Логотип Идель
Бу – сер!..

"ӘТИ-ӘНИЕМНЕҢ АКЧАСЫ ҖИТМИ..."

«Әти-әниемнең акчасы безгә түгел, кайчак утка, газга түләргә дә җитми. Аларның хәлен дә аңлыйм. Көчемнән килгәнчә ярдәм итәргә, артык әйбер сорамаска тырышам. Тик акрынлап туя башлавымны сизәм. Нишләргә? Минем дә матур киенәсем, дусларым йөргән җирләргә барасым килә...»

Аноним
16 яшь

Ризәлә Исмәгыйлева, «Тәртип» радиосының баш мөхәррире:

– Без гаиләдә 5 бала. Заманында, барлык балалар кебек үк, бер-беребездән калган киемне киеп үстек. Акча юклыктан түгел, Аллаһка шөкер, муллыкта яшәдек. Сугыш чорында туганга, күпне күргәнгәме, әти-әнинең «чүпрәк»кә исе китмәде. Чөгендер чүбе дә утадык, сыер саварга да, ындырга да йөрдек... Абыйның шул чөгендер акчасына гитара алганы хәтердә. Бәлки, сиңа да кием-салымлык акчаны үзеңә эшли башларга вакыттыр. Безнең авылда җиләк җыеп сатып та бик яхшы гына керем алучылар бар. Олы улым, мәктәптә укыганда ук, «листовкалар» да таратты, машиналар да юды. Кечкенәсенә әле 10 гына яшь, аның да үз «сандыгы» бар.

Әти-әнине сайлап алмыйлар. Аларны ничек бар, шулай яратырга, ә үзеңә шөкер итә белергә һәм тырышырга кирәк. Гаиләсе өчен тырышмаган, баласын яратмаган әти-әни юк дөньяда. Бик хикмәтле бер китап укырга киңәш итәм. Бодо Шеферның «Money, или Законы умножения денег» дигәнен. Җиңел, рәхәт укыла торган шәп китап! Бер баланың ничек итеп миллионер булуы турында. Әлегә син “мине акыл сатучы апа” дип кенә кабул итәргә мөмкинсең. Тик барысы да син уйлаганнан яхшырак булачак, менә күрерсең!

Алсу Талибуллина-Фролова, психолог:

– Бу очракта, эмоцияләрне кулга алып, акыл белән эш итәргә кирәк. Кешеләрнең матди хәлләре бер-берсенекеннән нык аерыла. Бу төрле факторларга бәйле: һөнәргә дә, психологик халәткә дә.

Әти-әнидән алар булдыра алмаганны таләп итеп булмый. Бүгенге көндә ясалма матурлык һәм ясалма бәхет пропагандалана. Янәсе, кемнең киеме, тырнак-керфеге, фигурасы матур, кемнең кәттә гаджетлары, Инстаграмда фотолары бар – шулар бәхетле, дигән фикер тагыла. Үзебез дә сизмәстән, шуларга кызыга, көнләшә башлыйбыз. Ә чын бәхет төшенчәсе бик гади, ул – якыннарыңның һәм үзеңнең сәламәт, җаның тыныч булуы. Бүгенге көндә барлык кешеләр өчен дә мөһим нәрсә ул – канәгать булырга һәм гади генә нәрсәләргә дә шатланырга өйрәнү.

Үзеңнең финанс белемеңне арттырырга һәм бүгеннән үк үз финансларыңны планлаштырырга өйрәнергә тырыш. Үзеңнең нәрсә алырга теләгәнеңне һәм кайда эшли алуыңны бер кәгазьгә яз. Артык күп белем һәм вакыт таләп итмәгән эшләрдә үзең дә эшли аласың бит. Бәлки, баштарак керем аз булыр. Ләкин мондый практика эштән курыкмаска, үз теләкләреңне аңларга ярдәм итәр.

Ләйлә Алембикова, мәктәп укучысы:

– Минем тирә-ягымдагы кешеләрнең күбесе шушындый аз керемле гаиләдә яши. Акчасы юк, дип, әти-әнидән баш тартып булмый бит инде. Нинди хәлдә калсаң да, якыннарыңны аңлый белергә, ярдәм кулы сузарга кирәк.

16 яшь – хисләрнең куерган чагы. Гаиләдә дә авырлыклар булса, тагын да кыен. Ләкин яңгырдан соң һәрвакыт кояш чыга. Акча җитми, дип кенә елап ятарга ярамый. Бүгенге заманда 16 яшьтә дә эш табып була. Әни әйтмешли, эш белгән – ач калмый. Ул миңа үзенең студент елларын еш сөйли. Ертык сапоги белән карны ерып йөрүен, стипендия алган саен, аны әниләренә алып кайтып бирүен...

Әтием – әтисез гаиләдә үскән. Алар артыннан йөрүче, озатып куючы булмаган. Бер капчык бәрәңгене үзең генә Казан урамнары буйлап өстерәп кара әле! Шул хәлләрне күз алдыма китерәм дә тынып калам. Шуңа күрә артык чыгымнар сорамый торган бала булып үсәмдер инде. Алар безгә бернәрсәне дә кызганмыйлар: нәрсә кирәк, шуны алалар. Әмма мин үзем теләмим.

Башкалар кебек киенүгә, дуслар белән вакыт үткәрүгә килгәндә, шуны әйтәм: матурлык киемдә түгел ул, ә күңелдә!

Дустым, әгәр күңелеңә тынгылык бирмәгән сорауларың булса, аларны yalkin@bk.ru адресы буенча аноним рәвештә юллый аласың. Без аларга бергәләп җавап табарга тырышырбыз!

Тагын укырга:


«ЕГЕТ МИНЕМ ӨЧЕН ТҮЛӘМИ…»


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев