртән бөтен планнарны корып, съемкага яр буена бару булды. Анда унлап кадр төшерергә кирәк иде. Иң төп элемент – фортепиано, ә бер көн алдан әлеге музыка уен коралын сүтеп алып киткәннәр. Шуңа күрә безнең клипта күбесенчә импровизация урын алды.
Аделина:
– «Бие» җырына клип төшерергә без Чулман елгасына барган идек. Эшне тәмамлагач, шул ук киемнәрдән суга чумдык. Шундый рәхәт иде!
– Кумирларың кемнәр?
Эмилия:
– Минем кумирларым – ул Илгиз Шәйхразиев, Гөлназ Җәмилевна һәм Ришат Төхвәтуллин.
Булат:
– Илһам абый Шакиров иҗатын бик яратам. Иң яраткан җырым – ул «Тәфтиләү».
Аделина:
– Минем кумирларым күп, ләкин иң яратканнары – Марат Яруллин, Фирдүс Тямаев, Илгиз Шәйхразиев, JONY, Ариана Гранде, Майкл Джексон.
Татар мәдәниятен үстерүгә үз өлешләрен керткән яшүсмерләргә һәм оештыручыларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез!
Сурәт: «»freepic.com»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев