Логотип Идель
Бу – сер!..

«СЫЙНЫФТАШЛАРЫМ, РӨХСӘТЕМНӘН БАШКА, ШИГЫРЬЛӘРЕМНЕ АЛЫП УКЫГАННАР...»

«Мин егет кеше, шигырләр язам, тик аларны берәүгә дә күрсәткәнем юк. Классташларым, рөхсәтемнән башка, дәфтәрләрне актарганнар һәм шигырьләрне алып укыганнар. Хәзер көлеп, төрттереп сөйләшәләр минем белән. Мәктәпкә барасым да килми».

Аноним, 14 яшь

Флюра Әхмәтова, гаилә мөнәсәбәтләре буенча психолог:

– Сиңа афәрин, чөнки уй-фикерләреңне шигъри юллар аша белдерә аласың, бу – зур сәләт! Сыйныфташларың белән килеп чыккан ситуациядә, яшүсмерләргә хас булган көнчелек хисе гаепле. Алар синең иҗатыңа объектив бәя бирә алмый бит, шуңа күрә аларда булмаган сәләтнең синдә булуы сыйныфташларыңның ачуын чыгара.

Яшүсмер чор – үзбәяңне күтәрү өчен менә дигән мөмкинлек! Үзеңнең уңай, тискәре якларыңны барла, анализла. Дуслар, сыйныфташлар, хәтта укытучылар һәм әти-әниләр сүзенә дә бу очракта колак салу кирәкми. Әгәр сиңа берәр шөгыль, кызыксыну ошый икән, тукталып калма! Мондый ситуацияләр олы тормышта әле күп булачак, аларның һәрберсен тиешле дәрәҗәдә үтәргә, үзең булып калырга, башкаларга үпкә сакламаска кирәк.

Әмма әгәр синең шигырьләрең яки башка мәгълүмат чит күзләр өчен түгел икән, аны өйдә калдырырга, телефонда сакларга мөмкин. Тагын бер мөһим киңәш – аралашу даирәңне үзгәрт, киңәйт: уртак кызыксынуларыгыз булган, иҗади кешеләр белән сөйләшергә тырыш. Сәләтне үстерү өчен дә бу бары тик уңай күренеш кенә булачак.

Линара Батталова, җырчы, әни:

Кызганыч, әмма нәкъ менә шушы яшьтә без шәхси чикләр бозылу белән очрашабыз. Хәтта дуслар, сыйныфташлар гына түгел, әти-әниләр дә балаларының көндәлекләрен рөхсәтсез алып укый. Бу – бик зур хата! Пубертат чорда кешегә аралашырга, үзен күрсәтергә кыенрак булырга мөмкин. Сорау авторы сәләтле шәхес, әмма аны сындырмакчы булалар. Балалар гына түгел, олы кешеләр, хәтта атаклы йолдызлар да үз кызыксынуларын, сәләтләрен күп очракта яшерә, ояла. Тәхәллүс (псевдоним – авт.) белән иҗат итүче җырчы, композиторлар әйләнә-тирәмдә юк түгел... Бу очракта бары тик каршы торучылардан читләшергә, саклаучы «дивар» төзергә киңәш итәм. Үзеңнең хезмәтеңне бәяләргә һәм хөрмәт итәргә кирәк. Әлеге сыйныфташларың арасында көнләшүчеләр дә булырга мөмкин, андый кешеләр янында сынма-сыгылма. Әгәр инде барысы да синең шигырь язуыңны белгән икән, бу бары тик яхшыга гына.

Ильяс Шәяхмәтов, җырчы, алып баручы, әти:

– Көлсеннәр! Язасың икән, димәк, синең күңелеңдә бар, димәк, син – иҗат кешесе. Якыннарың укысын: әниең, әтиең, апаң, абыең... Берүк эчеңдә тотма, яз! Башка шагыйрьләрне укы! Үз-үзешеңне кайгырт! Илһамландыручы кеше сүзенә генә колак сал, ә боларның маңгайлары тар (көлә). Шаярам, вакыты җиткәч, алар да аңлар, ә бәлки юктыр да... Бу тормышта үзеңә ышанып, үзең яраткан эш белән шөгыльләнергә кирәк, бары тик шунда гына бәхетле булырсың.

Энҗе Әхмәтҗанова, студент:

– Син игътибар итмә, сыйныфташларың өчен бу бүген генә яңалык. Иртәгә алар башка кешенең берәр яңа сәләтен, я гадәтен күреп алачаклар, шуның турында сөйләшәчәкләр. Шигырь язу – сәләт! Сәләтеңне күрсәтә белергә кирәк. Син «төрттерәләр» дип кабул итмә. Димәк синең шигырьләрең аларга ошаган. Алай булмаса, алар ул турыда сөйләшмәсләр дә, әйтеп тә тормаслар иде. Үз сәләтеңнән оялма, ә горурлан! Сыйныфташларыңның белүе әйбәт булган. Син әле аларны үзең күрсәтмәгән булыр идең. Ә хәзер шигырь язуыңны барысы да белә. Син курыкмыйча яза, күрсәтә аласың. Бу синең өчен мөмкинлек. Батыррак бул! Әле бервакыт шул сыйныфташларың сиңа «шигырь язып бир», дип мөрәҗәгать итәчәкләр. Менә күрерсең!

Зилә Хәбибуллина, мәктәп укучысы, «ШАЯН ТВ» алып баручысы:

– Яшүсмерләр усал шул хәзер. Ләкин, минемчә, гомерне үзең теләгәнчә уздырырга кирәк, кешеләрнең авыр сүзләренә игътибар бирмә! Синең шигырьләреңне аңлаучы, яратучы, хөрмәт итүчеләр синең белән булачак. Син башкаларга охшамагансың һәм моннан куркырга кирәкми, киресенчә үзеңне ярат һәм сәләтеңне сакла, үстер. Әйе, беренче вакытта кыен булачак, ләкин бу кыенлыкларны, сынауларны узып син, һичшиксез, бәхетле булачаксың!

Дарья ПУЗИКОВА иллюстрациясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев