Логотип Идель
Бу – сер!..

ИНТЕРНАТТА ТОРЫРГА КУРКАМ

«Быел яңа мәктәпкә күчәм. Ул – мәктәп-интернат. Мәктәп алыштырудан алай бик курыкмыйм. Ә менә интернатта торудан куркам. Тынычлап утырып уйлану, өй эше хәзерләү, үз теләгәнеңне эшләү өчен бөтенләй мөмкинлек юк, дигән сүз бит инде бу. Әти-әни белән яшәгәндә үз бүлмәм бар иде, шунда кереп китеп, рәхәтләнеп ял итә идем. Бу тынычлык минем өчен бик мөһим. Ничек кеше белән торуга әзерләнергә?»

Аноним, 15 яшь

Алсу Талибуллина-Фролова, психолог:

– Яңа уку коллективына күчкәч, яшәү шартлары үзгәргәч, һәркем күпмедер вакыт адаптация уза. Ул уңышлы узсын өчен, алдан ук үзеңне позитив дулкында тотарга кирәк, ягъни, иң беренче чиратта, әлеге ситуациянең яхшы якларын эзләргә.

Гадәттә, интернат-мәктәпләрдә сәләтле, интеллектуаль яктан үсеш алган балалар укый. Аларның уртак кызыксынулары күп була, шуңа күрә аларга бер-берсе белән күңелле.

Адаптация яхшы узсын өчен эмоциональ яктан тотрыклы булырга өйрәнергә кирәк. Ягъни һәр нәрсәне күңелгә якын алмаска, нинди генә ситуация булса да, тынычлыкны сакларга, сабыр булырга өйрәнү мөһим.

Интернатта өй эшен хәзерләү күп очракта бергә була. Бу бит – белмәгән әйберне башкалардан сорарга яки аны бергә эшләргә яхшы мөмкинлек.

Шуны да истән чыгармаска кирәк: син ул интернатка бөтенләйгә күчеп китмисең, ял көннәре була, ялларга кайткач, сине үз бүлмәң көтә, анда энергия җыеп китә аласың.

Күп күзәткәнем бар, бу турыда китаплар да шактый: син ситуацияне ничек күз алдына китерсәң, ул нәкъ шулай була да. Шуңа күрә позитив һәм яхшы уйлар белән яшә, барысы да яхшы булыр.

Эмиль Шәйдуллин, укытучы:

– Әйе, башта авыррак булырга мөмкин. Әмма сыйныфташлар, бүлмәдәшләр белән танышкач, уртак тел тапкач, «ник борчылдым икән?», дип уйлаячаксың. Бер бүлмәдә яшәүчеләр бер гаилә кебек булырга тиеш. Алар өй эше эшләргә дә, тормышта килеп чыккан сорауларга җавап табарга да ярдәм итәчәк. Яшәве, укуы җиңелрәк тә булачак әле. Интернатта торганда, һәр кешенең аерым почмагы була. Миңа калса, тынычлык табу кыен булмаячак.

Ләйлә Шуколюкова, SMM белгеч:

– Мин дә мәктәп-интернатта укыдым. Моңа берничек тә әзерләнмәдем. Өй эше эшләр өчен билгеле бер кабинетлар бар иде. Анда кураторлар утыра. Алар тыныч булырга һәм башкаларга комачауламаска сорый. Шуңа күрә өй эшләре эшләүдә кыенлык юк.

Хәзер күп интернатларда үзең генә калу өчен урыннар булдырылган. Коворкинг та, уку залллары да бар.

Интернатта уку – һәрвакыт кеше арасында булу дигән сүз түгел. Күп укучылар төрле түгәрәкләргә, музыка мәктәбенә йөри. Шуңа күрә дәресләрдән соң еш кына бүлмәдә кеше аз булырга мөмкин. Кайвакыт мин бүлмәдә ялгызым эшләремне рәхәтләнеп эшли, яки йоклап ала идем.

Бер бүлмәдә торучыларга бер сәгать тынычлыкта утырырга тәкъдим итеп карый аласың. Без башкаларга комачауламаска тырыша идек.

Укудан башка берәр хобби булса яхшы. Буш вакытың аз булганда начар уйларга бирелеп йөрерлек булмый.  Уку да, хобби да, дуслар да булса, һәм аларның һәрберсенә тиешле дәрәҗәдә вакыт бүлеп бирелсә, барысы да яхшы булачак.

Динә Садыйкова, укучы:

– Моңа әзерләнеп булмый дип уйлыйм. Яхшы хисләр, өметләр белән сентябрьне көтәргә кирәк.

2017 елда мин 7 сыйныфка Казанның 4 нче гимназия-интернатына укырга кердем. Чемоданнар белән киттем шулай... Курыктым башта, гел «ничек әти-әнисез торырмын, дип борчыла идем. Уку башлангач, булмәдәге кызлар белән якынрак танышасың, чын дусларга әвереләсең.  Дусларың, сыйныфташларың, укытучылар һәрчак ярдәмгә килә. Яңа җирдә оялып тормыйча, ачык, актив булырга кирәк. Безнең мәктәптә актив балаларны яраталар.

Интернатта яши башлагач, башкалар үзләре үк синең белән танышачаклар. Анда шундый ук балалар булачак бит.

Чулпан Шәрипова, укытучы:

– Әлбәттә, интернатта яши башлау синең тормышыңа күп үзгәрешләр кертәчәк: көндәлек режим, әйләнә-тирәдәге кешеләр, билгеле тәртип-кагыйдәләр... Шуңа күрә, синең куркуларың табигый хәл. Әти-әнидән вакытлыча аерылу да эмоциональ халәтеңне бераз дулкынландырырга мөмкин. Ләкин мондый төр мәктәптә укый башлавыңның уңай яклары күбрәк. Беренчедән, син тулысынча мөстәкыйль булырга, үз тормышыңа үзең хуҗа булырга өйрәнерсең. Икенчедән, бик күп дусларың барлыкка килер, алар арасында, һичшиксез, уртак кызыксынуларыгыз булган кешеләрне дә табарсың. Бик авыр, уңайсыз вакытларда, бигрәк тә баштагы чорда әти-әниең янына ешрак кайтып килергә киңәш итәр идем. Класс җитәкчең, укытучыларыңа эчеңдә җыелган сүзләрне сөйләргә курыкма. Мәктәп-интернатның үз кагыйдәләре, ләкин анда да өй эше хәзерләү, ял итеп алу өчен барлык уңайлыклар да тудырыла. Әти-әниеңә, укытучыларыңа, дусларыңа таян, һәм синең бар куркуларың юкка чыгар. Интернат тормышы – зур тормышка бер адым. Ул мәктәп елларыңның иң кызыклы истәлеге булыр, дип ышанам.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев