Логотип Идель
Бу – тема!

1 АПРЕЛЬ: РӘХӘТЛӘНЕП АЛДАЛА!

Ул көн елга бер генә килә! Шуңа күрә мөмкинлекне һич кенә дә кулдан ычкындырырга ярамый! 1 апрельне әйтәм! Рәхәтләнеп алдалап һәм алданып була торган көн бит бу! Бүген без сезгә төрле кешеләрнең алдану тарихларын һәә-әә-әәм кызыклы итеп алдалау ысулларын тәкъдим итәбез! ;-)

Тарихка күз салыйк әле


1 апрельне бәйрәм итү традициясе Франциядән килгән, диләр. Элек яңа елны нәкъ менә шул көннән башлап санаганнар. Ә 1564 елда Карл IX “ел 1 гыйнвардан башлана”, дип фәрман чыгарган. Ләкин моңа барысы да буйсынмаган.  Кайберәүләр, каршылык күрсәтеп, яңа елны барыбер 1 апрельдә билгеләп үткәннәр. Башкалар исә болардан көлгәннәр һәм яңа ел белән котлап, төрле шаяртулы бүләкләр җибәргәннәр, булмаган бәйрәмнәргә чакырганнар. Шулай итеп 1 апрель яңа ел бәйрәменнән шаярту бәйрәменә әверелгән. Франциядә аны “апрель балыгы” дип атыйлар. Имеш, Карл IX фәрман биргәндә кояш балык йолдызлыгында булган.

Англиядә бу бәйрәмгә “апрель җүләре” дигән исем такканнар. Берәрсе бик каты алданса, аннан ай буена шулай дип көләләр. Германия белән Австриядә бик күп еллар буе 1 апрель бәхетсез көн булып саналган. Имеш, бу көнне туган кешенең гомере буе бәхете булмый. Сатлыкҗан Иуда да 1 апрель көнне туган, дигән фикер бар. Бу көнне авылларда эшләмгәннәр, яңа эшләргә тотынмаганнар, терлекне көтүгә кумаганнар. Бүгенге көндә 1 апрельгә шаяру көне дип кенә карыйлар.

Россиягә кагылышы булмаса да, әлеге көнне халык көтеп ала. Бөтен шартын туры китереп уздыра.

Алдану ачысын татыганнарны тыңлыйк:


?? Укучылар арасында “Бүген дәресләр булмый”, дип аладалау популяр. Тик аннан бик тиз алдаулары турында әйтәләр икән, чөнки аннан үзләренә эләгә бит.

?? Исемен язмауны сораган бер туташның “отпуск”кы 1 апрельгә туры килә. Тыныч кына ял итеп ятканда аңа: “Эштән куылдың”, - дип хәбәр хилеп төшә аңа.

- Мин ул көнне 1 апрель икәнлеген бөтенләй онытканмын. Паникага бирелдем. Аннан шул ук көнне алдалаганнарын әйттеләр, - ди ул үзе бу турыда.

?? Арча районында китапханәче булып эшләүче Рәзинә Әхмәтҗановага исә бер бала:

- Рәзинә апа, сезнең күлмәк итәгегез ертылган бит! – дигән. Шактый киң таралган шаяру булса да, китапханәченең “итәгем ертылган”, дип коты алына.

?? Инженер булып эшләүче Алмаз Гыйниятуллинны исә менә болай итеп кәкре каенга терәткәннәр:

- Интернеттагы игъланнар сайтына минем исемнән берьюлы 3 белдерү элгәннәр. Берзаманны бертуктаусыз телефоным шалтырый башлады. Машина да сатам икән мин, эт тә... Аннан администраторларга хәбәр бирдем, белдерүләрне алдылар. Дус кызымның мондый шаяруына ачуланмадым. Киресенчә, оригинальлеге өчен мактадым.

?? Ә менә Рузанна Каюмовага банктан “әҗәтегезне түләгез”,  дигән хат килеп төшә. Мондый хәбәр килеп ирешсә, теләсә кемнең йөрәк өянәге кузгалырга мөмкиндер ул. Рузанна тирән сулыш ала да, туп-туры банкка юл тота. Бу хәлләрнең нибары 1 апрель шаяруы икәнен аңлау куркыныч төштән соң уянып китү белән бердер ул, әйеме? ;)

1 апрель лайфхаклары:


Бәйрәмне ел буе көлеп искә аласыгыз килсә, күңелегезгә хуш килгән шаяруны сайлап алырга мөмкин. Кәефкә карап, аларны башка вакытларда да кулланырга була.

? 1) Берәрсенә шалтыратабыз да:

- 10 минут дәвамында трубканы алмагыз. Линиядә телефонист эшли, аны ток сугарга мөмкин, - дибез.

Берничә минуттан номерны кабат җыясың, әгәр ул кеше телефонны алса, җан өшеткеч тавыш белән акырып җибәрәбез.

Игътибар! Болай эшләгәндә шалтыраткан кешенең йөрәк авырулары юкмы икәнлеген белешегез. ;-)

? 2) Дустың яки хезмәттәшеңә почта аша сезгә 500 сум акча җибәрергә тиешлеген сөйлисең һәм дисководтан 500 сум акча тартып чыгарасың (әлбәттә инде, аны алдан тыгып куярга онытмаска кирәк).

? 3) Берәр дустың белән шәһәр транспортында елга яки берәр сулык яныннан узган вакытта тәрәзәгә карыйсың да:

- Кара, дельфиннар! – дип шаккатып кычкырасың. Нәтиҗәсе искиткеч – барысы да тәрәзәгә караячак.

? 4) Җәмәгать транспортына керәсең дә, телефоннан каһвә белән пиццага заказ бирәсең. Киләсе тукталышта дустың аларны күтәреп килеп керә. Һәм:

- Кемнең заказы? – дип сорый. Халык шакката.

? 5) Мәктәптә соңгы партада утыручы:

- Түшәмдә носки эленеп тора! Алга таба җибәр! – дип язган кәгазь җибәрәбез. Кәгазьне алган кеше озак кына түшәмгә карап тора. Аннан рәхәтләнеп көлә һәм аны алга таба җибәрә.

? 6) Ике дус бертөрлерәк киенәләр дә, икесе ике тукталышка басалар. Троллейбуста баручылар беренче тукталышта мондый күренешкә шаһит була: егет кузгалып киткән троллейбус артыннан өлгерми. Киләсе тукталышта ишек ачыла һәм еш-еш сулыш алган кыяфәт чыгарып, теге (аның кебек киенгән дусты) егет килеп керә. “Көчкә куып җиттем”, - ди ул үзалдына. Пассажирлар сүзсез кала.

P.S. Шаярыйк, көлик, тик шаяруның да чиге барын онытмыйк, дуслар. Уеннан уймак чыга күрмәсен инде. ;-) 1 апрелегез күңелле үтсен! ?????


Зилә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев