Логотип Идель
Бу – сер!..

«УКЫТУЧЫ АБЫЙ БӘЙЛӘНӘ...»

«Мин моны матур итеп ничек кенә аңлатырга да белмим. Безнең мәктәптәге укытучы абый миңа артык зур игътибар белдерә. Башта: «Бигрәк матур син бүген», – кебегрәк сүзләр әйтеп китсә, хәзер коридордан узганда миңа бәрелеп яки сыланып узып китә башлады. Дәрестә кулыма кагылганын еш сизәм. Мәктәпкә бару бер җәза булып тоела. Әти-әниләргә сөйләргә куркам...».

Аноним, 17 яшь

Алсу Талибуллина-Фролова, психолог:

– Мондый очракны кемгә дә булса: әти-әнигә,ышанычлы укытучыга яки сыйныф җитәкчесенә сөйләргә кирәк, чөнки канун да, мораль-әхлакый принциплар да синең яклы. Педагогларның этик кодексы була. Укытучы мәктәпкә балаларны укытырга килгән һәм укучылар белән башка мөнәсәбәтләрдә була алмый. Мәктәп администрациясе дә читтә калырга тиеш түгел. Бу проблеманы җайлап кына, үзара килешеп хәл итү зарур.

Табигатьтә үсеп утырган чәчәккә читтән сокланып кына карыйлар, әгәр аңа үткән саен кагылсаң, ул коела, шиңә. Кеше дә шулай ук. Аеруча кызлар үз кадерләрен белергә, үзләрен хөрмәт итеп, шәхси чикләрен якларга тиеш. Шәхси чик – ул синең үз-үзеңә мөнәсәбәтең, үз принципларыңны яклавың. Әгәр һәр кеше безнең белән ничек тели шулай аралаша башласа, безнең шәхси чикләр югала дигән сүз. Ә үзебезне горур тотып, башкаларны да үзебезне хөрмәт итәргә өйрәтсәк, үзбәябез (самооценка) дә күтәрелә. Аноним, сиңа мондый киңәш бирәсем килә: шәхси чикләрне куярга, горур булырга өйрән һәм кешеләрнең дә сиңа карата мөнәсәбәте үзгәрер.

Ирина Волынец, Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил:

– Бу ситуациягә ачыклык кертү өчен нюансларны исәпкә алырга кирәк. Бәлки, бу укытучы сиңа карата гади симпатия генә белдерәдер? Мәсәлән, ул синең белән, укудагы уңышларың белән горурланып, сиңа сокланып шулай эшләргә мөмкин. Бәлки, ул синең гүзәллегеңә сокланадыр? Без, үзебез дә аңламастан, күңелебезгә хуш килгән кешеләргә (җенесенә бәйсез рәвештә) кагылабыз. Сизгәнең бар микән: аралашканда дуслар да бер-берсенә кагылып ала бит. Әмма кайбер кешеләр бу рәвешле «аралашу»ларны кабул итми. Мондый үзенчәлекләр кешенең тәрбиясенә һәм психологиясенә бәйле. Укытучың да шундый тактиль контактлар ярдәмендә аралашырга ярата торган кеше булырга мөмкин. Игътибар ит әле: ул башкалар белән ничек аралаша?

Әгәр теләмибез икән, берәүнең дә безнең шәхси чикләрне үтеп керергә хокукы юк. Укытучының да моны белеп торуы хәерле. Уңайлы вакытны чамалап, аңа бу турыда җиткер. Чөнки ул үз-үзен  начар тотуын аңлап та җиткермәскә мөмкин. Әлеге сүзләрне әйткәндә укытучыны гаепләмичә, моның сиңа ошамавына басым ясарга кирәк.

Бу хәлне әниеңә дә хәбәр итсәң яхшы булыр иде. Аннан курыкма, оялма. Ул тәҗрибәсеннән чыгып сиңа үз киңәшен бирер. Укытучы белән үзеңне ничек тотарга икәнлеген әйтер. Әгәр әлеге проблема уңай хәл ителмәсә, син редакция аша миңа шәхсән дә хәбәргә чыга аласың.

Камилә Абдуллина, SMM белгеч: 

– Чит илләрдә мондый күренешләргә карата инде күптән «харрасмент» термины кулланыла. Ул кешенең теләгеннән башка аңа карата игътибар белдерүне, җенси якынлыкка ишарәләүне үз эченә ала.

Иң беренче чиратта, бу синең гаеп түгел икәнлеген истә тотарга кирәк. Кызганыч, бездә ир кешеләр хатын-кызларга карата үзләрен артык иркен тоткан очракларда кыз кешене хурлыйлар. Ачык кием кияргә, бизәнергә, көлеп-елмаеп йөрергә кирәк түгел иде, диләр. Шуңа күрә мондый вакыйгалар турында сөйләнелми, кыз кеше үзен гаепле санап шыпырт кына түзеп йөри. Ә уйлап карасак, монда аның бер гаебе дә юк. Гаеп үз теләгенә хуҗа була белмәгән ир кешедә. 

Бер таныш кызымның да шундый хәлгә эләккәне бар. Физкультура укытучысы озак вакыт «сырпаланып» йөргәннән соң, аны мәктәптә үпмәкче булган. Шул хәлдән соң дустым бик озак вакыт үзен гаепле хис итеп йөргән, бу хакта беркемгә дә әйтмәгән. Мәктәпне тәмамлагач, бу мәсәләне психолог ярдәмендә чишәргә туры килде. 

Мин бу хәлне, һичшиксез, ата-анага, мәктәптәге укытучыларга хәбәр итәргә кирәк дип саныйм. «Татарларда андый күренеш юк, без андый түгел», – дигән фикердән читкә китеп, мәктәпләрдә дә мондый актуаль темаларга тәрбия дәресләре булсын иде. 

Айдар Габидуллин, блогер, алып баручы:

– Андый кешене оялтырга, ошамый икән, бу турыда әйтергә кирәк. Алайса ул, онытылып китеп, моны нормаль хәл итеп кабул итә башларга мөмкин. «Нишләп сез миңа кагыласыз? Бу миңа ошамый», – дип күзенә карап әйтергә кирәктер дип саныйм. Кемдер аша әйттерсәң, дөрес аңламаулары мөмкин.

Надир Курамшин, «Адымнар – Алабуга» полилингваль белем бирү комплексы директоры:

– Вакыйганы болай калдырырга ярамый. Иң беренче эш итеп, бу хәлне әти-әниләргә сөйләргә кирәк. Алар, үз чиратында, сыйныф җитәкчесенә хәбәр итсен. Бу очракта күп нәрсә нәкъ менә сыйныф җитәкчесеннән торачак. Ул шушы укытучы белән әңгәмә уздырырга тиеш. Сөйләшүләрдән соң да бу хәлләр дәвам итсә, укытучыны эшеннән алырга да туры килергә мөмкин. Әмма, миңа калса, сыйныф җитәкчесеннән яки уку-укыту эшләре буенча директор урынбасарыннан коллегаларына кисәтү ясалса, укытучы төзәлергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев